Федераль миграция хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе начальнигы белдерүенчә, республикага эшкә килүче чит ил гражданнарының саны арта. Алар, башлыча, патент нигезендә эшкә урнаша. 2015 елның беренче яртысында, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 20 процентка күбрәк патент бирелгән. Алар саны 20 меңгә җиткән, республика бюджетына 200 миллион сум акча кергән.
Ел башында кабул ителгән законга ярашлы, патент алган чит ил гражданнары шәхси эшкуарларда да, юридик берәмлекләрдә дә эшли ала. Аның хакы — аена 2 мең 800 сум тирәсе. Бирелгән патентлар саны буенча Башкортстан Идел буе федераль округында икенче урында тора.
Шул ук вакытта, квота буенча эшкә рөхсәт бирүче документ нигезендә 780 кеше генә хезмәт урыны тапкан. Алар, нигездә, югары квалификацияле белгечләр.
Патент нигезендә эшкә килүчеләрнең күбесе Үзбәкстаннан, алар барлык килүчеләрнең 60 процентын тәшкил итә. Шулай ук Таҗикстан, Кыргызстаннан да күпләп киләләр. Алар, башлыча, төзелештә хезмәт сала, авыл хуҗалыгында, урманчылыкта эшләүчеләр дә бар. Гадәттә, алар түбән квалификацияле эш башкара, шуңа хезмәт хаклары да югары түгел.
Эшкә килүчеләр арасында миграция законнарын бозучылар да бар. Ел башыннан алар саны 16 меңгә җиткән, 680 мигрант илдән куылган, аларның күбесе төзелештә эшләгән. Африка илләреннән килгән фәхишәләр дә очрый. Аларның берсе узган елда ук кулга алынып, үзенең кайдан, кем булуын яшергәнгә күрә, әлегә кадәр рәшәткә артында көн күрә. Гомумән, мигрантлар быел 246 җинаять кылган. Аларның күбесе көнкүреш даирәсендә. Якынча шул кадәр үк чит ил гражданнары үзләре җинаять корбаны булган. Бу – республикадагы барлык җинаять эшләренең 0,4 процентын тәшкил итә. (Чагыштыру өчен: Мәскәү шәһәрендә кылынган барлык җинаятьләрнең 23 проценты чит ил гражданнары өлешенә төшә).
Быелдан Русиягә эшкә килүче һәркем урыс телен, Русия тарихын һәм законнарны белү буенча имтихан тота. Шулай ук, алар сәламәтлеге турында белешмә дә бирергә бурычлы. Бу бигрәк тә төрле инфекция таралуга чик куя. Мәсәлән, 4 мигрант туберкулез белән чирләве аркасында яңадан илләренә кайтып китәргә мәжбүр булган.
Борис Гозәеров журналистлар белән очрашуда бертөрле номерлы паспортлар турында аңлатма да бирде.
— “Гознак” ялгышлыгы аркасында республикада 50 мең данә шундый паспорт бирелгән, — диде ул. — Хокук саклау хезмәткәрләре аларның яртысын диярлек ачыклап, алмаштыруга иреште, әмма 30 меңгә якыны гражданнарга таралып өлгерде. Алар әлеге төп документны кулланганда ачыклана һәм миграция хезмәтенә мөрәҗәгать итүчеләр паспортны шунда ук алмаштырып алала. Әмма кайбер кеше үзенең паспорт номеры дөрес булмаганлыкны соңлап кына ачыклый, ачыкламаганнар да бар. Әлегә алар саны 10 меңгә җитә. Моның өчен 2003 елдан соң алынган паспортларны миграция хезмәтенең теләсә кайсы бүлекчәсендә тикшертеп алырга мөмкин. Дубликат паспортлар бигрәк тә республиканың кө-ньяк районнарында, Салават шәһәрендә күп таралган.