+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 июль 2015, 22:22

Тау башында балкый бер кала

Халыкара чараларга әзерлек чорында Уфабыз зур үзгәрешләр кичерде.Башкалабыз күзгә күренеп күркәмләнде: юллар төзеклән­дерелде, яңа биналар, мәдәни объектлар барлыкка килде. Җәй көннәрен истәлекле итеп уздырам дисәң, әллә кайда еракка йөрисе түгел. Уфабыз, кунак йортыдай балкып, үзенә чакырып тора!

Салават Юлаев һәйкәле мәйдан­чыгы тагын да матурланды. Бераз түбәндәрәк, Уфа амфитеатрында ШОС һәм БРИКС саммитлары чорында “Ватан” этнопаркы эшләде. 15 июльдән ул уфалылар һәм башкала кунаклары өчен ишекләрен ачачак һәм суыклар башланганчы эшләячәк. Биредә туй тантаналары өчен махсус программа да әзер. Этнопарк 7 тирмәне үз эченә ала. Аларның берен­чесендә — башкорт халкының көнкүреше һәм йорт кирәк-яраклары, икенчесендә — киез басу, агач сырлау, кымыз әзерләү кебек халык кәсепләре чагылдырылган. Өченче тирмәдә Башкортстан­ның җир асты байлыклары — нефть, алтын, бакыр, металл, ярымкыйммәтле ташлар турында белергә мөмкин. Дүртенче тирмә төбәкнең табигате һәм аның байлыклары турында сөйли, шунда ук бал һәм кымызны тәмләп карарга була. Бишенчесе Башкорт­станда дус һәм тату яшәүче милләтләр белән таныштыра. Алтынчы тирмәдә милли киемнәрне киеп карау, йолаларда катнашу, төрле образларда фотосурәткә төшү мөмкинлеге бар. Соңгы тирмәдә киләчәктә Уфада нинди архитектура объектлары төзеләчәге күрсәтелгән. Саммитлар чорында “Ватан” этник паркына ике меңгә якын кеше килгән.
“Җиде кыз” фонтаны да тиз арада популярлык казанды. Опера һәм балет театры янындагы сквер күпләрнең яраткан ял урынына әверелде. Уфа үзәгендә урнашкан фонтан хәзер башкалада иң зуры. Ул кичен төрле төстәге прожекторлар белән яктыртыла, милли музыка уйный, ә каршыдагы зур экранда Ф. Гаскәров исемен­дәге Дәүләт академия халык биюләре ансамбле чыгышлары күрсәтелә. Һичшиксез, объект Уфаның визит карточкасына әвереләчәк.
Тиз арада Уфада җиде кунакханә ачылды. Алар шәһәрнең төрле төбәкләрендә урнашкан, категорияләре дә төрле. Мәсәлән, моңа кадәр Уфада 5 йолдызлы отель бөтенләй юк иде.
“Конгресс-холл” янында урнашкан Hilton Garden Inn кунакханәсе Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпинда да соклану хисе уятты. “Бик яхшы кунакханәдә яшим”, — дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышында. Анда хез­мәт­ләндерү һәм җиһазлар — иң югары дәрәҗәдә. Өстәвенә, тәрәзәдән Агыйдел елгасына гүзәл күренеш ачыла, Салават Юлаев һәйкәле күренеп тора. Югары сервислы кунакханә төбәктә бизнес-туризм үсешенә зур өлеш кертәчәк. Утырышлар, очрашулар уздыру өчен дә менә дигән мәйданнар — “Конгресс-холл” бинасы, “ВДНХ-экс­по” күргәз­мәләр залы бар. Кыскасы, саммитлар үтте, ә аңа әзерлек кыса­ларында төзел­гән барлык объектлар да республика халкына хезмәт итә. Хәзер без яңар­тылган “Башкортостан” дәүләт концерт залына, Опера һәм балет театрына та­ма­ша карарга йөрибез, “Уфа” аэро­порты­ның яңа терминалы хез­мәт­ләреннән файдаланабыз, матур парк­ларда ял сәгатьләрен үткәрәбез һәм киң юллардан машинада җилдереп үтә алабыз.

Гөлнара ҖАНДАГУЛОВА,
Казахстанның “Хабар” телевидениесе хәбәрчесе:


— Көтеп алган отпуск вакытында ел да чит илгә барып, андагы яшәеш, мәдәни үзенчәлекләр белән танышып кайтам. Быел миңа эш сәфәре белән Русиядә, аның гүзәл шәһәре — Уфада булырга туры килде. Барысы да башкача, барысы да гаҗәеп һәм, шул ук вакытта, үзеңнеке кебек: телне беләбез, ризыклар да бездәгечә... Уфаны мин Казахстанның башкаласы Астана белән чагыштыра алам: икесе дә тиз арада үсешкән шәһәрләр. Университет биналары зурлыгы һәм мәһабәтлелеге белән сокландыра, парклар матур, анда шәһәр халкына ялларын уздыру өчен барлык уңайлыклар да тудырылган, күп ресторан-кафеларда милли ашларны тәмләп карарга мөмкин.
Читайте нас: