+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 август 2015, 21:58

Баллы төбәк

Мичурин авыл Советы биләмәсендәге шәхси хуҗалыкларда умарталар саны өч меңгә җитә.Шаран мәгьлүмат-консультация үзәге директоры Альберт Минлин белән без Мичурин якларында булганда умартачылык белән дан тоткан Яңа Юмаш авылында очраштык.

— Безнең районда шәхси секторда гына умарталар саны 6 меңгә җитә, — диде ул. — Бу җәһәттән Мичурин авылы биләмәсен башкаларга үрнәк итеп куярга була. Мондагы хуҗа­лыкларда бал корты күчләренең саны 3 меңгә җитә. Ә инде умартачылыкны төп кәсеп итеп алган Яңа Юмаш халкы барысын да уздырды. Хәзер анда 150, 200, 250, хәтта аннан да күбрәк умарта тоткан, шифалы балны тонналап җитештергән шәхси хуҗалыклар байтак. Шуның өчен дә нәкъ шушы авылдан Денис Григорьевның быелгы конкурста “Районның иң яхшы умартачысы” булып танылуы һич гаҗәп түгел. Бәйгегә йомгак ясаганда, күчләрнең продук­тлылыгы белән бергә, суыртылган балның сыйфатын, лаборатория шартларында үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләрен дә исәпкә алабыз.
Абыйлы-энеле Денис һәм Анатолий Григорьевлар эшне бергә алып баралар икән. Моннан тыш, алар икесе дә вахта ысулы белән Себердә хезмәт сала. Берсе ерак якларга эшкә юлланганда, йорттагы, зур умарталыктагы хәстәрлекләр икенчесенең иңнәрендә кала.
— Әле хуҗалыкта абыемны мин алыштырдым, — дип каршылады безне 26 яшьлек Анатолий. — Мин Сургуттагы нефть предприятиесендә водитель-машинист булып эшлим. Ә абыем — бораулаучы. Уфа районындагы Михайловка авыл һөнәрчелек-техник училищесында умартачы һөнәрен дә үзләштерде ул.
Григорьевлар умар­тачылык белән моннан 9 ел элек шөгыльләнә башлаган. Анатолий телгә алуынча, аларга картәниләре ярдәмләшкән өчен бер күч бүләк иткән. Тора-бара бу эш егетләрнең күңеленә яткан. Алар шуны да игътибарга алган, авылда зур умарталык тоткан кешеләрнең тормышы да җитеш. Ә Яңа Юмашта бүген балны күп­ләп җитештереп сатучылар җитәрлек.
Читайте нас: