+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 июль 2015, 22:35

Сайлаудан читләшү — үзеңә үчләшү!

13 сентябрь — Бердәм тавыш бирү көнендә республикада һәркем актив гражданлык позициясе күрсәтергә тиеш.Шулай итеп, ике ел дәвамында ил һәм республика җитәкчелеге, халык телендә булган мөһим сәяси вакыйга — ШОС һәм БРИКС саммитлары артта калды. Аның каравы, икенче мөһим чара — сайлау кампаниясенә аяк бастык. Бу җәһәттән, 13 сентябрьдә — Бердәм тавыш бирү көнендә Башкортстанда шәһәр һәм авыл биләмәләре Советларына, Туймазы һәм Күмертау сайлау округлары буенча Дәүләт җыелышы-Корылтайга өстәмә сайлаулар үтәчәк. Әйтергә кирәк, республика Үзәк сайлау комиссиясеннән белдерүләренчә, 50нче Туймазы сайлау округы буенча кандидатлар күрсәтү һәм теркәү тәмамланган. Әлеге округ буенча парламент депутат мандатына 7 кандидат дәгъва итәчәк.

Урындагы Советларга сайлау кампаниясенә килсәк, 13 сентябрьдә 7302 депутат мандаты тулыландырылачак. Республика Үзәк сайлау комиссиясеннән узган атнада алынган мәгълүматларга караганда, депутатлыкка дәгъва итүчеләр саны 13 мең кешегә якынлашкан. Ун районда кандидатларны күрсәтү тәмамланган. Урындагы сайлауларда тугыз партия катнаша. Алар — “Бердәм Русия”, КПРФ, ЛДПР, “Гадел Русия”, “Русия патриотлары”, “Ватанны саклаучылар”, “Пенсионерларның гаделлек өчен партиясе”, “Русиянең “Яшьләр” экология партиясе”, “Яшьләр һәм социаль-демократлар альянсы” партияләре.
Әлеге партияләр арасыннан күпче­лек кандидатларны “Бердәм Русия”, ЛДПР, КПРФ, “Русия патриотлары” һәм “Гадел Русия” партияләре тәкъдим иткән. Депутат мандатына дәгъва итү­челәрнең 50 проценты чамасы — үзен-үзе күрсәтүчеләр.
Сер түгел, озак еллар дәвамында урындагы сайлауларга җәмгыятьтә икенчел караш яшәп килде, әлеге дәрәҗә власть институтына тиешле әһәмият бирелмәде. Бәлки, шул сәбәп­ле, соңгы берничә елга кадәр аларның эшчәнлек нәтиҗәлелеге дә шул дәрә­җәдә булды. Бүген исә заман да, шул рәвешле урындагы үзидарә органнарына караш һәм таләпләр дә бермә-бер үзгәрде. “Русия Федерациясендә урындагы үзидарәне оештыручының гомум принциплары турында” Федераль закон, башка норматив-хокукый документлар нигезендә әлеге дәрәҗә власть халык белән дәүләт аппараты арасында бәйләүче төп звенога, мөһим күпергә әверелде. Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш.
Дөрес, бу юнәлештә әлегә барысы да камил дип әйтеп булмый. Мәсәлән, авыл урамындагы баганада ут янмаса да, су торбасы тишелсә дә, юл чистартылмаса да, гражданнар һаман да үзләре сайлаган урындагы Совет депутатларына түгел, республиканың власть органнарына, Башкортстан Башлыгына мөрәҗәгать итүне, хәтта урында хәл ителергә тиешле әлеге мәсьәләне федераль дәрәҗәгә чыгаруны хуп күрә. Республика һәм ил Башлыкларының ел саен даими үткәрелүче халык белән туры эфирда аралашулары да моны ачыктан-ачык күрсәтеп тора. Бу исә, бер яклап халыкның хокукый белеме түбән булуын күрсәтсә, икенчедән, урындагы үзидарәнең әлегә тиешенчә нәтиҗәле эшләмәве хакында да сөйли. Һәрхәлдә, аңлашыла, урындагы дәүләт власте органнарына, депутатларга граждан үзен борчыган мәсьәлә белән мөрәҗәгать иткәч тә, аны хәл итү буенча хәстәрлек күрелсә, һич тә югы, омтылыш ясалса, ул аны республика, ил дәрәҗәсенә чыгармас иде. Димәк, урындагы үзидарәнең нәтиҗәлелеген арттыру көн кадагындагы мәсьәлә булып тора.
Сайлаулар исә — әлеге максатка ирешүдә мөһим инструментларның берсе. Аның барышында гражданнарга мәнфәгатьләрен лаеклы якларлык һәм урындагы үзидарә бурычларын нәти-җәле тормышка ашырырлык кандидатларны сайлап алу хокукы бирелә. Шуңа да “Сайлау — һәркемнең мөһим гражданлык бурычы” дигән гыйбарә буш сүз­ләр түгел. Республикада урындагы үзидарә һәм аның вәкиллекле органнары, чын-чыннан сыйфат ягыннан үсеш кичереп, эшчәнлек нәтиҗәлелеген бермә-бер яхшыртуын телибез икән, 13 сентябрьдә мотлак һәр граждан, үз сайлау участогына килеп, аек акыл белән лаеклы кандидат өчен тавыш бирергә тиеш! Шул очракта гына яңа сайланган депутатлар корпусыннан нәтиҗәле эш көтәргә дә, нигезле рәвештә шуны таләп итәргә дә булачак.
Югарыда урындагы үзидарәнең һәм аның вәкиллекле ограннарының җәмгыять тормышын оештырудагы роле соңгы елларда сизелерлек артуын билгеләп үткән идек инде. Бу җәһәттән аларга хәзер янә бер мөһим бурыч йөкләтелә — төбәк икътисадына инвестицияләр җәлеп итү юнәлешендә дә алар әйдәүче көчкә әверелергә тиеш. Ягъни сез яшәгән төбәктә яңадан-яңа производстволар үсеп чыгу, авылны күтәрүгә инвесторлар алыну да күп очракта урындагы үзидарәнең нәтиҗә­лелегенә, ихтыяр көченә бәйле. Һәр­хәлдә мондый теләк һәм омтылыш бар икән, республика дәрәҗәсендә ул һәр­даим хуплау һәм яклау таба. Әйткәндәй, күптән түгел Уфада үткән ШОС һәм БРИКС саммитлары бу эшкә яңа сулыш бирүе ихтимал. Мәгълүм булуынча, халыкара форумнар кысаларында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов ШОС һәм БРИКС илләре арасында төбәк белән төбәк партнерлыгын үстерү башлангычы белән чыкты. Әлеге тәкъ­дим партнер дәүләтләрдә яклау тапты, шуның нәтиҗәсе буларак, республика­да чит ил компанияләре белән берлектә дистәләгән проектка башлангыч бирелде. Аңлашыла, аларның һәркайсы яңа производстволар, яңа эш урыннары һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, яңача тормыш сыйфаты белән билгеләнәчәк. Моннан чыгып әйтәсе килгән фикер: нәтиҗәле үсеш өчен һәр муниципалитетта бу юнәлештә максатлы эш алып барылырга тиеш. Ә монысы инде, югарыда билгеләнүенчә, 13 сентябрьдә сайлау участокларына килеп урындагы вәкиллекле органнарга ни рәвешле бердәм һәм лаеклы депутатларны сайлавыбызга да бәйләнгән.
Бер сүз белән, күп нәрсә үзебезнең кулда. Иң мөһиме, булган мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк, сайлауларны инкарь итеп яисә битарафлык күрсәтеп, үзебез утырган ботакка балта чапмыйк. Шул очракта үзебез дә отарбыз, яшәгән төбәгебез һәм гомум республика да яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгар!
Читайте нас: