+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 октябрь 2015, 22:38

Пенсиядә яңа тормыш башлана гына

Башкортстанда бу максатта күләмле чаралар күрелә.Берләшкән Милләтләр Оешмасы дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын бөтен яшьтәгеләр өчен дә уңайлы җәмгыять төзүгә юнәлтә. Гомум көч белән илләр кеше озаграк яшәсен өчен генә түгел, ә тормышы сыйфатлырак, төрлерәк, тулырак булсын һәм канәгатьлек тойгысы китерсен өчен дә тырышырга тиеш. БМО мәгълүматлары буенча, соңгы ярты гасыр эчендә гомернең уртача озынлыгы 20 елга арткан, ә фаразлар буенча 2025 елга Җир шарында 1,2 миллиард кеше 60 яшь чиген атлап чыгачак. Русия гражданнары санында өлкән кешеләр өлеше 20,7 процентка җитте.

Без менә шуларның тормыш-көнкүреш хәлләрен җиңеләйтергә, яхшыртырга, картлыкларын шатлык ук итә алмасак та, ул кайгыга әйләнмәсен өчен тырышырга тиеш. Бигрәк тә аларның аз тәэмин ителгәннәрен, ялгызларын, сырхауларын игътибар үзәгендә тотарга кирәк. Хәер, бүген пенсия яшендәгеләрнең күпчелеге өйдә кул кушырып утыра торган кешеләр түгел. Алар яшьлек дәртен саклап кала алган, ә кайберләре, кем әйтмешли, пенсиядә тормыш башлана гына әле, дип яңа һөнәр үзләштерергә керешкән.
Дистә еллар элек кенә бу турыда ишетү сәер булыр иде. Пенсия кешегә озак еллар фидакарь хезмәте өчен бирелә, аны юкка гына “хаклы”, “лаеклы” ял дип атамыйлар. Ләкин бүгенге пенсионерларның һич кенә дә ял итәселәре килми, алар элеккечә актив, егәрле. Тулы канлы тормышларын дәвам итә­селәре, яңа һөнәрләр үзләштерә­селәре, сәфәргә чыгасылары, Башкортстанның, илнең гүзәл урыннарын, чит җирләрне күрәселәре килә. Республикада 2011 елда гамәлгә ашырыла башлаган “Халык университеты” программасы бу теләкләрнең тормышка аша алуын ачык күрсәтте.
Әйе, укырга беркайчан да соң түгел. Шулай ук, сәяхәт итәргә, яңа дуслар табарга, гомумән, тулы канлы тормыш белән яшәүне дәвам итәргә. “Халык университеты” өлкәннәр өчен төрле юнәлешләр: компьютер, юридик, чит телләр, күпфатирлы йорт белән идарә итү — барлыгы 22 һөнәр буенча курслар үткәрә. Дәресләр түләүсез, рес­публиканың барлык шәһәр һәм районнарында уку йортлары — мәктәпләр, техникумнар, вузлар нигезендә үткәрелә. Проект республика бюджетыннан финанслана, былтыр аңа 8,5 миллион сум акча бүленгән, бу сигез меңнән артык пенсионерга курслар үтәргә мөмкинлек биргән. Аларның яртысыннан күбрәге компьютер үзләштергән.
— Бүгенге көнгә компьютер курслары иң популяр булып кала, — ди Республиканың халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең Туймазы районы һәм шәһәре буенча филиалы бүлеге җитәкчесе Елена Хәйруллина. — Мисал өчен, Туймазы юридик колледжы нигезендә төзелгән халык университетында былтыр тыңлаучыларның яртысы — ә бу 230 пенсионер — компьютер белеме нигезләрен өйрәнде. Популярлык буенча икенче урында — физкультура һәм дәвалау гимнастикасы курсы, аны 150 кеше үзләштерде. 60 кеше инглиз теленә һәм 15е хокук нигезләренә өстенлек бирде.
Былтыр Башкортстанда “Яңа программалардан — яңа һөнәрләргә” социаль проекты да эшли башлады, аңа ярашлы, пенсионерлар яңа кәсепләргә түләүсез өйрәнә ала. Атап әйткәндә, теләүчеләр гомер көзендә парикмахер сәнгатенә, тула басу, челтәр бәйләү, келәм чигү, балчыктан әйберләр ясау һәм башка һөнәрләргә өйрәнә ала. Парикмахерлар соңыннан чордашларына хезмәт күрсәтә алачак. Ә кемнеңдер, күңелләренә якын булган күнекмәләрне һөнәри дәрәҗәдә кулланып, үзенең матди тормышын баетуы мөмкин.
Читайте нас: