+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 сентябрь 2015, 21:40

Сәнгать әһелләре – “Ихлас”та

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт һәм М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрлары артистлары очрашуы үтте.

10-17 сентябрьдә Уфада Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре узды. Спектакльләр ике мәйданда: Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында һәм Уфа татар дәүләт “Нур” театрында берьюлы үтте. Гадәттәгечә, камаллыларны Башкортстан тамашачысы җылы кабул итте.
13 сентябрьдә М. Гафури театрының кече сәхнәсендә “Уйлан, кеше!” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Проектның авторы — танылган музыкант һәм җырчы Радик Динәхмәтов. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрларының уртак проектында труппаларның әйдәүче артистлары чыгыш ясады.
Камаллыларның быелгы гастрольләре вакытында тагын бер истәлекле вакыйга булды. 16 сентябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артистлары, җитәкчеләре башкалабыз Уфаның дини-мәдәни мәркәзе булып торучы “Ихлас” мәчетенә очрашу мәҗлесенә килде.
— Аллаһы Тәгалә безгә үз Ватаныбызның, Хөкүмәтебезнең һәм халкыбызның иманын күрүне насыйп әйләде. Бүген ике республиканың танылган сәнгать йолдызларының мәчете­бездә очрашуы шуның куәтле бер дәлиледер, — диде “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәм­мәт хәзрәт Галләмов очрашуны ачып.
Ул үз чыгышында Ислам ди­ненең инсанны Аллаһы Тәгаләгә якынайткан, рухка хис-тойгы, ләззәт биргән сәнгать төрләрен язык итмәгәнлеге, киресенчә, кешеләрне яхшылыкка, игелеккә күндергән, яманлыктан, азгынлыктан биздергән тамашаларны карау күңелләргә рәхәтлек бирүе, җанга тынычлык китерүе турында, рухлы, иманлы сәнгать әсәрләре белән театр бозык сукмаклардан атлаучы, яман мавыгуларга алданып, начар юлдашларга иярү­че яшьләрне үзенә җәлеп итү, дөрес юлга әйдәве турында әйтте. Пәйгамбәребез Мөхәм­мәд галәйһиссәламнең: “Аллаһ сәнгать сәхибе булган мөэмин­нәрне сөяр”, — дигән хәдисен искә төшерде.
— Без сезнең белән очрашуга бик шатланып килдек. “Ихлас” — ул аерым бер, үзенчә­лек­ле мәчет. Элек биредә кинотеатр иде, хәзер күркәм гыйба­дәтханәгә әйләнде. Дин дә — мәдәнияттән, мәдәният тә — диннән. Динсез мәдәният булу мөмкин түгел, — диде Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин. – Динне хурлап, гореф-гадәтлә­ре­безнең кадерен югалтып йөр­гәндә дә, дин эзәрлекләнгән иң катлаулы чорларда да, театр әхлакны, тәрбияне үстерүче бердәнбер мәдәни учак булып кала алды. Кайчандыр Казанда “Мәрҗани” генә, Уфада Тукай урамындагы мәчет кенә эшли иде. Без әле ул вакытта яшь шәкертләр, имамнар һәрвакыт театрга йөрергә тырыштык. Театр, дин кебек үк, кешеләрне рухи яктан баета, матурлыкка өнди. Хакыйкать эзләмәүче, гамь­сез, мәшәкатьләрсез кеше — ул рухиятсез кеше. Әчене татымаган кеше татлының тәмен белә алмый. Михнәтне күрмичә рәхәтне танымый. Гыйбадәт­ха­нәләр яки театрлар хакыйкатьне табарга, күңелне һәм акылны тулыландырырга ярдәм итә. Шуңа күрә сезнең төп бурычыгыз уенда яки тамашада гына түгел, ә халыкны рухи яктан тәрбияләүдә.
Башкортстан белән Татарстан арасында дуслык гасырлар буена килә. Әлеге очрашу шушы ике арадагы дуслыкны ныгытуга хезмәт итә.
Баш мөфти Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Хановка һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры­ның баш режиссеры Фәрит Бик­чәнтәевка истәлекле бүләкләр тапшырды.
— Дин халкыбызга кайтты. Бүген дин — җәмгыятебезнең рухи институтларының берсе. Халыкка рухи кыйммәтләрне кайтаруда бергәләп хезмәт салырга кирәк, — диде Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет рәисе Вячеслав Пятков.
Очрашуда Мөхәммәт хәзрәт Галләмов Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Олег Хановның мәхәллә карары нигезендә “Ихлас” мәчете мө­тәвәллияте әгъзасы итеп кабул ителүе турында белдерде.
— Ике театрның безгә кадәр эшләгән өлкән буын вәкилләре ике арадагы дуслыкны чыныктырган. Без аны дәвам иттерә­без, бер-беребезгә хөрмәт белән карыйбыз, иҗат җимешләребез белән бүлешәбез. Бүген “Ихлас” мәчетендә очрашып шушы дуслыкка кабатланмас илаһи бер мәгънә салабыз.
Инде бик күп еллар бу мәчет миңа иҗат өчен көч бирә. “Ихлас” мәчете дин һәм мәдә­н­и­ят үзәге булып тора, – диде Олег Закир улы.
— Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең сүзләрен ихлас кабул иттек. Ул сүзләр йөрәкләребезгә хуш килде. Шундый заманнар килер, сәнгать-театр һәм дин әһелләре бергә­ләшеп утырырлар, дип мин беркайчан да уйламаган идем. Шундый вакытлар булды, театр белән динне янәш күз алдына китерү дә кыен иде, — диде Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев. Фәрит Рәф­кать улы чыгышында милли театрлар үсешенең башында кичә генә мәдрәсә тәмам­лаган шә­кертләр торуын ассызыклады.
Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Әзһәр Шакиров, СССРның халык артисткасы Гөлли Мөбәрәкова, Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстан­ның халык артисткасы Нурия Ирсаева үз чыгышларында милли театрлар эшчәнлеге, яшь­ләргә рухи тәрбия бирү һәм туган телне саклау мәсьәләләрен күтәрде.
Чараны Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, морза Әфарим Акчурин җитәк­челегендә “Ихлас” мәчете каршында эшләп килүче “Илаhилар” иҗат төркеме һәм “Нур” татар дәүләт театры артисты, җырчы Лина Ганиеваның чыгышлары бизәде.
Читайте нас: