+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 август 2015, 00:00

Тукай вафатына тәгъзияләр

Ул татар галәмендә бөек вә беренче шагыйрь иде...Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның вафаты турында хәбәр иткәч, Русиянең төрле почмакларында яшәүче татарлар гына түгел, хәтта чит илләрдәге милләттәшләребез дә тирән кайгы кичерә. Бу уңайдан төрле көндәлек матбугат чараларына, аеруча шагыйрь соңгы мәртәбә эшләгән “Кояш” гәзитенә кайгы уртаклашу телеграммалары, тәгъзия хатлары килә башлый. Бу хакта мәгълүмат тупланылмау һәм өйрәнелмәү сәбәпле, хәзерге укучы алар белән таныш түгел, әлбәттә. Шуны истә тотып, мәкаләбездә бу мәсьәләне берникадәр яктыртып үтүне кирәк таптык. Аның нәтиҗәләре безгә килгән тәгъзияләрнең географик киңлеген күзалларга, оешмаларны, матбугат органнарын, авторларның социаль катламын ачыкларга ярдәм итәчәк.

Тәгъзия телеграммалары җибәргән көндәлек матбугат чаралары арасында Ырынбурдан алтынчылар һәм эшкуарлар, җәмәгать эшлеклеләре бертуган Рәмиевләр нашир­легендә һәм язучы, нәшир, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Мөхәммәтфатыйх Кәрими мөхәррирлегендә басылган көн­дәлек сәяси һәм әдәби “Вакыт” гәзите, мәгъ­рифәтче галим, тарихчы, дин белгече, журналист, педагог, язучы, җәмәгать эшлеклесе Ризаэтдин бине Фәхретдин мө­хәррир­легендә нәшер ителгән әдәби, фәнни һәм сәяси “Шура” журналы, Әстерханнан “Идел” гәзите, Петербургтан “Нур” гәзите, Троицкидан “Степь” гәзите, “Акмелла” журналы, Казаннан “Бәянелхак” гәзите идарәләре бар. Мәсәлән, “Идел” гәзите хезмәт­кәрләре болай яза: “1911 елда “Идел” матбагасына килеп безнең һәммәмез берлән танышып, безнең күңелемезне шат кылган бөек шагыйремезнең бу көндә үлгән хәбәрене ишетү берлә бик тәэсир­ләнеп, шундый һәркемгә мөляеманә, һәркемне бертигез карый торган эшлекле бер милләт каһарманының вакытсыз дөнья­дан китүенә бик кайгырыштык. Аллаһ рухын шат итсен”.
Югары уку йортларыннан Мәскәүдәге мөселман студентлары болай яза: “Сөекле шагыйрь Тукаевның вакытсыз вафат булу хәбәре белән зур хәсрәткә төшкән курсисткалар вә студентлар бөтен милләтемезгә төшкән хәсрәтне сезнең белән бүлешәләр”. Петербургтан Татар студенткалары һәм студентлары фиркасе (төркеме), Психоневрология институты студенты Шәриф Әхмәтҗановтан (Манатов), Казан ветеринария институты укучылары Хәдичә Сабитовадан, Маһисәрвәр Исхаковадан, Шиһабетдин Шәмсетдинов­тан, Маһирә Габбасовадан, Мәсрүрә Ибра­һимовадан, Мөбарәкҗан Бикмурзиннан, Әхмәт Ибнемөхәммәт Даудидан кайгы уртаклашу телеграммалары бар.
Мәдрәсәләрдән, һөнәри белем бирү мәктәпләреннән “Галия”, (Уфа), “Хөсәения” (Ырынбур), “Шиһабия” (Самара), “Мәр­җания”, “Касыймия”, “Казаков”, “Җиһания”, Ләбибә Хөсәения кыз балалар (Казан), Мәләкәс шәһәре шәкертләреннән, Абруй Гыйльманова, Әстерхан урысча-татарча берничә кызлар мәктәбе, “Ибра­һимия”, “Сәгыйдия” (Әстерхан вилаяте Яңа Казанка авылы) мәдрәсәләре мөгаллимнәре һәм шәкертләреннән, Ырынбурдан реальный мәктәбенең мөселман укучыларыннан, Алматыдагы “Исхакыя” мәктәбе шәкерт­лә­ре, Троицкидагы “Сөембикә” кызлар мәктәбе мөдире Габдерахман Әхмәревтан, Саратовтан хосусый кызлар мәктәбе мөдире мөгаллимә Мәүсуфа Яраевадан, Уфа губернасы Килем авылындагы Җан­турин мәдрәсәсе, Казан сәүдә мәктәбендәге татар шәкертләреннән тәгъзия телеграммалары алына.
Чит илләрдәге уку йортларыннан Төркиядәге Госманлы ана (кызлар) мәктәбе мөдирәсе һәм һәйәте тәгълимиясеннән тәгъзия алынган.
Төрле җәмгыятьләрдән Ырынбур хәйрия җәмгыяте, Ырынбур мөселманнары җәмгыяте, Троицки мөселман хәйрия җәм­гыяте, Троицки сәхнә вә музыка сәнгатьләре нәшеренә хезмәт җәмгыяте, Стәрлета­мактан “Ашказар” клубы шагыйрьнең вафаты уңаеннан тирән кайгы уртаклашуларын белдерәләр.
Кайгы уртаклашудан матбагалар да читтә калмаган, әлбәттә. Мәсәлән, “Матбагаи Кәримия” хезмәткәрләренең тәгъзия язмасында болай диелгән: “Сөекле шагыйремез! Син саф күңел, безнең арада озак тормадың, мәңгелек рәхәт йортына ашыктың! Без сине мәңге онытачак түгелмез. Кабереңдә рәхәт ят, Алла рухыңны бөек дәрәҗәләргә күтәрсен!”
Ширкәтләр арасында бертуган Шәрәф­ләрнеӊ “Мәгариф” китап белән сәүдә итү ширкәте, бертуган Габделвәли һәм Мөхәммәтгали Әхмәдуллиннар тарафыннан оештырылган китап бастыру һәм сату “Сабах” ширкәте бар.
Кайгы уртаклашучылар арасында приказчиклар, яшьләр дә байтак. Мәсәлән, Әстерхан яшьләре “Кояш” идарәсе аркылы шагыйрьне җирләү комитетына телеграмма җибәргәннәр.
Телеграммаларның шәхси характердагылары да күзәтелә. Әйтик, Ырынбурдан язучы, журналист, тәрҗемәче Мәхмүт һәм аның хатыны Хәдичә Мәрҗаниләр, телче-фольклорчы, педагог Хәсән Гали, Әс­терханнан Сәгыйть Рәмиев, әдәбият тәнкыйтьчесе Нәҗип Гасрый, шагыйрь 1911 елда анда булганда еш очрашкан Нурмөхәммәт Шәгъбаевтан килгәннәре шундыйлардан.
Шагыйрь, публицист, Әстерхан шәһә­ренең 2нче мәчете имамы, милләте буенча төрекмән, “Идел” гәзитендә эшләгән, Г. Тукай белән хатлар алышкан Габдерахман Ниязи шагыйрьнең вафатын бөек мосыйбәт (кайгы-хәсрәт) дип атый.
Казаннан татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе Ильяс Кудашев-Ашказарский “Габдулла Тукаев­ның вафаты мине шашыртты. Бөек милли зыягка кайгырам. Тынычлык синең рухыңа хакыйкать, яхшылык вә нәфасәт шагыйре һәм тормыш мөгаллиме! Исемең мөәббәд (мәңгелек) булсын, Габдулла Тукаев!” дип яза.
Күмәк телеграммаларда Шакир Мөхәммәдов (Ырынбур), Мәҗит һәм Зөһрә Гафурилар, Тимершаһ Соловьев, Хә­бибрахман Зәбири, Вагыйз Нәүрузов, Закир һәм Сания Кадыйри (Уфа) һәм баш­каларның исемнәрен күрергә мөмкин.
Мәскәүдән Г. Тукайның кар­дәшләре Хәбибулла Сәйфет­динов, Мәрьям Сәй­фетдинова, Ярулла Сәйфетдинов телеграммасы шулай ук игътибарга лаек. Урта Азия тарафыннан, аерым алганда Бохара хөкүмәтенең тәрҗеманы Туктар Дениттаев, Ташкенттан скрипкачы һәм дирижер Исмәгыйль Аитов, Әнди­җаннан туган тел әдәбияты мохлислары (ихласлылары), Чулпан тәхәллүсе белән билгеле булган үзбәк шагыйре, язучысы, галиме Габделхәмит Юнысов та шагыйрь вафаты уңаеннан кайгы уртаклашалар.
Бакчасарайдан галим Госман Акчокраклы, Саттар Мәзһәрле күндергән телеграммада шундый юллар бар: “Шималь йолдызымыз Габдулла Тукаевның вакытсыз югалуыннан тулае бөтен җанымыз белән кайгырамыз, җылыймыз. Аның илһам­нарына җәнүбтән торып баш иючеләр”.
Янә шундый шәһәрләрдән һәм төбәк­ләрдән кайгы уртаклашу телеграммалары килгән: Буа өязе, Спасс, Малмыж, Минзәлә, Алабуга, Яр Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт, Чистай, Бәләбәй, Стәрлетамак, Харьков, Череповец, Архангельски, Вологда, Глазов, Вологда, Царицино (Волгоград), Саратов, Кузнецки, Бозаулык, Красноуфимски, Усад, Верхнеурал, Чиләбе, Миәс, Чита, Төмән, Омски, Иркутски, Троицки, Орски, Уральски, Иләк, Актүбә, Кустанай, Акмулла, Петропавел, Капал, Яйсан, Тозтүбә, Акмәчет, Петровски, Нәманган, Пржевальски (Каракол), Хуканд, Истанбул, Голҗа.
Әтәнә, Сыркыды (Тамбов губернасы), Пәлдәнге, Акболак, Каргалы, Исәк (Тәтеш өязе), Кынады (Саратов губернасы), Акана (Богырыслан өязе), Кызылкаш (Томски өязе), Иске Адәмсуы (Чистай өязе), Җамбәйте (Урал өязе), Казалы, Каракарлы, Сәфәр (Уфа өязе), Зөябашы, Олуг Шустрый, Иманкол, Бүздәк, шулай ук Пермь губернасы, Бөре өязендәге авыллардан тәгъ­зияләр бар.
Ерак чит илләрдән, аерым алганда Варшава, Ломжа шәһәрләреннән дә телеграммалар алына. Әйтик, Варшавадан Нурмөхәммәт Игъламов мондый бер фактны билгеләп үтә: “Тукаевның шигырьләрен балалар да яраталар. Аның шигырен укып торган өч яшьлек бер балага: “Кем җырын җырлыйсың?” – дидем. “Тукай бабайныкын”, – диде һәм “Менә ул, Тукай бабай”, – дип, аның рәсемен барып үпте”.
Күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Йосыф Акчура шагыйрьнең вафаты турында Якын көнчыгыш илләренә сәфәре вакытында ишетә һәм Фәләстыйннан “Вакыт” гәзитенең 1913 елның 22 июнь санында кайгы уртаклаша.
Гомумән, Г. Тукай вафатыннан соң Русия империясенең барлык чикләре буенча урнашкан шәһәрләр һәм авыллардан, чит илләрдән тәгъзия телеграммалары алына. Авторларның социаль катлам мәсьәләсенә килгәндә исә, алар арасында төрле дәрәҗәдәге сәүдәгәрләр, дәүләт хезмәт­кәрләре, галимнәр, мөгаллимнәр, язучылар, журналистлар, сәнгать әһелләре, имамнар, студентлар, шәкертләр бар.
Күрәсең, “Нур” гәзитенең 1913 елгы 12 апрель санында басылган бер мәкаләдә болай дип нигезсез язылмаган икән: “Тукаев татар галәмендә бөек вә беренче һәм хакыйкый бер шагыйрь иде. Ул үзенең кыска гына гомерендә төрле сыйныф татарларның хәят вә тормышларында күрелгән һәртөрле хәлләрне, аларның рух вә фикерләрендә гизләнгән (яше­ренгән) төрле игътикад (ышану) вә фикерләрне һәркем ләззәтләнеп укыячак, аңлаячак сурәттә тәфсир (аңлату) вә тәгъриф (белдерү) итте, мәйданга чыгарды. Аның шигырьләре саясендә (ышыгында) бик күп адәмнәр үз тормышымызда улган яхшы вә начар хәлләрне үз сурәтен көзгедә күргән кебек ачык күрергә вә шул саядә фикер вә моталәга (өйрәнү) һәм хәлләрен ислах кылырга муафикъ улдылар”.

Рамил ИСЛАМОВ,
филология фәннәре докторы,
Җәүдәт МИҢНУЛЛИН,
тарих фәннәре кандидаты.
Читайте нас: