Конференциянең пленар утырышында район хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов мәгарифне үстерү, аның матди-техник нигезен ныгыту, гомуми белем бирү мәктәпләренең һәм балалар бакчаларының көндәлек эшчәнлеге хакимиятнең һәрдаим игътибар үзәгендә торуын ассызыклады. Гомумән, мәгариф учреждениеләренең уңышлы эшләве — район бюджетның социаль юнәлешле булуы нәтиҗәсе. Икътисади-финанс авырлыкларга карамастан, соңгы чорда мәгарифкә акча арттырыла. Мәсәлән, тоташ бюджет чыгымнарында мәгариф өлеше 2014 елда 56 процент тәшкил итсә, агымдагы елда ул 58 процентка күтәрел-гән. Шулай итеп, мәгариф өл-кәсенә 2015 елда 293 миллион сум юнәлтелә.
Район хакимияте башлыгы мәгариф хезмәткәрләренең уртача эш хакларының даими арттырылуын да билгеләде. 2014 ел буенча ул 26 мең 991 сум тәшкил иткән, ягъни алдагы үсеш 20 процент булган. Мәктәпкәчә учреждениеләр челтәрендә уртача айлык хезмәт хакы 16 мең 622 сум дәрәҗәсендә, өстәмә белем бирү педагогларыныкы – 18 мең 667 сум. Әйтергә кирәк, хезмәт хакларының үсеше сизелерлек. Моннан тыш, районда мәгариф хезмәткәрләренең эш шартларын яхшырту буенча да күләмле чаралар күрелә, бу да, үз чиратында, финанслар салуны сорый.
Бюджет акчасын янга калдыру киң колач алган шартларда да район хакимияте мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләүгә средстволар таба алган. Иң беренче чиратта, район белән ныклы хезмәттәшлектә торучы Дәүләт думасы депутаты Әнвәр Мәхмүтов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Альберт Әхмәтшин, Вадим Зәйнуллинның финанс ярдәмен билгеләү мөһим. Гомум тырышлык нәтиҗәсендә мәктәпләр һәм балалар бакчаларының һәммәсе дә яңа уку елын яхшы әзерлектә каршы ала. Бер сүз белән әйткәндә, мәгариф челтәренә зур күләмдә финанслар салына, эш хаклары күтәрелә, ә шушы уңай үзгәрешләр тармакның нәтиҗәлелегенә китергәнме соң? Район мәгарифенең бүгенге торышы заман таләпләренә туры киләме? Әлеге җитди сорауларга җавап рәвешендә конференциядә анык мисаллар китерелде. Район үзәге Языково авылында 110 урынга исәпләнгән балалар бакчасын файдалануга тапшырылу иң зур казанышларның берсе булып тора. Нәтиҗәдә, үткән уку елында бакчаларга 3-7 яшьтәге балалар чиратлары бетерелде. Әмма бу юнәлештә эшлисе бар әле. Көнүзәк бурычларның берсе сыйфатында гомум белем бирү мәктәпләрендә мәктәпкәчә төркемнәр ачу билгеләнде.
Мәктәпләрдә профильле укыту, заманча технологияләр кертү, укыту процессын камилләштерү, Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре, төрле фәннәр буенча олимпиадаларда катнашу – болар барысы да педагоглар җыелышының игътибар үзәгендә булды.
Районның мәгариф челтәрендә өстәмә белем бирү учреждениеләрен саклап калу үзенең матур нәтиҗәләрен бирә. Әйткәндәй, алар йөкләтелгән бурычларны үтәүдән тыш, күп кенә башлангычлары белән районны республика күләмендә дә танытты.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Зәбит Ишмәтов үткән уку елына йомгак ясап, бу чорда белем бирү тармагы үсешендә ныклы адым ясалуын билгеләде.
— Былтыргы август киңәшмәсендә без белем бирү сыйфатын яхшырту мәсьәләләрен тикшерсәк, быел исә мәгариф челтәрен заман таләпләренә ярашлы үстерүнең төп юнәлешләрен билгелибез, — диде ул. — Тоташ алганда, бу элекке теманың да, эшчәнлекнең дә дәвамы булып тора.
Районның мәгариф тармагын 18 гомум белем бирү, 21 мәктәпкәчә, 4 өстәмә белем бирү учреждениесе һәм балалар савыктыру лагере тәшкил итә. Мәктәпләрдә 2754 бала укый, бакчаларда 1021 сабый тәрбияләнә.
Үткән уку елының төп нәтиҗәсе булып чыгарылыш сыйныф укучыларының Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруы һәм үзаллы тормыш юлына чыгуы тора. Урта мәктәпне 138 укучы тәмамлады, алар барысы да дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырды. 16 укучы мәктәпне медальгә тәмамлады. Шунысы игътибарга лаек, быелгы чыгарылыш укучыларының 60 процентка якыны югары уку йортларына кергән. Үткән ел бу күрсәткеч 48 процент кына тәшкил иткән.
Тугызынчы сыйныфны 243 укучы тәмамлады, аларның барысы да дәүләт йомгаклау имтиханына кертелде.
Мәгариф бүлеге укытучыларның белемнәрен камилләштерү юнәлешендә зур эшчәнлек алып бара. Әлеге максатта республиканың махсус һөнәри уку йортлары, шулай ук районның методик берләшмәләре мөмкинлекләре нәтиҗәле файдаланыла. Район мәктәпләре базасында предметлар буенча семинарлар, педагогик укулар үткәрү матур гадәткә әверелде. Аларда республика күләмендә билгеле педагоглар да еш кына чыгыш ясый. Атап әйткәндә, Языково урта мәктәбендә директорлар өчен мәгарифне үстерү институты доценты И. А. Гайнуллин катнашлыгында өйрәнү семинары уңышлы килеп чыкты.
Төбәк мәктәпләрендә бай тәҗрибәгә ия булган, алдынгы карашлы, яңа методологик технологияләрне нәтиҗәле кулланучы укытучылар бихисап. Аларның тәҗрибәсен тоташ район күләмендә куллану максатында сыйныф сәгатьләре, һәртөрле педагогик чаралар даими оештырыла.
Узган уку елында 57 педагог, аттестация үтеп, беренче квалификация категориясенә ия булды, 21 укытучыга югары категория бирелде.
Укытучы һөнәренең абруен күтәрү, иҗади эшләүче педагогларны ачыклау максатында “Ел укытучысы” конкурсы да үзенең нәтиҗәләрен бирә. Быелгы чарада 11 педагог имтихан тотты, югары исемгә исә Дмитриевка мәктәбенең математика укытучысы Юлия Салихова лаек булды. Ул “Ел укытучысы-2015” республика конкурсында чыгыш ясады. Таң мәктәбе укытучысы Зенфира Кинҗәбаева башкорт теле укытучылары арасында республика бәйгесендә район данын яклады.
Гомумән, районның мәгариф тормышы республика, Русия киңлекләрендә дә киң чагылыш таба. Республика дәрәҗәсендә нәтиҗәле хезмәте белән күптән танылу алган район педагоглары берничә ел дәвамында марканы югары тота.
Мәгариф бүлеге мөдире педагоглар җыелышында уку-укыту өлкәсендә Благовар районы укытучылары, укучылары яулаган биеклекләрне исемләп атады, һөнәри бәйгеләрдә, олимпиадаларда җиңүчеләрнең исемнәрен яңгыратты. Бик тә урынлы булды бу, чөнки болар барысы да педагогик коллективларның хезмәт җимешләре. Нәтиҗәле эш лаеклы бәһаланса гына янә дә фидакарь хезмәткә әйди.