+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 август 2015, 23:11

Иҗат тамырлары туган җирдә

Марафон эстафетасын күгәрченлеләрдән Хәйбулла районы кабул итеп алды.Язучылар берлеге идарәсе рәисе Наил Гаетбаев җитәкчелегендәге делегация составына Башкортстанның халык язучысы Кадим Аралбай, язучы һәм галим Мирас Иделбаев, язучылар Фәрзәнә Акбулатова белән Гөлнур Якупова керде.

Акъяр авылындагы мәдәният йортында узган күренекле шагыйрь һәм язучылар белән очрашуга укытучылар, китапханәчеләр, мәдәният, район гәзите хезмәткәрләре, укучылар килде. “Хәйбулланың көмеш энҗеләре” дигән исем астында “түгәрәк өстәл” үтте. Абруйлы язучылар яңа гына каләм тибрәтә башлаган авторларга үз киңәшләрен бирде.
Хәйбуллада туып-үскән күренекле ша­гыйрьләрнең иҗатын чагылдыручы китап күргәзмәсе һәм тарих-туган якны өйрәнү музее әзерләгән “Чал кылганлы төбәк турында очерклар” дип аталган күргәзмә зур кызыксыну уятты.
Районның яшь авторлары иҗаты “Гөр­ләвек” дигән китапчыкка тупланган. Аны балалар китапханәсе чыгарган. Әлеге брошюралар кунакларга бүләк ителде.
Арытаба бәйрәм Исмәгыйль Тасимов исемендәге тау колледжында дәвам итте. Анда “Иҗат тамырлары туган җирдә” дигән әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде.
Чара ахырында Күгәрчен районының мәдәният бүлеге мөдире Рәмзия Хөснуллина Әдәбият елының төп символы — Елъязмалар китабын Хәйбулла районы хакимияте башлыгы Раил Ибраһимовка тапшырды. Бәйрәмдә катнашучы кунаклар истәлекле бүләкләр дә алдылар.
Тантана Рәсимә Динисламова башкаруында Ирек Киньябулатов шигыренә язылган “Әдәбият елы” дигән җыр белән тәмамланды. Аның көен Хәйбулла районы музыканты, “Рух” төркеме җитәкчесе Ирек Атанов язган.

Башкортстанның Мәдәният министрлыгы.
Читайте нас: