+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июль 2015, 00:45

Мошенниклардан сак булыйк!

Урып-җыю якынлашканда аграр предприятиеләр арзан ягулык тәкъдим итүчеләрдән алданмасын иде.Заманнар ничек кенә үзгәрсә дә, базар үз асылын, кыйбласын югалт­мый. Һәрвакытта берәү­ләр алдарга тырыша, икенчеләр алдана. Бигрәк тә кыргый базар мөнә­сәбәтләре кеше­ләрне хәрәм юл белән баерга өйрәтте. Үз чорының бөек герое Остап Бендер урлашуның һәм хәрәмләшүнең мең дә бер юлы бар, дигән. Әлеге әңгәмәдә шул юлның берсен фаш итәргә булдык. Сүз республика агро­сәнә­гать­челәренә ялган доку­ментлар белән техника ягулыгы тәкъдим итүчеләрнең комсызлыгы, законны санга сукмавы турында. Әңгә­мәдәшебез — “Сәүдә нефть компаниясе” җәмгыяте генеральный директоры Алексей ВАСИЛЕНКО.

— Алексей Николаевич, ил, рес­публика Хөкүмәте авыл хуҗалыгын бигрәк тә язгы һәм җәйге басу эшләренә, көзге уңыш җыю чорында техника ягулыгы белән тәэмин итүдә өзек­лекләргә юл куймауны гына түгел, ә сыйфатлы продукция белән тәэмин итү бурычын куйды. Намуссыз алып­сатарларның кырын эшләре турында сезнең фикерегезне ишеткәнче, үзегезнең компания белән кыскача таныштырып үтсәгез иде.
— Әлбәттә, мин “Кызыл таң” гәзите аша үзебезнең компания эшчәнлеге һәм техника ягулыгы бәяләре хакында сүз алып барырга теләмим. Киресенчә, бездә, мәсәлән, дизель ягулыгы берникадәр кыйммәтрәк тә булуы мөмкин.
Компания 2012 елда оештырылды. Максат — илнең эчке һәм тышкы базарында техника ягулыгын күпләп сату, республика пред­приятиеләре продукцияләрен үзебездән читтә тәкъдим итү. Без “Роснефть”, “Башнефть”, “Татнефть”, “Лукойл” һәм “Газпром” ком­панияләре-җәмгыятьләре белән хезмәттәшлек итәбез. Продукция сыйфатына моңа кадәр беркем тарафыннан да дәгъва булмады.
— Республика агро­сәнәгатьчеләрен техника ягулыгы белән тәэмин итүдә эре “уенчы”ларның берсе һәм депутат ярдәмчесе буларак та, сезгә мөрәҗәгать итүнең сәбәбе бар. Күптән түгел матбугатта аграр хуҗалыкларга сезнең компания исеменнән ягулык тәкъдим итүчеләрнең фашлануы турында хәбәр күренеп калган иде. Һәм сезгә мөрәҗәгать итүнең сәбәбе әлеге хәлгә ачыклык кертү белән бәйле.
—  Бүген эре сәүдә базарында мошенниклар аз түгел. Һәм алар, кызганычка каршы, үз мәнфәгатьләре өчен яраклашырга, алдарга остарган. Безнең компания дә быел шуңа бәйле берничә судта катнашты. Республикада әлегә андый мошенниклар, бәхеткә, күп түгел, әмма тирә-яктан “өлгер малтабарлар”ның Баш­корт­стан агросәнәгатенә зыян салмаячагын беркем дә гарантияли алмый. Соңгы айларда гына мошенниклар Ырынбур өлкәсе Матвеевка районындагы “Восход” хуҗалыгын — 880 мең сумга, Ырынбур районының “Консул” җәм­гыятен 660 мең сумга “төп башына” утыртты.
Читайте нас: