+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 август 2015, 23:06

Хыялларың чынга ашсын, Тимур!

Тормышта һәр кешенең ниндидер хыялы була. Нәкъ шул хыял адәм баласына физик, рухи һәм акыл ягыннан камилләшергә ярдәм итә. Кеше гомере буе хыялына таба атлый. Бүгенге героемның хыялы — космос.


Иске Балтач авылында гомер иткән Зәлфирә Әмир кызы һәм Габделсамат Гата улы Гатиннарның оныклары Тимур Уфа шәһәрендәге 58нче лицейның алтынчы сыйныфын тәмамлады. Сабый чагыннан космос белән мавыга. Сигез яшеннән шәһәрдәге “Гефест” дигән техник түгәрәккә йөри. Биредә оча торган аппаратларны техник яктан өйрәнәләр. Үзләре дә самолётларның макетларын төзиләр һәм очыралар. Төрле конкурсларда катнашалар, анда үзләренең техник яңалыкларын уртаклашалар, ярышалар. Техник камилләшү чорында үсмер заман белән бергә атларга тырыша. Укуда, җәмәгать эшләрендә дә актив. Махсус, техник әдәбият укый. “Космонавтика” темасына күптөрле интернет-конкурсларда катнаша.
— Активлык, энциклопедик белем, җиңүләрем, космонавтика өлкәсендә күбрәк белергә омтылуым өчен Роскосмостан шалтыратып “Байконур”га барырга тәкъдим иткәч, бик шатландык. Башкортстан исеменнән бу җаваплы миссия үземә төшү күңелемдә горурлык хисен арттырды. Һәм мин әнием Руфина озатуында “Байконур”га юлландым, — ди Тимур.
— Узган елларда республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов раслаган программа буенча “Байконур” космодромына Башкортстаннан егерме уку алдынгысын алып баралар иде. Быел безнең оныкка гына бу бәхет елмайды, — ди Габделсамат Гатин.
Агымдагы елның мартында “Союз ТМА-16М” космик кораблен һавага очыру мәленең шаһиты була Тимур Галиев. Экипаж әгъзалары — капитан Геннадий Падалка һәм борт инженерлары Скотт Келли белән Михаил Корниенко. Үсмер Падалка һәм Корниенколарның иптәшләре белән фотога төшәргә дә өлгерә.
— Андагы кичерешләремне әйтеп аңлатырлык сүзләр таба алмыйм, аны үз күзләрең белән күрергә һәм тоярга, тәэссоратларны кичерергә кирәк, — ди үсмер. — Шундый матур күренеш! Безне музейларга йөрттеләр. Бу көнне тарихта беренче тапкыр космонавтларны озатырга тормыш иптәшләре, балалары да килде. Алар пыяла аша микрофоннан сөйләште, без ул мәлне зур экранлы телевизордан карадык...
Үскәч кем булырга телисең дип сорагач, Тимур:
— Ракета яки самолет төзүче буласым килә, ә күбрәк мине космос кызыксындыра, — дип җаваплады.
Малайның зур әтисе Габделсамат Гата улы 1964-67 елларда стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Калининград өлкәсендә стратегик тәгаенләнештәге ракетаны очыруда катнаша.
— Димәк, оныгым да минем юлны дәвам итәчәк! — ди бәхетле зур әти.
Тимурның максаты — сәламәт яшәү рәвеше алып бару, күп укыган кеше булу.
— Мин ата-анамнан бик уңдым. Алар һәр башлангычымны хуплый, — ди. — Туган мәктәбем, үз эшләренә бирелгән укытучыларым белән горурланам һәм барысын да уңышларым белән сөендереп яши алсам иде! Иң олы хыялым — космос, фәнни ачыш ясау.
Хыялларың чынга ашсын, Тимур!
Читайте нас: