+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 сентябрь 2015, 23:07

Кальян тәмәкедән дә зарарлырак

Русия Иҗтимагый палатасы җәмәгатьчелек туклануы биналарында кальян тартуны тулысынча тыю турында закон проекты башлангычы белән чыккан. Чөнки кальянның зыянын раслаучы мәгълүматлар бар һәм бу проблема “Роспотребнадзор”, экспертлар катнашлыгында хәл ителәчәк.

Ике ел элек Русиядә гражданнарның сәламәтлеген тәмәке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән саклау турында закон кабул ителде. Ул 2014 елның 1 июненнән гамәлгә керде. Әмма рестораннар, кафелар һәм башка күңел ачу урыннары тәмәкенекенә кермәгән катнашмалар белән кальян тарту хезмәте күрсәтүгә күчте. Иҗтимагый палатада, җимеш катнашмалары дигән булып, чынында тәмәке сатыла, дип исәплиләр.

Казахстанда тикшерү вакытында кальян сыекчаларында һәм савытларында, тәмәке төрепкәләрендә куркыныч бактерияләр һәм агулы матдәләр табылган. Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгыннан белдерүләренчә, бу мәсьәлә игътибар үзәгендә тотыла, чөнки кальянның зыяны турында мәгълүматлар бар.

Соңгы 15 ел эчендә үткәрелгән халыкара тикшеренүләр, кальянның туберкулез, гепатит һәм грипп тарату чыганагы икәне турында сөйли. Русиянең сәламәтлек саклау министры киңәшчесе Игорь Ланской белдерүенчә, кальян тарту тәмәке суырудан хәвефсезрәк була алмый. Кальян тартучы бер сеанс эчендә 100 тәмәке тарткандагыдан да күбрәк төтен сулый. Кальянда тәмәке катнашмасы булмаса да, организм ис газына агулана.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белдерүенчә, суланган төтендә үпкә рагы, йөрәк авыруы һәм башка чирләргә китерүче агулы матдәләр бар.
Читайте нас: