+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июль 2015, 21:07

Үзеңне ихтирам итәргә телисеңме? Армиягә бар!

“Үзегезне кулда тотарга өйрәнегез. Солдат хезмәтен лаеклы, уяу алып барырга омтылыгыз. Сактагылар йокыга талдымы, өйдә калганнар уянмаска да мөмкин”. Командирының әлеге сүзләрен һәрдаим истә тота ул. Подполковник Андрей Иванов байтак очракларда хаклы булып чыга. Тормыш тәҗрибәсе ярдәм итми булмыйдыр…

Ихлас киңәшче туры килде

Армиягә мотлак барырга тиеш иде Айдар. Юкка гына туган көне дә 23 февральгә туры килмәгән ич аның! Егетмен дигән кеше армиядә, һичшиксез, хезмәт итәргә тиеш. Моңа иманы камил Бигловның. Хәер, армиягә кадәрге тормышы да фәһемле генә егетнең. Бүздәк районы Уртакүл авылында үскән. Дәү әтисе малайга һәрчак үрнәк булган. Югыйсә, үз бабасы да түгел. Әбисенең икенче ире. Әмма ләкин Айдарны ифрат якын итә. Чын мәгънәсендә әти дә, бабай да, киңәшче дә ул аңа. Тормышы шактый үзенчәлекле ир асылының. Заманында Когалымда төзүче булып эшләгән. Шунда ук беренче мәчет салуда башлап йөргән. Тәүге имам да ул булган. Чыгышы белән дини гаиләдән. Асылына исә иллегә җитеп килгәндә кайткан.
— Бабам белән танышканда миңа алты яшьләр тирәсе булгандыр, — дип хәтерли Айдар. — Ул миңа гарәп хәрефләрен өйрәтә башлады. Аннан соң сүрәләр укырга керештек. “Тәүдә үк гарәп хәрефләре белән укый башласаң, үзеңә җиңелрәк булыр”, ди иде бабай.
Габбас хәзрәт Фазуллин, гомумән, дин юлында байтак тырышлык куйган шәхес. Бүздәк, Дәүләкән районнары авылларында мәчет салдыру эшендә башлап йөргән, имам вазыйфаларын үтәгән. Сүз дә юк, оештыру сәләте зурдан хәзрәтнең. 1995 елда хаҗ сәфәрендә булган. Оныгын Октябрьскийдагы “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсенә укырга барырга өндәүче дә ул. “9нчы сыйныфтан соң арытаба кая юнәлергә белми аптырап калдым, — дип елмая Айдар. — Дәү әтием киңәшен тоттым. Мәдрәсәдә бик яхшы каршыладылар. Тәүдә, яшермим, кыенрак булды. Өйдән ерак, еш кай­тып булмый, әнием авырый, ярдәм­ләшергә кирәк… Мәүлемҗан хәзрәт бе­лән бабакаем укуны дәвам итәргә күн­дерделәр, тиешле сүзләрен таптылар. Бабакаем дөрес юнәлеш биреп кенә калмады, өйгә кайтып килү өчен юл чыгымнарымны да түләде. Шөкер, өч ел укыдым, гыйлем-фәһем алдым. Алай гына да түгел, катгый тәр­типкә күнектем. Бу үтә мөһим! Өстәвенә, кичке мәктәптә 10-11 сыйныфларда укыдым. Спорт белән шөгыльләндем. Физик тәрбиягә, сәламәт яшәү рәвешенә мәдрәсәдә, гомумән, игътибар зур. Хуҗалык эшләре­нә җәлеп ителү, үз-үзеңне хезмәтләндерү — болар барысы да киләчәк тормышта кирәк сыйфатлар. Курсташлар белән дус-тату яшәдек. Кыргызстаннан, Таҗикс­таннан, Үзбәкс­таннан килгән егетләр дә бар иде”.

“Армия туган җирнең кадерен белергә өйрәтте”

2013 елның ноябрендә Биглов солдат хезмәтенә алына. Ярты елга якын Ярославль шәһәрендә хәрби-космик оборона гаскәрләре составында укуларда була. Арытаба хезмәте ерак Мурманск өлкәсенең Росляков бистәсендә уза. Һава һөҗүменә каршы оборона гаскәр­ләре составында зенит ракеталары операторы вазыйфасын башкара ул. “Шунысы әйбәт, Башкортстаннан егетләр байтак иде. Октябрьский егете белән “учебка”дан башлап гел бергә булдык. Әле дә очрашып торабыз. Уңдык: “бабайчылык” дигәннәрен күрмә­дек-белмә­дек. Ул яктан күзәтү җентекле, таләпләр катгый булды. “Учебка”да бигрәк тә уяулар. Егылып берәр җирең күгәреп чыкса да, шунда ук тикшерәләр: берәрсе кимсетмәдеме, җәберләмә­деме? Тәртип югары дәрәҗәгә куелган! Башта читенрәк иде, билгеле. Һава шартлары кырыс, Мурманск Финляндия белән чиктәш бит. Дуслар, туганнар сагындыра. Армия, гомумән, туган якның кадерен белергә өйрәтә. Андагы татулык — үзе аерым мәсьәлә. Монысы инде командирыбыз Андрей Владимирович казанышы. Искиткеч яхшы күңелле кеше, сәләтле җитәкче. “Сез булмасагыз, без дә булмас идек. Безнең гаскәр — бердәм команда. Ызгышларга урын калырга тиеш түгел. Без — бербөтен!” Абруйлы, хөрмәтле командирыбыз әйткәннәр әле дә колакта яңгырый кебек”. Әңгәмә­дәшемнең карашы җитдиләнә, әйтерсең лә бераз вакытка “шинельле” мәлләренә кайта… “Мәдрәсәдә алган тәрбия армия­дә чакта нык ярдәм итте, — ди егет. — Хис-тойгыларны “йөгәнләү”, үзеңне кулда тоту, ягъни мәсәлән, Намаз укуга кил­гәндә — тыючы юк, әлбәттә. Бары тик хәрби хезмәткә генә комачауламасын. Төп таләп — шул”.
Нефтьче югала торган һөнәрләрдән түгел!
Армиядән Айдар Винер улы 2014 елның декабрендә кайта. Арытаба кай тарафка юлланырга, дигән сорау тормый аның алдында. Хезмәткә киткәнче үк нефть колледжына укырга керә ул. Анда белем алган дусты үрнәге тәэсир итә. Ни генә димә, Октябрьский — “кара алтын” табучылар шәһәре. Нефтьче һөнәре югала торганнардан түгел. Бүгенге көндә Биглов “Нефть һәм газ скважиналары геологиясе һәм разведкасы” бүлегендә укуын уңышлы дәвам итә. Канәгать. “Безнең белгечлеккә ихтыяҗ зур, — ди студент. — Республикада ул һөнәр ияләрен әзерләүче башка уку йорты юк әлегә. Эшсез калырмын, дип куркасы түгел. Яшермим, укуы авыр. Аның каравы, киләчәк өметле. Форсаттан файдаланып, курс җитәкче­без, югары категорияле геолог Татьяна Цыбульскаяга рәхмәт белде­рәсем килә. Ифрат белемле, һәрчак ярдәмгә килергә, тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер… Янә дә практика чорында (4-5нче курсларда) сәләтеңне, тырышлыгыңны, эшкә җигү, үзеңне уңай яктан күрсәтү, таныту мөһим. Ялкауланма гына! Укып чыгып, инде мөстә­кыйль гомер кичергән кичәге студентлар бик тә канәгать. Байтагы Себердә эшләп йөри. Зарланмыйлар”. Спорт белән дуслыгын да ташламый ныкышмалы егет. Физик тәрбия дәресләрен ярата. Кече яшьтән футболга гашыйк. Үз районы данын төрле төбәк, республика ярышларында яклый килә. Футбол өлкәсен­дәге кумиры — “Барселона” командасы (Испания) өчен уйнаучы аргентиналы Леонель Месси. Моннан тыш, йөгерү, волейбол, баскетбол ише спорт төрләре белән ихлас мавыга. Сәламәт тормыш рәвешеннән тайпылмаска омтыла.

“Алтын урталыкны тапкан егет”

Мәүлемҗан хәзрәт Айдар турында ихтирамлап бәян итә: “Мәдрәсәдә чакта үзен актив, тәртипле шәкерт буларак танытты. Дәү әтисе, әнисе тәрбиясе нәтиҗәсе. Оештыру, башкаларны әйдәү сәләте дә югары. Спорт белән бик теләп шөгыльләнә иде. Хатын-кыз, ир-ат эше, дип аерып тормый, бар хезмәткә дә талымсыз, батыр. Армиядә чакта шәкертләргә хатлар язып, төпле киңәшләрен биреп торды. Солдат хезмәтеннән үзгәреп, җитдиләнеп, олыгаеп кайтты. Чын егет асылы! Киләчәген кайгырта, хәстәрли белә. Төпле һөнәргә ия булырга тырыша. Үз дигәнен булдырмый калмый. Дин юлыннан да тайпылмый. Җомга намазларын калдырмый, мәдрәсәгә килеп йөри. Шунысы гаять мөһим: Айдар патриотик тәрбия бирү эшенә үз өлешен кертергә омтыла, төрле уку йортларындагы яшьләр алдында чыгыш ясый. Мактауга лаек егет, минемчә. Алтын урталыкны тапкан, диюем. Андый егетләребез мөмкин кадәр күбрәк булсын”.
Мәкалә героебыз үз чиратында мәдрәсәдә укуның ни дәрәҗәдә фәһем­ле икәнлеген янә билгели: “Әнием тәүдә анда баруыма каршы иде. Тора-бара аңлады, хуплады. Улының яхшы якка үзгәрүен кайсы ана сөенеп кабул итмәс икән? Егетләргә әйтер сүзем. Мәдрәсә яшәешне тәртипкә сала. Нәфесеңне тыярга, тискәре гадәтләрдән арынырга булыша. Дусларны сайлый, яхшыны яманнан аера белә башлыйсың. Тәмәке тарткан, исерткеч эчемлек, наркотик кулланганнардан ерак торасың, билгеле… Минем белән укып чыккан шәкертләр югал­мады, үз урынын тапты. Берсе Себер­дә имам ярдәмчесе вазыйфаларын башкарды, әле армиядә. Икесе мәдрәсәдә укытты. Янә бер егет Уфада яши, эшли. Аралашабыз, алар өчен шатмын. Шәхсән миңа килгәндә, авылда гел киңәшкә киләләр, төрле сораулар бирәләр. Исем кушу тәртибе, кеше үлгәч нишләргә, кайсы мәлдә нинди догалар укырга. Якташларыма ярдәм итә алуым белән бәхетлемен.
Армия хезмәтенә карашыммы? Егетләр, замандашлар, теләсә кемне тыңлап гомер уздырмагыз. Мотлак армиягә барыгыз. Үзен хөрмәт иткән ир-егет солдатта булырга тиеш. Горур хезмәт итегез, Ватанны саклагыз. Бу — безнең төп бурыч. Ата-бабадан калган васыять. Тугры булыйк, дуслар, ул изге мираска!”
Читайте нас: