+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июль 2015, 20:08

Сусыз калмабызмы?

Чишелеше күренмәгән мәсьәлә.“Су качу” дигән гыйбарә бар. Ягъни ниндидер яткылыктан, мәсәлән, диңгез, күл, чишмә, коедан су китә. Арал диңгезе турында инде соңгы ике-өч дистә еллар даими язып-сөйләп торалар. Аның суы яртылаш диярлек кимегән. Бүген Казахстан хөкүмәте ул диңгездәге су запасын тулыландыру өчен галәмәт зур акчалата чыгымнар тота.

Байкал күле турында ишетмәгән-белмәгән кеше сирәктер. Бөтен дөнья­дагы төче су запасының иң зур өлеше шунда тупланган. Күл суы экологик, санитар-эпидемиологик чисталыгы ягыннан да сыйфатлы санала. Соңгы мәгълүматлар буенча, Байкал­ның да су биеклеге соңгы елларда 20 сантиметрга кимегән. Беренче карашка бу сан зур булып күренми. Ләкин су өслеге мәйданы бик зур булуын исәпкә алганда, югалтулар сизелерлек.
Зур-зур корабльләр, теплоходлар йөзгән, гидрокорылмалар төзелгән, ил икътисадында мөһим урын тоткан Идел елгасы да ярларыннан чигенә. Арал, Байкал— ерак, Идел республика буйлап акмаса да, табигатьтә бар нәрсә дә бер-берсе белән бәйле. Башкортстан горурлыгы Агыйделнең дә суы кимүе борчуга салырга тиешле хәл. Бер мисал китереп узыйм. 2010 елда шундый хәл шаһиты булырга туры килде. Олы Теләктә поездлар шартлап, меңнән артык кешенең һәлак булуын беләсез булыр. Шартлау сәбәбе — газүткәр­гечтәге авария. Менә шул үткәргеч Агыйдел аша кичеп чыга. Мин яр башыннан күзәтеп торам — шул тирәдә ниндидер профилактик чаралар бара. Эшчеләр бер ярдан икенче ярга көймә-фәлән белән түгел, җәяү атлап чыгып йөриләр. Ә бит әле кайчан гына шул тирәдән баржалар, пассажирлар төягән теплоход-катерлар даими йөреп тора иде. “Габдулла Тукай” шикелле тепло­ход­лар Дуслык монументы пристанендә пассажирлар кабул итә алмый башлады — Дүртөйлегә кадәр автобус белән барып, шуннан соң гына юлларын су буйлап дәвам иткән чаклар барлыкка килде.
Агыйделнең ярларыннан чыккан чагы хәзер сирәк. Элек су биеклеге 8-9 метрга күтәрелеп, әллә ничәмә чакрымга кадәр җәелгән чаклар бар иде. Шундый чакларда мул печән бирә торган тугайлар дымга байый, күлләрнең суы алмашынып, сафланып кала, балык кереп кала, җиләк-җимеш мул була, җир асты сулары күтәрелә. Менә шул сулар биеклеге түбән төшсә, чишмәләр саега, коелардан су кача, күлләр корый. Мин яшәгән Карамалы авылында (Иглин районы) Уртакүл дигән күл бар иде. Каз-үрдәк йөзәрлек, бала-чага су керерлек, балык тотарлык, тирәнлеге метр ярымлык. Хәзер ул күл юк, төбендәге ләм катып, ярылып китте, камыш басты. Башкортстан Корылтае­ның Иглин районы буенча депутатына мөрәҗәгать итеп, техника китертеп, казытып та карадылар — су юк тек юк — качкан. Әлбәттә, авыл халкы борчыла. Аллаһ сакласын, янгын-фәлән чыкса, су алырлык чыганак юк бит, кое суы белән генә ерак китә алмыйсың. Агыйдел өч-дүрт чакрымда, буа-фәлән юк. Менә бәла — каз-үрдәк йөзәрлек тә суың булмасын әле.
Хәзер сүзне икенче яссылыкка — су сыйфатына күчерәм. Иглин районы буенча бу җәһәттән хәлләр шәптән түгел. Республика Хөкүмәтенең санитар-эпидемиологик комиссиясе утырышында Башкортстан буенча Роспотребнадзор җитәкчесе Нина Кондрова бәян иткәнчә, Иглин районында су сыйфаты начарайганнан-начарая бара. Моның төп сәбәпләре — суүт­кәргечләрнең, чистарту корылма­ларының санитар-техник торышы канәгатьләнерлек хәлдә булмауда. Нәтиҗәдә, халык еллар дәвамында санитар-гигиеник таләпләр­гә туры килми торган су кулланырга мәҗбүр. Суүткәргечләрдән тикшерүгә алынган суның 46 проценты гигиеник яктан начар. Узган елда бу күрсәткеч 37 процент булган.
Авыл җирендәге чыганаклардан анализга алынган суның санитар-химик, микробиологик торышы тагын да начаррак — 64 проценттан артыгы кабул ителгән нормаларга җавап бирми. Бу — безнең коелардагы, чишмәләрдәге эчәр суларыбыз. Югарыда аталган комиссия утырышында билгеләвенчә, су сыйфаты Иглин районында елдан-ел начарая һәм республика күрсәткеч­ләреннән өч-дүрт мәртәбәгә артып китә. Шушы юлларны язганда күңелдән бер уй чагылып узды. Без бәләкәй чакларда, фәлән кешенең үт куыгында яки бөерендә таш бар икән, дигән сүзләрне бер дә ишеткән юк иде. Ул заманнарда диагностикасы да юньле булмагандыр инде ул. Шулай да су сыйфаты сәламәтлеккә нык тәэсир итә дип уйларга урын бар.
Иглин районындагы кое-чишмәләр­нең су сыйфаты ни өчен начар икән­леген белмим. Шулай да кайбер фаразлар бар. Беренчедән, күп җирләрдә грунт суы югары күтәрелгән. Дәлиле — язын күп кешеләрнең базына су чыга һәм ярты җәйгә кадәр тора. Мондый җирдә коеларның тирәнлеге 5-6 метрдан артмый. Кое никадәр саерак — су шулкадәр сыйфатсызрак. Бу, нигездә, җиргә сеңгән кар, яңгыр сулары. Алар, җирнең өске катламы аша үтеп, үзе белән төрле шакшыларны җыеп, коеларга үтеп керә. Ком, кызыл балчык аша тиешле фильтрация үтмә­гәч, су начар була. Кайбер җирләрдә грунт суы җир өстенә чыга. Коеларны тутыра, алар да тулып, агып ята. Су бераз утыргач, көнкүреш кирәгенә халык куллана инде. Кая барасың бүтән су чыганагы булмагач.
Икенчедән. Хәзер урамнардагы чыгырлы, торналы коелар беткәннән-бетә бара. Һәркем үз ихатасында буралы коемы, скважинамы булдырырга тырыша. Гадәттә, ихаталар зур түгел. Шунда ук мунча, абзар, келәт, бәдрәф, башка корылмалар, кош-корт. Менә шул коелар абзар-мунчалардан тиешле ераклыкта казылмый. Мал нәҗесе, юынтык сулар җиргә сеңеп, коеларга саркып утыра. Без аны күрмибез, исе-косы килмәгәч, су тонык булгач, аны-моны уйламыйбыз — куллана бирәбез. Су яныңда, көянтә-чиләк күтәреп, читкә йөрисе юк. Урам коелары дигәннән. Бәл­ки, аларның нәкъ урамда булуы яхшы да булгандыр әле, ни дисәң дә, абзар-куралардан, мунчалардан ераграк тора бит. Һәркем файдалана ала, янгын очрагында суыртып та алып була. Шундый урам коесы казыган кешеләргә элек авыл Советы үзсалым (самообложение) исәбеннән чыгымнарны да каплый иде — кое бары тик урамда гына булсын. Моны гамәлгә кертсәң, начар булмас иде.
Проблемалар буа буарлык, ләкин аларның хәл ителешен күрмим дисәң дә була. Бер авылны сыйфатлы су белән тәэмин итү дә зур-зур чыгымнар таләп итә. Кризис чорында район бюджетының хәленнән дә килмәслектер ул. Ә республикада мондый авыллар саны бихисап.
Мәкаләне “су качу” дигән гыйбарә белән башлаган идек. Шуның белән тә­мамлыйк та. Эш шунда: Иглин районы Уфага терәлеп тора. Соңгы елларда актив рәвештә җирләр шәхси йортлар өчен бүленә һәм сатыла. Тө­зелгән һәм төзеләчәк коттеджлар өчен су белән тәэмин итүнең үзәкләш­терелгән системасы каралмаган булса кирәк. Шулай булса, бу йортларның ихаталарында йөзләрчә-йөзләрчә коелар казылачак, скважиналар борауланачак. Шулай булгач, су тагын качмас микән? Качса, нишләрбез?

Рамил МИҢНЕӘХМӘТОВ.
Карамалы авылы.
Читайте нас: