+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 август 2015, 21:55

Күмер илендә – татар моңнары

Кемерово өлкәсендә өченче тапкыр “Татар кызы” конкурсы үтте.Кузбасс — күпмилләтле төбәк. Монда яшәүче һәр халык үз гореф-гадәтләрен кадерләп саклый. Бу уңайдан барысының да яраткан бәйрәме — Сабантуй аерылып тора.

Себер якларында яшәүче төрки халыклар мәдәни мирасы­ның иң матур үрнәкләрен — җыр-биюләрен, уеннарын һәм милли спорт ярышларын чагылдырган бу бәйрәм бездә күп еллар үткәрелеп килә. Гадәттә, ул оешкан дәрәҗәдә башта — Кемерово өлкәсенең күп кенә районнарында һәм шәһәрләрендә, аннары йомгаклау сабантуе “Томская писаница” музей-тыюлыгында үтә. Ул Кемерово өлкәсенең мәдәният һәм милли сәясәт департаменты, Яшкино районы хакимияте, музей дирекциясе һәм “Дуслык” татар мәдәни үзәге катнашлыгында уздырыла, өлкә губернаторы Аман Тулеевның шәхси күзәтүендә була.
Быелгы милли-мәдәни бәйрәмдә катнашучыларны Яшкино районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Рәзит Нурлыгаянов җылы сәламләде. “Татар ихатасы” конкурсында катнашучылар милли ашларны, киемнәрне, өй җиһаз­ларын күрсәтте.
Аркан тарту, авыш баганага менү, гер күтәрү, йөгерү буенча төрле эстафеталар, шаян бәйге­ләр һәм башка уеннар оештырылды.
Милли көрәш, гадәттәгечә, сабантуйда катнашучыларда һәм кунакларда зур кызыксыну уятты. Биредә көрәшчеләр көч, кыюлык, җитезлек, көндәшенә карата ихтирамлы мөнәсәбәт күрсәтә. Җиңүчегә бәрән бүләк ителә. Кемерово өлкәсендә дә милли көрәш елдан-ел киң танылу ала.
Быел сабантуй кысаларында өченче тапкыр “Татар кызы” конкурсы үткәрелде. Ижмор, Кемерово һәм Яшкино районнарыннан килгән чибәрләр арасыннан Кузбассның иң матур татар кызы сайланды.
Кызлар бу исемгә лаеклы булуын исбатлау өчен төрле сынаулар үтте: үзләре һәм туган җирләре турында сөйләде, милли биюләр биеде, татар мәкаль­ләре һәм әйтемнәре конкурсында тапкырлык, кыюлык, зирәклек күрсәтте. Яшкино поселогы кызы, Кемерово дәүләт университеты студенты Алена Хәбибуллина киеренке бәйгенең өч турын да ышанычлы үтеп, “Татар кызы-2015” конкурсы җиңүчесе — Кузбассның беренче татар чибәре булып танылды.
Аленаны һәм аны конкурска әзерләүче Яшкино районы хаки­миятенең мәдәният, яшьләр сәя­сәте һәм спорт буенча ида­рәсен, “Калмаклар” милли-мәдәни үзәге вәкилләрен лаеклы җиңү белән котлыйбыз! Хәлиткеч бәйгегә — такмаклар башкаруга әзерләүче Ф. Аллаяровага, К. Покоевага, Югары Яркәй мәдә­ният йорты хезмәткәрләренә аерым рәхмәт­ләребезне белде­рәбез. Бәйрәм ачык һавада дәрт­ле татар дискотекасы белән тәмамланды.
Яраткан гәзитебез “Кызыл таң” аша Кемерово өлкәсендә яшәүче күпчелек татарлар һәм баш­кортларның Башкортстаннан булуын белдерәсебез килә. Аларның ата-бабалары безнең якларга Столыпин реформалары, ГУЛАГ чорында, партия һәм хөкүмәт кушуы буенча килеп утырган. Күпләре биредә үз язмышын, икенче туган төбәген тапкан һәм милли йолаларын, гореф-гадәтләрен кадерләп саклый, Себер татарлары мәдәния­тен тулыландыруга һәм баетуга зур өлеш кертә.

Ольга ГИРЯ,
“Яшкинский вестник” гәзитенең баш мөхәррире.
Читайте нас: