+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 август 2015, 22:04

Без төзибез матур, яңаны!

Республика йортында бер төркем фидакарьләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Сергей Молчанов төзелеш өлкәсендә зур уңышларга ирешкән кырыкка якын хезмәткәрне тәбрикләде һәм аларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

— Республиканың барлык шәһәр-авылларындагы торак йортлар, спорт һәм мәдәният сарайлары, социаль объектларда төзүчеләрнең кул җылысы саклана, аларның уңганлыгы чагыла, — диде ул. — Күптән түгел башкалада узган ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерлек вакытында төзүчеләр аеруча зур тырышлык салды. Алар куллары белән өр-яңа 7 кунакханә төзелде, “Башкортостан” дәүләт концерт залы һәм Конгресс-холл төзекләндерелде, “Уфа” аэропортында халыкара терминал ачылды. Моңа кадәр дә матур шәһәр буларак билгеле Уфа тагын да ямьләнде.
Тармакның 14 иң яхшы хезмәткәренә Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы тапшырылды, 23 кеше “Башкортстан Рес­публикасының ат­казанган төзүчесе” дигән исемгә лаек булды.
Бүләкләнүчеләр арасында “Металлоконструкция Востокнефте­завод­монтаж” җәмгыя­тенең кран машинисты Раилә Ильясова да бар. Ул Салават шәһәрендәге 55нче һөнәрчелек училищесын тәмамлаганнан соң, менә инде 27 ел кранда эшли. Аеруча төгәллек, тәвәккәллек таләп иткән хезмәтен яратып башкара.
— Кранга утыргач, төзелешкә өстән, биектән карыйсың, — ди ул. — Моннан һәркем уч тө­бендәге кебек күренә. Хезмәттәшләремнең кәефе дә сизелеп тора. Шуңа да аларның һәрберсенә игътибарлы булып, хезмәт урынындагы хәвефсезлеккә җаваплылык тоеп эшләү генә уңыш китерә.
Төзелештә фән казанышлары да даими кулланыла. Бу хакта “Башкорт­станның атказанган төзүчесе” исеменә лаек булучы Радик Мирхәйдәров сөйләде һәм үзе хезмәт салган “Башкиргражданпроект” институтының хезмәт казанышларын республикада күбрәк куллану теләген белдерде.
Шундый ук мактаулы исемгә лаек булучы “Тимер-бетон заводы” җәм­гыятенең генеральный директоры Риф Сәяхов үзе җитәкләгән пред­приятиенең социаль юнәлештәге уңышларын барлады.
Шул ук көнне тармак хезмәткәрләре Конгресс-холлдагы тантаналы чарада катнашты.
Читайте нас: