+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 октябрь 2015, 21:28

“Кызыл әтәч” битарафларны чукый

Соңгы көннәрдә Уфа районында чыккан янгыннарның күпчелегенә хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпче.Күптөрле чагу бизәкләре белән көзнең иң гүзәл мизгеле — әбиләр чуагы артта калды. Бу атнада көннәр салкынайтып, чын-чыннан кара көзгә аяк басабыз. Кызганычка каршы, ягып җылыту сезоны башлану белән янгыннар саны да арта. Бу җәһәттән соңгы берничә көндә Уфада гына да шәхси хуҗалыкларда һәм мунчаларда дистәгә якын янгын очрагы теркәлгән.

Әйтик, 26 сентябрьдә Уфа районының Жилино авылындагы Привольная урамында бер шәхси хуҗалыкта мунча янып китә. Бәхетсез очракка мунча миченең төзек булмавы китерә. Бәхеткә күрә, “Нагаево” муниципаль янгын сүндерү частеннан ашыгыч рәвештә килеп җиткән команда ялкын­ның ихатадагы башка каралтыларга таралуына юл куймый һәм “кызыл әтәч”не тиз арада “бугазыннан ала”.
27 сентябрьдә исә Алексеевка авылындагы Яшьләр урамында бер ихатада мунчаны, җәйге кухняны һәм абзарны ут ялмап ала. Бу очракта бә­лагә хуҗаларның электр җи­һазларыннан файдалану ка-гый­дәләрен санламавы сәбәп­че була. Алар бәхетенә, бу очракта да янгын урынына вакытында килеп җиткән “8 Март” һәм 8нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре, утны тиз арада сүндереп, якынча ике миллион сумлык матди байлыкны саклап алып кала.
Нигездә, гражданнарның ваемсызлыгы, хәвефсезлек кагыйдәләрен санламавы сә­бәп­ле котырынган “кызыл әтәч” 28 сентябрьдә кичен Чесноковка авылының М. Җәлил урамындагы яңа төзелүче йортка барып куна. Әйтергә кирәк, бу очракта хәвефле сигнал алынганга кадәр үк “Чесноковка” янгын сүндерү частенда эшләүчеләр кара төтен чыкканын күреп, әлеге урынга килеп җитә. Янгын сүндерү­челәр килгәндә 150 квадрат метр мәйданда төзелүче йорт­ның түбәсен һәм мунчаны ялкын ялмап алган була. Ут белән нәтиҗәле көрәшү өчен “Цветы Башкирии” һәм 1нче янгын сүндерү частьларыннан да өстәмә көчләр җәлеп итәргә туры килә. Нәтиҗәдә, янгын тиз арада сүндерелеп, 1,5 миллион сумлык матди байлык саклап калына. Кызганычка каршы, бу очракта да янгынга мунчада электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу сәбәпче булган.
Гомумән, республикада да, аның башкаласы Уфада да янгыннарга бәйле хәл шактый кискен кала. Ел башыннан Уфада гына да 526 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Аларда 32 кеше һәлак булган, тагын да 44е төрле дәрәҗәдә тән җәрә­хәтләре алган. Иң хәвеф­кә салганы шул: кызганычка каршы, әлеге саннар, узган елның шул чоры күрсәткечләре белән чагыштырганда, күбрәк.
Бу җәһәттән Уфа шәһәре­нең янгын сагы идарәсе янә бер тапкыр гражданнарга, бигрәк тә ягып җылыту сезоны башланган хәвефле чорда, уяу булырга, хәвефсезлек кагыйдә­ләрен мотлак үтәргә, электр һәм газ җылыту корылмалары белән сак эш итәргә, аларның төзеклеген һәрдаим контроль­дә тотарга чакыра. Чөнки “кызыл әтәч” бу өлкәдәге хилаф­лыкларның, җитешсез­лекләр­нең берсен дә гафу итми. Тиз арада очып кунып, бер миз­гелдә кешенең гомер буе җый­ган мөлкәтен юк итәр­гә, үзенең һәм якыннарының гомерен өзәргә дә сәләтле ул. Ә моңа юл куймау, югарыда билге­ләнүенчә, нигездә, үзебез­дән тора. Уттан саклану кагый­дә­ләренә битарафлык күрсәтмә­сәк, аларны төгәл үтәсәк, үзе­безгә һәм якын-тирәдәге­ләр­гә игътибарлы булсак, һич­шиксез, күңелсез очраклар безне һәр­вакыт урап үтәр.

Вячеслав Тангаев,
Уфа шәһәре янгын сагы идарәсенең матбугат хезмәткәре.
Читайте нас: