+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 сентябрь 2015, 22:23

Илгә эшлекле гамәлләр кирәк

Башкортстанда тормышка ашырылучы партия проекты халык арасында көннән-көн киңрәк танылу ала.“Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе җәй башында старт биргән “Эшлекле гамәлләр” проекты чын мәгънәсендә республиканың һәр торак пунктына барып җитте. Бүген аның кысаларында кайдадыр юл төзекләндерелә, күпер салына, икенче торак пунктта мәктәп, клуб, фельдшер-акушерлык пункты яңартыла, өченчесендә су торбалары алыштырыла.

Иглин районы үзәгендә дә әлеге проектка кушылып Шида елгасы аша җәяүлеләр өчен күперле булдылар. Район хакимиятеннән белдерүләренчә, бу участокта җәяүлеләр өчен күпер күптән таләп ителгән. Ни өчен дигәндә, җәяүлеләргә елга аша автомобиль юлыннан чыгарга туры килгән, бу алар гомеренә хәвеф тудырган. Хәзер исә җәяүлеләр үзләре өчен тәгаенләнгән иркен, ныклы, як-ягына тоткалар куелган хәвефсез күпердән атлый. Күперне файдалануга тапшыру белән бер ярдан икенчесенә юл да сизелерлек кыскарган. Янә дә шул: күп кенә укучыларның мәктәпкә әлеге күпер аша үтүен исәпкә алганда, аның әһәмияте тагын да арта.

Ә менә Бөре районында партия проекты кысаларында урындагы халык күтәргән мәсьәләләрне тормышка ашыруга 3,5 миллион сум акча бүленгән. Бу җәһәттән күп кенә авылларда яңа скважиналар, су башнялары, юллар калкып чыккан да инде. Якын чорда исә Бахтыбай авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган стела, Баженово авылында мемориаль комплекс яңартылачак, Яңа Колчыбайда яңасы төзеләчәк. Иске Базан авылы халкы Октябрь революциясе яугирләренә куелган һәйкәлне төзекләндерә.

Проект кысаларында Калинники авылында да күләмле эшләр алып барыла. Монда 200 метр суүткәргеч төзекләндереләчәк, картайган агачлар киселәчәк.

Янә килеп Кусекеево авылында балалар бакчасы бинасының түбәсен төзекләндерү, Биктимердә 1400 метр суүткәргечне ремонтлау, Бикморзада балалар бакчасы ихатасының коймаларын яңарту каралган. Тиешле эшләр башкарылганнан соң Суслово һәм Осиновка авылларында да су белән тәэмин ителеш мәсьәләсе хәл ителәчәк.

Иң мөһиме, бөрелеләр билгелән­гәннәр белән генә чикләнеп калмаска, проект кысаларында эшне алга таба да дәвам итәргә исәп тота.

— Без әлеге мөһим проектның алдагы елда да дәвам итүенә ышанып калабыз, — ди бу җәһәттән Калинники авыл биләмәсе хакимиятенең эшләр идарәчесе Нурия Даутова.

Яңавыл районында да партия проекты кысаларында 25 объектта эшләр җәелдерелгән. Мәсәлән, моңа кадәр 10 ел дәвамында эчәр суга кытлык кичергән Вәрәш авылы халкын борчыган мәсьәлә ике атна эчендә хәл ителгән. Биредә суүткәргеч челтәре төзеклән­дерелеп, яңа торбалар салынган, энергияне янга калдыручы насос һәм автоматик идарә итү системасы урнаштырылган. Ә инде Вәрәш авылы халкының куанычын сүз белән генә дә аңлатып бетерерлек түгел!

Каймашабаш авылында исә партия проекты кысаларында мәктәп бинасына яңа тәрәзәләр урнаштырылган. Биредә тәрбияләнүче 63 бала яңа уку елына шундый бүләк алып сөенгән. Хәзер алар җил-буранлы көннәрдә өшеп утырмаячак, ә җылы, уңайлы сыйныф бүлмәләрендә белем үрләренә атлая­чак.

Әйткәндәй, Яңавыл районында “Эшлекле гамәлләр” проектын тормышка ашыру барышы күптән түгел биредә үткән “Бердәм Русия” партия­сенең урындагы Сәяси советының киңәйтелгән утырышында тикшерелде. Аның эшендә партиянең республика төбәк бүлекчәсе Сәяси советы сек­ретаре, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев катнашты. Ул үзенең чыгышында партия проек­тының алдагы елда да дәвам итәчәген сызык өстенә алды һәм быел кул җитмәгән мәсьәләләр мотлак анда чагылыш табарга тиешлеген билгеләде.

— Әлеге проектның халыкта зур хуплау табуы шатландыра. Шулай икән, бу юнәлештә эш алдагы чорда да нәтиҗәле дәвам иттерелергә тиеш, — диде, атап әйткәндә, Константин Толкачев.

Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Аңлашыла ки, “Эшлекле гамәлләр” проектының халык арасында шушы рәвешле зур хуплау табуы очраклы түгел. Чөнки ил халкына бүген яң­гы­равык сүзләр, якты киләчәк турында вәгъдәләр түгел, анык эшлекле гамәл­ләр кирәк. Бу җәһәттән партия проек­тының респуб­лика белән генә чиклән­мичә, ил күләмендә дә җәелдерелүен телисе кала.
Читайте нас: