+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 август 2015, 21:32

Мин алар белән горурланам

Соңлабрак кына булса да нәсел шәҗәрәм белән танышканда картәтием Хөснелхак Әбделбарый улы Әхтәмов белән картәнием Мөсәвирә Шәйхетдин кызының тормыш юлы күз алдыма килеп басты. Картәти миңа яшь ярым чакта вафат булган, ә картәниемне бераз хәтерлим.

Картәти 1905 елның 15 августында хәзерге Зианчура районының Үрген авылында ярлы крестьян гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән. Аңа башлангыч белем генә алу мөмкинлеге тия. Үсмер чагыннан ук авыр эшкә җигелә, тол калган әнисенең төп терәгенә, кече туганнарын караучыга әйләнә. 1910 елның 15 гыйнварында Ырынбур өлкәсенең Сәңкем-Биктимер авылында шулай ук ярлы гаиләдә туган Мөсәвирә Фәхретдинова белән 1927 елда чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Яшь гаилә яңа оештырылган колхозда җиң сызганып эшли.
Биш бала әтисе булган Хөснелхак Әхтәмов 300нче укчы дивизия составында озын фронт юлы үтә. Унсигез ел элек Уфада нәшер ителгән бер китапта бу дивизия турында түбәндәге мәгълүматлар китерелә: “Яу яланында бик нык какшаган дивизия 1942 елның 1 августыннан 10 октябренә кадәр Кандра авылында тулыландырыла... Сталинградтан соң Новочеркасскины, аннары Дон елгасын кичеп, Донбасс шәһәрен азат итә... Краснодон шә­һәрен азат иткәндә күрсәткән батырлыклары өчен 300нче укчы дивизия СССР Оборона халык ко­ми­с­са­риатының 1943 елның 16 апре­лендәге боерыгы белән 87нче гвардия дивизиясе дип үзгәртелә”.
Картәтием яшьтән үк ныклы, кыенлыкларга бирешмәүчән, кешеләргә һәрчак игелекле, гадел, югары идеяләр белән ялкынланып яшәгән чын коммунист була. 1944 елның ноябрендә фронтта хәлиткеч бер атака алдыннан ВКП (б) сафына алына. Сталинградтан башлап СССРның көнбатыш чикләренә кадәр авыр яу юлы үткәндә җаваплы хәрби опера­цияләрдә, шулай ук Көнчыгыш Ев­ропаның байтак илләрен фашизмнан азат итүдә катнаша.
Картәтиемнең яу юлы турында аның икенче кече кызы Нәзирә апада сакланган “Батырлык өчен”, “Хәрби хезмәтләре өчен”, “Сталинградны обороналаган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре ачык сөйли.
Фронтта чакта балаларын сагынуын картәтиемә язган хатындагы шигъри юллар аша да аңлата.

Карлы-бозлы яңгыр ява
Без пулеметтан атканда.
Өч улымны, ике кызымны
Калдырмасын ятларга.


Әйе, аның хыялы тормышка аша. Сугыштан ул туган якка 1945 елның августында кайта. Картәнием белән алар тагын өч улга һәм бер кызга гомер бүләк итәләр.
Элекке фронтовикның тынгы белмәс куллары һәр эшне оста башкара. Пенсиягә чыккач та колхозны ат арбалары, сәнәк-тырмалар белән тәэмин итүче була ул. 1975 елның корылыклы җәендә — 70 яшендә — колхозга 75 центнер яфраказык хәзерләп бирә.
Картәнием сугыш чорында сары таңнан кара төнгә кадәр колхозда ал-ял белми эшли, биш баласын ач-ялангач итмәскә тырыша. Сугыштан соң озак еллар басуда эшләүчеләргә бик уңдырып икмәк пешерә. Утыз алты ел күзләре начар күргән кайнанасы белән бер-берсенә ярдәмләшеп, тату гомер кичерәләр.
Әхтәмовлар барлык балаларына да югары һәм махсус урта белем алырга ярдәм иткән. Өлкән уллары Мөхтәр филология фәннәре докторы, БДУ профессоры дәрәҗәсенә җитә. Ул бик күп сүзлекләр төзегән галим. Аның улы Азамат — физика-математика фәннәре докторы, профессор, БДУның кафедра мөдире, Баш­кортстанның атказанган фән эшлеклесе. Аның икътисадчыларга тәга­енләнгән математика дәреслеге илебезнең югары мәктәпләрендә файдаланыла. Картәниемнең балалары — Мөфидә апа район кулланучылар кооперациясендә эшләде, Зиннур абый — теш технигы, Тәлгать абый — бизәүче рәссам, Маннур абый — агроном, Нәзирә апа — туган авылында 33 ел урыс әдәбияты укытучысы, әтием Җәүдәт Башкортстан Мәгарифне үстерү институтында методист булып эшләде. Хәзер барысы да пенсиядәләр.

Ләйсән Акъюлова
Читайте нас: