— Безне белемле яшьләрнең җир эшенә тартылуы сөендерә. Сезне заман сулышын тоеп яшәүче, җирдә үзаллы хуҗалык итүдә үзен күрсәтергә өлгергән Марсель Фәрхетдинов белән таныштырырга телим, — диде урындагы хакимият башлыгы Илдар Баһаветдинов.
Тәвәккәл егет үзенең хосусый хуҗалыгында ике туган абыйсы Эльвир Хәбиров белән бергә эшли икән. Үзләренең җитештерү базасын булдыру, элекке колхозның ташландык тавык фермасын үзгәртеп кору өчен аларга күп көч салырга туры килгән. Дөрес, Эльвир Рөстәм улының агробизнес тармагында тәҗрибәсе дә күбрәк. Ул үзенең шәхси хуҗалыгын үстерүдә авылдашларына яхшы үрнәк күрсәтә.
Ә менә Марсель Туймазы шәһәрендә туып-үскән. Ул биредәге юридик колледжда программист һөнәрен үзләштергән. Әмма гамәлдә җиңел булмаган крестьян хезмәтен, җир эшен якынрак күргән.
— Бәләкәй чактан ук Татар-Олканга килеп, картәнигә булыша идек. Авылда бит үзеңне табигать баласы итеп тоясың. Икенчедән, нәсел тамырлары мине шунда тарткандыр, — ди ул.
Алар башта үз фермаларында дуңгыз үрчетү белән шөгыльләнгән. Бу эш төшемле генә булса да, ничектер күңелләренә ятмаган. Ике ел элек юнәлешләрен үзгәртеп, ит токымлы эре терлек көтүен ишәйтүгә тотынганнар.
— Мал санын арттыру өчен бозауларны сатып та алабыз. Фермада үзебезнең яшь үрчем дә бар, — ди Марсель. — Әле көтүгә 15 баш мал йөри. Өлгергәнен, тиешле кондициягә җиткәнен иткә озатып торабыз. Яшь малны ел ярым үстерәсең. Бер баш малны реализацияләүдән бүген кимендә 50 мең сум табыш алырга була.
Үз транспорты булгач, аларга симертелгән үгезләрне Туймазыдагы мал чалу пунктына алып бару да әллә ни кыенлык тудырмый.
— Яңа тәртип безнең өчен кулай, тиешенчә җиһазландырылган цехта малның түшкәләрен яхшылап эшкәртеп бирәләр. Безнең белән алыш-бирешкә кергән сәүдәгәрләр яшь итне шунда ук алып та китәләр, — ди Марсель.
Ит терлеген үстерүдә тәүге уңышларга ирешкән фермер хуҗалыгына 140 гектар җир беркетелгән. Ул мәйданда күпьеллык үләннәр һәм бөртекле культуралар үстерәләр. Агротехниканы яхшы белгән егетләр аксымга бай люцернаны ел да ике кат печәнгә чабып алалар. Сыйлы мал азыгын быел да мул гына хәзерләгәннәр. Иген басуларыннан кергән уңыш та хуҗалыкның фуражга булган ихтыяҗын тулысынча каплый, бу инде җитештерелгән итнең үзкыйммәтен киметүгә нык булышлык итә.
— Әлбәттә, башлап җибәргәндә авыррак булды, — ди яшь фермер. — Әкренләп кирәкле техникасын да җыйдык. Менә яңарак кулдан булса да иген комбайны алдык. Моңарчы МТС ярдәме белән файдалансак, быел игеннәрне үз көчебез белән урырбыз, дип торабыз. Быел ашлык тазарткыч машина да кайтардык. Сугылган игенне җилгәргәннән соң гына келәткә салачакбыз. Нигездә үзебезнең көчкә таянып эшлибез. Тик хуҗалыкны үстерү өчен әйләнештәге акча гына җитми, шуңа “Россельхозбанк” кредитлары белән дә файдаланабыз. Элеккеләрен түләп бетү белән быел тагын аларга мөрәҗәгать иттек.
Яшь фермерның кредит-финанс мөнәсәбәтләрендә үзен ышанычлы тойганы күренеп тора. Авылда ныклап төпләнү өчен Марсель Фәрхетдинов Татар-Олканның яңа бистәсендә йорт төзүгә тотынган. Хатыны Лилия шушында туып-үскән. Ул аграр университетның зоотехника факультетын тәмам-лаган. Әлегә шәһәрдә сәүдә системасында эшләсә дә, дипломлы яшь белгеч буш вакытында хуҗалыкта Марсельгә булыша. Матур яшь гаилә тәү көннән дөнья йөген шулай бергә тартырга омтыла.
Ә инде аграр бизнеста тәүге баскычны үткән авыл эшкуары киләчәккә якты планнар кора.
— Фермада симертү төркемендәге мал санын 30 башка җиткерү турында уйлыйбыз, — диде ул. — Базарда иткә хаклар күтәрелү дә безнең файдага эшли. Уңайлы шартлардан файдаланып калырга кирәк. Бәлки җир мәйданын да киңәйтербез. Авыл Советында да безгә, яшь фермерларга, ярдәм кулын сузарга һәрчак әзер торалар.