...Элегрәк Илеш районындагы Лена авылы Дөмәй авыл Советына караган. Шунда яшәгән Наил Гаскәров, белеме нибары 7 сыйныф булуына карамастан, административ бүленешне үзгәртеп кору эшләрен башлап җибәреп, Сүлте авыл Советын оештырган һәм аның беренче рәисе булган. Яңалыкка омтылучан, оештыру эшләренә сәләтле Наил Хәсәнҗан улының җәмәгате Фәгыйлә дә иреннән калышмаган. Шулай ук 7 сыйныф кына белемле, әмма заманча карашлы Фәгыйлә Шәрип кызы кечкенә Лена авылы кибетендә эшләгәндә, үз авылында товар аз сатылу сәбәпле, якын-тирә торак пунктларына күчмә сәүдә оештырган һәм планны 3-4 тапкыр арттырып үтәгән. Аны хәтта район кулланучылар җәмгыяте рәисеннән дә вакыт-вакыт күбрәк хезмәт хакы алган, диләр. Әйткәндәй, ул әле дә иминлектә, якын-тирә авыллар халкына игелек кылып яши, дини хезмәтләр дә башкара.
Менә шушы яңача фикерли белүче, максатка омтылучан, тынгысыз гаиләдә моннан төп-төгәл алты дистә ел элек, әти-әнисенә олы шатлык китереп, бер малай дөньяга аваз салгач, аның колагына мулла бабай “Фаил” дип пышылдаган. Фаилдән соң бу тырыш гаиләдә тагын ике кыз һәм бер малай туа. Гаиләдәге өлкән балаларга эш күп өелә инде ул, энекәш-сеңелкәшләр кул арасына кергәнче аларга гаиләдә терәк булырга туры килә. Шуңа күрә Фаилгә дә иркәләнеп үсәргә туры килми, әти-әнисе дә гел эштә булгач, өйдәге мәшәкать арбасына да җигелә. “Бишенче сыйныфны тәмамлагач, әти кулыма чалгы тоттырды”, – дип искә ала ул. Аннары чүмәлә тарттыру, ике җәй рәттән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләү... Нәкъ әнә шул елларда аның күңеленә иксез-чиксез басулар хозурлыгы, ашлык исе һәм сабан тургае сайравы белән бергә сеңеп кала.
Укуда да ал бирми Фаил. Туган авылы Ленада – башлангыч, Сүлтедә – сигезьеллык, Бишкурай авылы мәктәбендә урта белем алып, аттестатында “дүртле” һәм “бишле” билгеләре генә тезелешеп торган үсмер егет Уфага, Авыл хуҗалыгы институтына юллана. Кайсы факультетка укырга керергә ул инде күптән, үсмер чакта басулар иңләгәндә үк хәл иткән була. Әлбәттә, агроном булачак!
Студент тормышы да гөрләп тора Фаил Гаскәровның: милли көрәш һәм самбо түгәрәкләренә дә йөри, ФОПка (элек шулай дип аталучы Иҗтимагый һөнәрләр факультеты бар иде) йөреп, җәмәгатьчелек алдында халыкара хәлләр торышы турында лекцияләр укый, лектор буларак, төрле җыелышларда чыгыш ясый.
1977 елда ул, куен кесәсенә яшь белгеч дипломын салып, юллама буенча Иглин районының 17 авылын берләштерүче “Охлебинино” совхозына әйдәүче агроном итеп эшкә җибәрелә. Булдыклылыгын күреп, бер елдан “Чапаев” колхозына рәис урынбасары итеп күчерәләр. Аннары аның тормышы берничә елга җир эшеннән аерылып тора: комсомолның район комитетында икенче секретарь, өч айдан – беренче секретарь. Шушы 2-3 елда аның эше лаеклы бәяләнә – ВЛКСМ Үзәк комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Шушы урында чак кына чигенеш ясап, Уфада бик күп студентларның киң билгеле күңел ачу урыны булган “пятачок”ка кайтасы килә. Салават Юлаев һәйкәле янындагы бию мәйданында без дә берничә туфли туздырдык, безгә кадәр дә ул күпләрнең гашыйк булу, табышу, кавышу урыны булган икән. Икенче курс студенты Фаил белән медицина институтында беренче курста укучы Резеданың да бер-берсенә сынаулы карашлары шунда очрашкан. Очрашкан да, ялкын чәчрәгән, чәчрәгән дә сөю утын кабызган, кабызган да өч елдан, Фаил соңгы курста укыганда, кавыштырган. Ире Иглин районында эшләгән чакта укуын тәмамлап, яшь табибә дә шул төбәккә интернатурага кайта, әнә шуннан бирле ул сөекле җәмәгатен кайда тәгаенләсәләр – шунда.
1981 елда, бильярд өстәле читенә тиеп юнәлешен үзгәрткән шар кебек үк, инде ике кыз – Миләүшә белән Светаны – тәрбияләүче Гаскәровлар гаиләсе дә кискен үзгәреш ясый, Илешкә кайта. Күптән туган ягына ашкынган Фаилгә әтисенең дә чакыруы җитә кала. Кайту белән аңа бер колхозга рәислек вазыйфасын тәкъдим итәләр. “Юк, – ди ул, райком секретаре Тәлгать Рахмановка. – Миңа башта үземне гадирәк эштә күрсәтергә кирәк. Әгәр ышанычыгызны акласам, соңрак үзегез карарсыз. Әлегә миңа агроном эше генә бирегез”.
Аны киң билгеле колхоз рәисе Габдрахман Сираев җитәкләгән “Башкортстан” хуҗалыгына гади агроном итеп тәгаенлиләр. Тәҗрибәле рәис кулы астында Фаил Гаскәров янә үз стихиясенә чума.
– Габдрахман абыйга мин гомер буе рәхмәтле булдым, – ди бүген Фаил Наил улы. – Ул мине күп нәрсәгә өйрәтте, иң мөһиме – үзаллылык бирде. Мин бу дәрәҗәдә рәхмәтле кешеләр бик аз, алар – әти-әни, институттагы диплом эше җитәкчесе Константин Лавров, районның авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләгән чакта – министр Франис Сәйфуллин.
Өч елдан соң, 1983 елның февралендә, инде шактый тәҗрибә туплаган белгечне Салават Юлаев исемендәге колхозга рәис итеп тәгаенлиләр. Әмма бу вазыйфа бер дә сөендерерлек булмый, чөнки ел буе авырып яткан элекке рәиснең кулыннан хуҗалык дилбегәсе киткән, азык җитмәүдән меңәрләгән баш мал күтәртеп үлгән чак була ул. Сарык малын гына алсаң да, 3700дән 2500 баш калган, сыерлар да, дуңгызлар да ачтан тәгәрәшкән. “Фураж, катнашазык эзләп кая гына чапмадым, кемгә генә барып егылмадым, үтенмәдем”, – дип, ул чакларны бүген дә тетрәнеп искә ала Фаил Наил улы.
Ничек кенә булмасын, хуҗалыкны аякка бастыра җитәкче. Алай гына да түгел, 4 ел эшләү дәверендә дәүләткә ашлык тапшыру буенча хуҗалык тарихында рекорд куя. Моннан тыш, әллә күпме юл, күпер, мал абзарлары, иген саклагычлар, азык цехлары төзелә, токымлы мал кайтартыла! Шушыларны күреп, авылларга яшьләр кайта башлый, хәтта ике кыз (!) “Беларусь” тракторында механизатор булып эшли. Фаил Наил улын икенче эшкә үрләткәндә халык аны җибәрәсе килми, шулкадәр яратып өлгергән була, тик...
...Тик бильярд шары – гомер юлы тагын кискен борылыш ясый – аны районның авыл хуҗалыгы идарәсенә баш агроном итеп билгелиләр, 3-4 айдан – “Заготинспекция” начальнигы. Аннары тагын “Башкортстан” колхозы, ә 1994 елдан районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы.
– Мин идарәдә эшләгән елларда, Гайдар чорында, бөтен колхозларны таратып, илне җимерү сәясәте башланды, иң авыр еллар булды ул, – ди, ачынып, Фаил Наил улы. – Бөтен илдә бартер кертелде, акча күргән юк, очын очка ялгап яшибез. Эш тә, җитештерү дә бар, әмма сатып булмый. Ничек тә хәлдән чыгу юлын эзләп, идарә каршында минем башлангыч белән “Башил” дигән коммерция оешмасы төзедек. Максат – колхозларны таратмыйча, җитештерүне саклап калырга, продукцияне сату юлларын табарга. Ул елларда Оборона министрлыгына кадәр барып җиттек, аңа – ярма, Дондагы Ростовка – он, Новороссийскига – ашлык, Себергә башка төр продукция сатып, ягулык-майлау материалларына алмаштык. Бөтен республика районнары ягулыксыз утырганда, без аны баржалар белән кайтарып эшләдек. “Башил” ул чакта районның бөтен эшкәртү сәнәгатен, фермерлар хәрәкәтен, колхозларны саклап алып калды...
1999 елда Фаил Наил улына “Русиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем биргәндә болар барысы да искә алынгандыр, әлбәттә.
Өлгергән кадрлар республика җитәкчелегенең даими күз уңында була. Шуңа да 2000 елда Фаил Наил улына өч районның берсенә – Аскын, Ишембай һәм Гафури районнарына хакимият башлыгы вазыйфасы тәкъдим ителә. Ул җәмәгате Резеданың туган төбәге Гафурине сайлый. Анда да хакимият башлыгы үзен чын ир-узаман, булдыклы җитәкче итеп күрсәтә. Бик күп әһәмиятле эшләре өчен аңа бүген дә Гафуридән рәхмәт сүзләре җиткереп торалар.
Туган районына әйләнеп кайткач, ул Илеш мәгълүмат-консультация үзәге оештыра, бүгенге көнгә кадәр директоры була. Сүзне республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Консультация үзәге директорына бирик.
Андрей Дубинин,
Авыл хуҗалыгы
Консультация үзәге
директоры:
– “Илеш” мәгълүмат-консультация үзәге аны Фаил Наил улы оештырып җитәкләгәннән бирле иң алдынгылар исемлегендә. 54 райондагы шундый үзәкләр арасында аның беренче биш оешма арасында булуы үзе үк барысын да әйтеп тора. Бу үзәкне мин кайсы гына районга барсам да үрнәк итеп куям, алдынгы тәҗрибәсе белән уртаклашуын үтенеп, Фаил Наил улын чакырам. Тармактагы дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда фермерларны, башка малтабарларны “җитәкләп” алып баруда аңа җитүче директорлар бик сирәк.
Фаил Наил улы – бу өлкәдә үз эшенең остасы, зур профессионал! Урындагы власть органнары белән килешеп эшли белүе бик күп коллегаларына үрнәк. Район хакимияте башлыгы, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе белән шулай бергә җигелеп эшли белүе аның акыллы, төпле җитәкче, чын ир булуын күрсәтә.
...Без төнгә кадәр шар суктык. Шул вакытта безне сыйлаган җәмәгате Резеда ханым – район үзәк дәваханәсендә зур абруйлы табибә (аны хәтта күрше Татарстанның Актаныш дәваханәсеннән дә үтенеп килеп алалар), артык тыйнаклыгы сәбәпле, безнең янга кереп кенә чыккалады. Шул арада тагын бер шарны чакылдатып керткән Фаил Наил улыннан сорап куйдым.
– Фаил абый! Нәрсә ул 60 яшь? Картаю билгесеме, гомер үреме, әллә инде “икенче сулышмы”?
– Бернинди дә картаю түгел ул, Фәнис, – диде ул. – Мин бу датаны туган районыма кирәк кеше булып каршылыйм. Мин сөекле хатыныма – гомер юлында терәк булган ир, балаларыма – газиз әти, оныкларыма – яраткан картәти. Үтелгәне – үтелгән, буласы – булган, югалганы – югалган, әмма ирешелгәннәрем – минеке!
Янымда Резедам бар, хезмәтемнең нәтиҗәсен күреп яшим. Ә авырлыклар биргән өчен мин Ходайга рәхмәтлемен. Ул мине кеше танырга, сынмаска-сыгылмаска өйрәтте. Мин шушы тормыш тәҗрибәмә таянып яшим. Башка дусларыма да тормыштан канәгатьлек алып яшәүләрен телим.
Шулай диде дә иң соңгы “җиңү” шарын сукты...