Фәттаховлар ике ел элек Октябрьский шәһәреннән Альбертның туган авылына — Иске Матыга кайтып төпләнгәннәр. Бирегә кайтуга тәрбиягә алган улларының йөрәк чире белән авыруы, табибларның: “Балага авыл һавасы кирәк”, — диюе сәбәпче булган. Иң куанычлысы шул, авылга кайтып яшәүләренә ярты ел дигәндә баланың чире юкка чыккан. Ләкин моңа карап кына Фәттаховлар туган җирләрен ташлап кире шәһәргә китмәгәннәр.
— Ирем озак еллар Себергә йөреп эшләгәнлектән, акча белән беркайчан да авырлык булмады. Шул ук вакытта өйдә эшсез дә ятасы килмәде. Һөнәрем буенча ашнакчы буларак, өйдә төрле камыр ризыклары пешереп, икмәк салып саттым. Бакалы районы үзәгендәге кайбер оешма-предприятие эшчеләренә төшкелеккә җылы аш пешереп илттем. Ә инде заказлар көннән-көн күбәя башлагач, мини-пекарня ачу уе белән яна башладым. Ирем дә бу башлангычымны күтәреп алды. Авылның нәкъ уртасында буш торган бина да табылды. Июнь аенда шуны сатып алып зурайттык һәм кирәкле җиһаз-корылмаларны сатып алдык та, берничә көн элек кенә икмәк һәм икмәк-күмәч җитештерү белән шөгыльләнә башладык.
— Элек-электән Иске Маты үзенең пекарьнясы белән дан тотты. Биредә пешкән хуш исле икмәкне тирә-як авыллардан һәм район үзәгеннән үк килеп алалар иде. Бүген килеп әнә шул традициянең киредән әйләнеп кайтуын без бик хуплап каршы алдык. Яңа пекарьняны һәм шул ук бина эчендәге кибетне ачып, Лилия үзен һәм тагын өч кешене эшле итте. Бүгенге кризис заманында бу мактауга лаек,— диде яңа объектны ачу тантанасында чыгыш ясап, Яңа Маты авылы хакимияте башлыгы Ирина Максимова.