– Гөлшат Әхәтовна, оешма ничек барлыкка килде?
– Өченче балама бер яшь тулгач, ул нык чирләде. Инвалидлык алгач, реабилитация үзәгенә дәваланырга килдек. Салым инспекциясендә 15 ел эшләгән идем, аннан китәргә туры килде. Кызымны бер ел үзәккә йөрттем. Шушы вакытта үзем кебек хәлдә калган әти-әниләрнең кая барып төртелергә белмичә, аптырап йөргәннәрен күреп йөрәгем әрнеде. Чөнки бернинди мәгълүмат, әниләргә үзара аралашырга урын юк иде. Реабилитация үзәге директоры Равил Миңнебаев чакырып алып, шушы җәмгыятьне оештырырга киңәш итте, мине аның рәисе итеп куйдылар.
Хәзер теләге булган һәркем безгә мөрәҗәгать итә, шалтырата. Без ярдәм күрсәтәбез, киңәшләребезне бирәбез. Башлаган чакта 15-20 кеше генә идек. Эшне үзара сөйләшү, чәй эчү, “Изгелек ярминкәләре” оештырудан башлап җибәрдек. Мондый гаиләләрнең матди хәлләре сөенерлек түгел. Бәләкәйләнгән яхшы киемнәр белән алмашып, театр-киноларга йөреп, балаларның ялын оештыру кебек кечкенә чаралардан башладык.
Мөмкинлекләре чикле балалар өчен конкурс-бәйгеләр үткәрелә. Равил Кәүсәр улы белән “Талантлар йолдызлыгы” дигән конкурс булдырырга уйладык. Аның максаты – балаларның талантын үстерергә ярдәм итү. Аларның күңелен үстерү, киләчәккә этәргеч бирү уңаеннан да булдырылган чара ул. Скайп, интернет аша ятып кына торган балаларның да эшләрен кабул итәбез. Психологлар фикеренчә, сәхнә балаларны комплекслардан арындыра, сәламәтлеккә дә уңай тәэсир итә, тамашачы алдында чыгыш ясау аларның күңелен үстерә, тирә-юньгә карашын үзгәртә. Алар үзләрен кыю, горур тотарга өйрәнә, кеше арасында оялмыйлар. Тагын бер әһәмиятле ягы – конкурска әзерләнгәндә бөтен гаилә катнаша. Әти-әнисе белән бергә булу, үзеңне күрсәтү алар өчен зур адым. Бу уңайдан, балаларыбызны зур сәхнәләргә чыгарырга ярдәм күрсәткән Уфа “Нур” татар дәүләт һәм М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрларына, “Башкортостан” концерт залына, шулай ук эшебезне һәрдаим яктыртучы матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чараларына олы рәхмәтлебез.
– Сез иҗтимагый эшчәнлек алып барасыз, үзәккә иганәчеләр ярдәм итә. Җаваплы власть органнары тарафыннан ярдәм күрсәтеләме?
– “Түгәрәк өстәл”, җыелыш-очрашулар үткәрелә, ләкин, кызганычка каршы, проблемалар еш кына кәгазьдә кала. Җыелыш бетә дә онытыла. Вәгъдә биреп эшләмәүне кичерүе бик кыен. Мәсәлән, реабилитация үзәгенә лифт эшләнмәде, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә пандуслардан менеп-төшәрлек түгел.
Икенче проблема – җәмгыятьтә инвалид балаларны “кулланучы” итеп үстерәбез. Ата-ана үзе түгел, кемдер алар өчен бар нәрсәне эшләп бирергә тиеш, дип исәпли. Бу мәсьәләне хәл итү ниятеннән М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында комплекслы психологик-педагогик ярдәм күрсәтү буенча әзерләү курслары ачылды. Гадәттә, реабилитация үзәгендә елына 2-3 тапкыр гына килеп дәваланырга була, чират зур. Ә балаларга реабилитация көн саен кирәк. Бу җәһәттән, минем башлангыч белән булдырылган курсларда әниләрне укыталар, баласына кирәкле процедураларны өйрәтәләр. Шулай итеп әниләр үз баласына үзе ярдәм күрсәтә, реабилитолог була ала. Үткән ел утыз кешедән тугыз әни укуларын тәмамлады, быел егерме әни түләп укырга әзер.
Тагын бер нәрсәгә игътибарны юнәлтер идем: без балаларны бүлеп карамыйбыз. Социаль-инклюзив белем бирү дигән сүзләрне еш кулланабыз. Бу исә балалар бергә аралашып үсәргә, укырга, тәрбияләнергә тиеш дигән сүз. Ишетмәгәне начар күрүче балага, яки киресенчә, шулай бер-берсенә ярдәмләшү, аралашу хуп күрелә. Барлык чараларга сәламәт балаларны чакырабыз, чөнки алар бергәләп аралаша, уйный. Күп вакыт сәламәт бала тәрбияләгән әниләр моңа гаҗәпләнеп карыйлар. Белмәгәнлектән, аңламаганлыктан шулай килеп чыга. Ачуланмыйча, тавыш күтәрмичә, аңлатырга кирәк. Үземнең тәҗрибәдән чыгып бер мисал китерәм: коляскада утырган кызым белән мәктәпкә килгәч, зур кыз коляскада утыра, диде балалар. Мондый вакытта кызыма мин һәрвакыт матур итеп елмаерга кушам. Аяклары нык авырта, әйдә сине дә йөртәбез, дип аңлаткач, мәктәптә башкача мондый хәл кабатланмады. Киресенчә, аерып карамыйлар, хөрмәт итәләр үзен. Балалар үзара аралашырга курыкмый, аларның әти-әниләре курка бит. Шулай итеп алар куркуны балага күчерә. Шуңа инклюзив белем бирү балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш. Инклюзия – ул физик яктан мөмкинлекләре чикле балаларны җәмгыятькә җәлеп итүне арттыру. Һәр баланың үзләштерү мөмкинлеге үзенчә, шуңа күрә монда һәркемгә шәхсән килү кирәк, кемдер инклюзив мәктәптә укый алса, кайсыдыр балага коррекцион мәктәп яхшырак.
– “Ана йөрәге” бихисап бәйгеләр оештыручы, үткәрүче оешма буларак билгеле. Аларның әһәмияте нидә?
– Безгә җырлап-биеп вакыт үткәрәсез дип әйтүчеләр дә бар. Бу – бит социальләштерү. Һәр баланы мөмкинлекләренә карап күтәрү, алга этәрү дигәнне аңлата. “Озын толым”, дәү әни-дәү әтиләр өчен “Өлкән буын” бәйгеләре үтте. Быел яңалык керттек, балалар һәм әти-әниләр катнашлыгында “Тазалык чишмәсе”ндә “Кулинар көрәш” оештырдык. Шулай ук Башкортстанның халык артисты Зөлфия Кудашева җитәкчелегендәге “Өмет” бию студиясендә 20 бала шөгыльләнә. Реабилитация үзәге каршында эшләп килүче “Әфарин” театр студиясенә балалар бик теләп йөри. Мондый чараларда чирле баланың кәефе күтәрелә, күңеле үсә, сәламәтлегенә уңай йогынты була. Баланы кеше арасына алып чыгарга кирәк.
– Сез әни буларак, ата-аналарга нинди киңәшләр бирер идегез?
– Кызым Айгөлгә 10 яшь. Кулыннан килгән бөтен эшне кушабыз. Өй эчендә барысын да эшли: җыештыра да, ашарга да әзерли. Дәресләрен дә үз тырышлыгы белән үзләштерә. Йөрәгем әрни, ләкин аңа күрсәтмим, бары матур итеп киңәшләремне генә бирәм. Үскәч, ресторан ачу теләге белән янып йөри ул, сыйныфташлары арасында сорау алу үткәргән, әтисеннән белешеп бизнес-план төзегән. Аяк киемен бәйли торганны алабыз, кием элгече дә биектә. Ни өчен шулай? Чөнки тормышта каршылыкларга бирешмәсен, кулыннан килгәнен булдырсын өчен эшләнә.
“Өф” итеп кенә торганда бала “кулланучы”га әйләнә бит. Әйтәсе килгәнем шул: бала нинди генә диагнозлы булмасын, иң беренче чиратта, аны ничек бар, шулай кабул итәргә, яратырга кирәк. Әгәр әти-әни яратса, шатланып кабул итсә, җәмгыятьтә дә яратачаклар, гаиләдәге кебек мөнәсәбәт булачак.
Әлбәттә, җиңел түгел, баштагы елларны күңел төшенкелеге били. Гаеплене эзләмичә, әти-әни, дәү әти-дәү әни баланы бергәләп вакытында табибларга, реабилитация үзәкләренә, бассейннарга йөртеп хәлне кабул иткәндә тормыш бөтенләй башкача булачак. Театр-киноларга йөртәсең, ул бит ишетми, күрми, диләр, нишләп алай булсын, ул бит сизә, матур күлмәкләрен киеп барып, үзе өчен нинди дә булса яңалык алып кайта. Бернәрсә аңламаса да, ул кеше арасына чыга. Әти-әнисе белән матур итеп киенеп чыгып китү дә бала өчен зур әһәмияткә ия. Гади генә мисал: кечкенә чакта әни һәрчак эштә. Ә бер көнне мәктәптәге бәйрәмгә әзерләнеп әниең белән барсаң – нинди рәхәт, нинди зур шатлык иде! Монда да нәкъ шулай. Күп нәрсә әни кешедән тора. Әтиләрне кырыс дибез. Ә бит хатын-кыз балабыз начар йөрсә дә, башка яктан сәләтле дип исбатласа, әтиләр дә аңлый, башкача кабул итә башлый. Шуңа тәү чиратта әни-әтинең яратуы кирәк. Сынау көчлеләргә генә бирелә.
– Гөлшат Әхәтовна, инвалид бала тәрбияләгән гаиләләргә ташламалар каралганмы?
– 2011 елда җир мәсьәләсе уңай хәл ителде. Республика җитәкчесенә бу мәсьәлә белән мөрәҗәгать иткәч, законга үзгәрешләр кертелде. Республикада мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләгән гаиләләргә ташламалы җир участогы бирелә. Бүгенге көндә тагын бер җитди мәсьәлә өстендә эш алып барабыз. Инвалид бала тәрбияләгән әни пособие ала, эшләми. Чөнки эшләргә хокукы юк. Ә бит аларның күбесе шундый акыллы, белемле хатын-кызлар. Пособие генә яшәү өчен бик аз. Һәр әни белемен камилләштереп, (мәсәлән, йөзү буенча булсын, ди) баласын да бассейнда йөздерер иде, инструктор буларак башкаларны да өйрәтер, моңа өстәп эш хакы да алыр иде. Пособиене саклап, тәрбияләүчегә беррәттән эш хакы алу мөмкинлеге дә чикләнмәсен иде дигән күп мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, култамгалар җыю белән мәшгульбез, хат әзерлибез.
– Әңгәмә, фәһемле киңәшләрегез өчен рәхмәт! Эшегездә уңышлар телибез!