+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль 2015, 22:08

Яшьләр — кыйммәтле капитал

Аларның ата-бабаларына лаеклы алмаш булачагына шик юк.2011 елның октябрендә Хвалынск шәһәрендә политолог Сергей Кургинян җитәкчелегендә “Заманның асылы” дип аталган клубка берләшкән Русия яшьләре белән очрашу булган иде. Аның эшендә 25-35 яшьлек 300 кеше катнашты. СССР таркалуның сәбәпләрен ачыклау һәм билгеләү буенча фикер алышулар һәм бәхәсләр вакытында: “Сезгә кемнәр белән аралашу һәм әңгәмәләшү кызыклы?” — дигән сорауга форумда чыгыш ясаучыларның күпчелеге: “Дәү әниләр һәм дәү әтиләр белән”, — дип җавап бирде.

Билгеле, сорау туа: нигә шулай? Фикер алышулар вакытында бу сорауга җавап алынды. Советлар Союзының таркалу сәбәпләрен санап һәм нигезләп чыгыш ясаучыларның күбесе төп сәбәпләрнең берсе — 70 ел буена дөньяда алдынгы урын тоткан куәтле дәүләтнең таркалуына аларның әти-әниләренең һәм якынна­рының битараф калуы, җавапсызлыгы, дип белдерде.
Дәү әниләр һәм дәү әтиләр Совет империясен төзүдә һәм үстерүдә бәяләп бетергесез мөһим роль уйнады. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗә­сендә Октябрь революциясеннән соң 8 ел эчендә генә дә СССРда 30 электр станциясе төзелде, ә бүгенге заманда шул ук 8 ел эчендә бары бер — Саяно-Шушенск гидроэлектростанциясе үзгәртеп корылды.
Совет чоры икътисады казанышлары турында сөйләгән­дә, шуны да билгеләп үтәргә кирәк: сугышка кадәр ун ел эчендә заман яшьләренең дәү әниләре, дәү әтиләре һәр ел саен 60 предприятиене сафка керткән. Ә хәзерге заман Русия неолибераллары мондый тизлекне саклый аламы?
Дәү әниләр, дәү әтиләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә Советлар Союзы электроника үсеше алга киткән куәтле державага әверелде. Ул елларда барлык 15 союздаш республикада да электроника предприятиеләре, институтлары бар иде. Бүген Русиядә ул, Совет чорындагы белән чагыштырганда, 20-25 процент дәрәҗәсендә.
Машина төзүдә бүгенге казанышларыбыз, 1990 елдагыга караганда, 25 тапкыр аз. Безнең предприятиеләрдә 30-40 ел элек җитештерелгән җиһазлар да бар.
Совет чорында төп икъ­тисади үсеш һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе күрсәткече — эчке тулай продукт күләме буенча илебез дөньяда икенче урында иде. Кызганычка каршы, бу күрсәткеч буенча без 51нче урынга төштек. Хәзер ул Америка Кушма Штат­ларының эчке тулай продукты күләменең уннан бер өлешен генә тәшкил итә. Русиядә әлеге күрсәткечне ике тапкыр арттыру планга кертелгән булса да, соңгы ун елда ул 159 процентка гына артты.
Читайте нас: