Мөэмин-мөселманнар Рамазан аенда ураза тотты, ай дәвамында сәхәргә торды, калебләрен Аллаһы Тәгаләгә юнәлтеп, гафу итүен сорап, Аңа ялварды, тәүбә итте, дога һәм намаз укыды. Кулларын, аякларын, телләрен, күзләрен һәм колакларын динебезгә хәрам булган нәрсәләрдән тыярга, аяклары начар юлдан йөрмәскә, куллар җәбер-золым кылмаска, күзләр әшәкелекне күрмәскә, колаклар әхлаксыз сүзләрне тыңламаска, телләр гайбәт сөйләмәскә тырышты. Шул рәвешле алар Аллаһыга кол булу имтиханын үтте. Инде менә бәйрәмне дә сафланып, пакьләнеп каршы алабыз.
Рамазан гаетендә кардәшлек-туганлык хисләре иң югары ноктага җитә. Туган-тумача бер-берсенә кунакка йөри, балалар ата-аналары янына барып хәлләрен белешә, аларга кадер-хөрмәт күрсәтә. Гает намазыннан соң авыруларның хәлен белешү, мәрхүмнәрне хәер-догалар белән искә алу да саваплы эшләрдән санала. Рамазан Шәриф тәмамлангач, Шәүвәл аеның өч көне тулысынча бәйрәм санала. Гает — бәйрәм, иман ияләренең дөньядагы шатлык вә сөенеч көннәре. Аллаһыга камил итагатькә, Аллаһы Тәгалә вәгъдә кылган изге гамәлләрнең савабына сөенеч. Шул ук вакытта гает, күпләр уйлаганча, уен-көлке, кәеф-сафа кылып утыра торган көн генә түгел, бәлки Аллаһыны искә төшерү, Аның бәндәләренә булган нигъмәтләрен күрсәтү, Аңа хәмед-мактау әйтү, барлык нигъмәтләр өчен шөкер итү көне. Бу көннәрдә мөселманнар тормыш мәшәкатьләрен онытып торырга, күңелләре белән Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Шәүвәл аеның беренче көнендә (17 июль) кояш сөңге буе күтәрелгән вакытта гает намазы укыла, вәгазь сөйләнә.
Ураза бәйрәме мөбарәк булсын, мөселман кардәшләр!