Винария Әфкать кызы — һөнәре буенча китапханәче. Йөзендә һәрвакыт ягымлы елмаю балкучы, якты карашлы ханымның кулыннан килмәгән эш юк: ул оста итеп тегә дә, чигә дә, бәйли дә. Авыл, район күләмендә үткәрелүче кул эшләре күргәзмәләрендә катнашып, югары казанышларга иреше. Винариянең ире Дим Кәүсәр улы ”Калинин” җәмгыяте элеваторында хезмәт сала. Ул да алтын куллы кешеләр затыннан: агачтан төрле сувенирларны коеп кына куя, тал чыбыгыннан оста итеп каз, үрдәк оялары да үрә. Санап китсәң, Винария белән Димне берләштерүче күркәм сыйфатлар байтак: икесе дә искиткеч уңган, тыйнак, мәрхәмәтле, икесе дә өзелеп балалар ярата. Өч балага — ике малай һәм бер кызга — гомер бүләк иткән Әһәдуллиннар бер ел элек гаиләләрен тагын да ишәйтергә карар кылган һәм ике ятимне тәрбиягә алган. Бүген 8 яшьлек Костя белән аның сеңлесе, 4 яшьлек Лиза аларга “әти-әни” дип дәшә, Динар, Дилә һәм Данияр да яңа туганнарын бик яраталар.
— Өлкән улыбыз Динарга 19 яшь тулды. Ул политехника колледжын тәмамлады, әле эшкә урнашу мәшәкатьләре белән мәшгуль, — ди Винария Әфкать кызы. — Кызыбыз Дилә — 8нче сыйныф укучысы, Данияр быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде, Костя 2нче сыйныфка барды, ә Лизабыз балалар бакчасына йөри.
— Тәрбиягә ятим балалар алу уена ничек килдегез?
— Әти-әни хәстәреннән, гаилә җылысыннан мәхрүм сабыйларны бик кызганам. Алар хакындагы телевидение тапшыруларын да, гәзиттәге мәкаләләрне дә күз яшьләремә манчылмый карый, укый алмыйм. Үз балаларымны бераз аякка бастыргач, бер-ике ятим сабый алып, аларны да наз-сөюгә төреп тәрбияләү хыялы күңелемдә күптән яши иде. Хәзер шул изге хыялымны тормышка ашырырга нәкъ вакыттыр дип уйладым. Динар белән Диләбез, канат чыгарган кош балалары сыман, тиздән ата йортын калдырып, үзаллы тормыш башлаячак, Даниярыбызга да иптәш булыр дип, ике ятимне үз канатыбыз астына сыйдырырга уйладык. Ирем дә, үзе ишле гаиләдә үскән кеше буларак, ниятемне хуплады, — ди Винария ханым .
Без сөйләшкәндә, Лиза Винария ханымның итәгеннән дә төшмәде, әле кечкенә куллары белән әнисенең кояш нурыдай алтын чәчләрен сыйпады, әле муенына сарылды. Балалар төшке аш алдыннан тезелешеп кулларын юарга чыгып киткән арада Винария Костя белән Лизаның язмышы хакында бәян итеп алды.
Бу сабыйларның үз әниләре исән, тик ул газизләрен “яшел елан”га алыштырган икән. Бернинди үгет-нәсыйхәтләр дә акылга китермәгәч, тиешле органнар аны ана хокукыннан мәхрүм иткән.
Балаларны туган йортларыннан барып алырга туры килде. Без сайланып йөрмәдек, нинди балалар бирсәләр, шуларны алырга риза булдык. Милләтләре башка булуы да куркытмады. Бала, милләте нинди булса да, бала бит инде ул, — ди Винария. — Еларлар дип шөбһәләнгән идек, алай булмады, исереп яткан әниләренә борылып та карамыйча, безгә, үз гомерләрендә беренче тапкыр күргән апа белән абыйга, күндәм генә ияреп чыгып киттеләр. Соңрак, безгә ияләшкәч, Костя әнисенең үзен ничек каты итеп кыйнауларын сөйләде, йөрәгем өзгәләнде балакайны кызганудан. Шул кыйналулары эзсез үтмәгән: Костяның күзләре начар күрә, табибларга йөртәбез, дәвалау файда бирер дип өметләнәбез.
Лизаның да нервлары бик какшаган иде. Әле дә кайчак төннәрен кычкырып елап уяна да: “Әни, мине беркемгә дә бирмә!” — дип, кысып кочаклый. Милләтләре буенча мари булган Костя белән Лиза бүген рәхәтләнеп татарча да сөйләшә, күрше-тирә балалары белән дә дуслашып өлгергәннәр.
Заманалар авыр, дип зарланучыларга Әһәдуллиннарны үрнәк итеп куеп була. Алар шәхси ихаталарында өч баш сыер малы, бихисап кош-корт асрый. Ит сатып, гаилә казнасын ярыйсы гына тулыландыралар. Быел, мәсәлән, алар 50 каз, 45 үрдәк, 25 күркә, 50 бройлер тавыгы үстергән.
— Базарга барып, сатып утырганым юк, кош-корт итен йортыбыздан килеп алып китәләр, — ди Винария.
Былтыр Әһәдуллиннар, “Шәхси ихаталарны үстерү өчен” социаль программасында катнашып, 30 мең сум акча алуга ирешкән. Бу акча, әлбәттә, күркә, тавык чебешләре, үрдәк, каз бәбкәсе алуга тотынылган.
— Эшләсәң, матур итеп яшәргә була, — ди гаилә башлыгы Дим Кәүсәр улы. — Киләчәктә мал, кош-корт санын тагын да ишәйтергә исәп тотабыз. Тик моның өчен зуррак участок кирәк безгә. Әле яшәгән өч бүлмәле фатирыбыз янындагы 6 сутый җир аз шул планнарыбызны тормышка ашырыр өчен.
Әһәдуллиннар Димнең туган авылы Имай-Утарда (Дүртөйле районы) өй салып чыккан булган, тик тора-бара анда мәктәп тә, балалар бакчасы да ябылган, шуңа алар, өр-яңа йортларын сатып, Мәскәү авылыннан фатир алып, күченергә мәҗбүр булган. Хәзер исә зуррак участоклы шәхси йорт сатып алу теләге белән яшиләр.
Винария белән Димнең балалары да кече яшьтән кул арасына кереп, хезмәт тәмен, ямен аңлап үсә. Малайлар әтиләреннән агач эшләренә өйрәнсә, кызлар әниләре белән ашарга пешерү, кул эшләре серләренә төшенә. Дилә, мәсәлән, район күләмендә үткәрелгән чигүчеләр бәйгесендә беренче урын яулаган, ә республикада өченче урын алган.
Авылда мал-туар асраучылар елдан-ел азая, шуңа Әһәдуллиннарга унбиш көн саен көтүгә чыгарга туры килә. Тик алар зарланмый. “Өстәлеңнән балалар өчен сөт, каймак, катык кебек файдалы ризыклар өзелмәсен дисәң, ялкаулашырга ярамый”, — ди Дим Кәүсәр улы. Шунысы да ихтирамга лаек: Әһәдуллиннар балалары өчен барлык яклап та уңайлы шартлар тудырырга тырыша: ул һәм кызла-рының һәркайсының дәрес әзерләү, ял итү өчен кечкенә булса да, заманча җиһазландырылган үз почмагы бар. Һәр бала буш вакытында җаны теләгән түгәрәккә йөри, спорт белән шөгыльләнә. Винария, китапханәче буларак, балалары күңеленә туган телгә, әдәбиятка карата мәхәббәт орлыклары салу өчен зур көч куя. Алар “Кызыл таң” гәзитен генә түгел, “Әллүки” журналын да алдыра, кичләрен бергәләп укый.
— Ата-ананың төп бурычы — бәхетле балалар үстерү, аларны җәмгыятькә кирәкле шәхес итеп тәрбияләү, — ди Әһәдуллиннар. — Якыннарының сөюен тоеп үскән кешенең киләчәктә офыклары киңрәк, яктырак булуы бәхәссез.