+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 август 2015, 21:39

“Тикшерелгәнне сайла!”

“Башкортстан продукты” проекты шундый яңа девиз кабул итте.Моңа кадәр ул “Үзебезнекен сайла!” девизы астында эшләде. Әлеге яңалыкка нәрсә сәбәпче соң, аның асылы нидә?

Соңгы ике елда сатып алучылар “Башкортстан продукты” маркасы куелган товар­ларга күбрәк өстенлек бирә. Израильдә үскән кишердән Иглиндә үскәне яхшырак икәнен аңламаган кеше калмады диярлек. Моңа әлеге брендны халыкка таныту буенча эшчән­лек тә ярдәм итә, кибет киш­тәләрендә аңа аерым урын бирелә. “Җитештерүче – дистрибьютер – сәүдә челтәре” чылбырының ныклыгы да зур әһәмияткә ия. Әйтик, зур булмаган хуҗалыкка эре сәүдә челтәрләре белән хезмәттәш­лек итү авыр, чөнки аның өчен җитештерү күләме бәләкәй. Ә кечерәк сәүдә нокталары белән турыдан-туры сөйләшүләр алып бару кыенлык тудыра. Шуңа да җитештерелгән продукция арзан хакка күмәртәләп алучыларга эләгә һәм арытабангы хакларны алар билгели. “Башкортстан продукты” проектында катнашучы хуҗа­лык һәм предприятиеләр исә җитештерелгән продукцияне турыдан-туры кибет киштәлә­ренә җиткерү мөмкин­легенә ия. Шунысы да мөһим – аларның сыйфаты һәрдаим күзәтү астында.
– Җитештерелгән продук­ция­нең сыйфаты аерым күзәтү астында, – ди “Башкортстан продукты” проекты җитәкчесе Александр Ковтуненко. – Чөнки аның бер төре сатып алучыга ошамаса, шушы марка астында чыккан башкаларның сыйфатына да ышаныч кими.
Тикшерүләр һәр квартал саен үткәрелә. Моның өчен махсус лаборатория хезмәт­кәрләре җәлеп ителә. Алар тик әлеге бренд астында чыккан продукциягә генә кагыла.
“Башкортстан продукты” проектына ярашлы, сәүдә челтәрләре генә түгел, ә кафе-рестораннар да үзебездә үстерелгән яшелчә-җимешкә игътибарны арттыра. Бәрәң­генең генә дистәләгән төре бар, ди белгечләр. Аларның һәрберсе аерым ризык төренә ярый – измә өчен бер төрле, кыздырырга – башкасы. Кишер, кәбестә, кабак һәм башкалар да шулай. Фермерлар аларның кайсына ихтыяҗ зуррак буласын алдан чамалап кына түгел, ә төгәл исәпләнгән заявкаларга таянып эшне планлаштыра ала.
– Республика җитештерү­челәренә сәүдә итү юлларын ачу максатында без сатып алучылар конференцияләре, рестораторлар белән очрашулар, консультацияләр оештырабыз, – ди Александр Ковтуненко.– Моннан тыш, алар сату техникасы буенча тренинг, коммерциягә кагылышлы тәкъ­дим­нәр төзү тәртибе буенча түләүсез укуларга кушыла.
Җитештерелгән продукция­нең сыйфатын квартал саен тикшереп тору, аның үрнәк­ләрен кибет киштәләреннән алып карау җитештерүчегә ничек тәэсир итә соң? Бу хакта без соңгы чорда билгелелек ала барган “Дәүләкән ит ярымфабрикатлары” пред­прия­тиесенең про­изводство җи­тәкчесе Жанна Дунюшкинадан белештек:
– “Башкортстан продукты” проектына кушылу эшкә җитди карауны таләп итә, әлбәттә, – ди ул. – Әмма кайчандыр район чикләреннән чыгып сәүдә итү дә кыенлык тудырса, бүген билгеле брендка эшләү безгә эре сәүдә нокталары белән хез­мәттәшлеккә мөмкинлек бирә, безгә ышанып, икелән­мичә килешүләр төзиләр.
Тагын шунысы бар, фермерлар нинди генә сыйфатлы продукция җитештерсә дә, аны саклау, төргәкләү мәшәкатьләр тудыра. Авыл хуҗалыгы продукциясенең саклау вакыты кыска, ә җитеш­терүченең, гадәттә, склад биналары юк дәрәҗәсендә.
– Чыннан да, республикада буш склад хуҗалары да, җитештерелгән продукцияне кайда сакларга белмәгән фермерлар да бар, – ди бу хакта Башкортстан Сәүдә ассоци­ация­се җитәкчесе Виталий Черевков. – Аларның мәнфә­гатьләре тәңгәл килгәндә, безнең фермерлар товарны алдан би­релгән заказ буенча җитештерү мөмкинлеге дә алачак.
Елдан-ел киңрәк җәел­дерелгән “Башкортстан продукты” проектындагы янә бер яңалык – сыйфатка тагын да зуррак игътибар бирү. Әлеге бренд билгесе куелган то­варның төргәгендә хәзер “Башкортстан Рес­публи­ка­сында җитештерелгән. Кирәкле техно­логияләр һәм санитар таләп­ләргә ярашлы эш­ләнгән. Бәйсез лабораториядә тикшерелеп тора”, дип язылган. Ә бу чыннан да ышандыра.
Читайте нас: