Ул арада Хәмит ага да мине күреп алды һәм, бакча түрендә мул уңышлы пар алмагачларга карап торуымны күреп, сүзне аларны утырту тарихыннан башлады:
— 1975 елда Иске Аю авылыннан Красноярдагы яңа урыныбызга күченгән вакытта утырткан идек бу алмагачларны. Күз тимәсен, икесе дә шаулап үсеп китте, кырык елга якын инде мул уңыш биреп сөендерәләр. Әнүзәм бик уңган бит минем, алмаларның берсен дә әрәм-шәрәм итми: кагын да коя, сутын да сыга, кайнатмасын да эшли.
— Гомер көзендә парлашып алма җыю сирәкләргә генә тияр бәхет бит. Шулаймы, Хәмит ага?
— Шулай инде, кызым, шулай. Аллаһы Тәгалә безгә менә шулай тигезлектә картаерга насыйп иткән, күрәсең. Әйткәндәй, авылыбызда безгә кадәр дә андый бәхетле парлар булды. Мисалга, Әсма һәм Тимербай Маннановлар да, Сәрия һәм Касыйм Хановлар да 60 ел бергә яшәде. Аллаһка шөкер, беребезгә — 86, икенчебезгә 84 яшь булуга карамастан, хәрәкәттә — бәрәкәт дип, икебез дә кыштыр-кыштыр йөреп торабыз. Ул гына да түгел, җәй буена урман-кырлардан кайтып кермибез.