+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 октябрь 2015, 20:54

Авыл саен шундый фермер кирәк!

Ул очракта бары тик Башкортстан продукциясен кулланыр идек. Көнбатыш белән аралар суыну нәтиҗәсендә безгә кайбер илләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен кертү чикләнде. Ә бит, уйлап карасаң, Русиядә иген игү, мал тоту өчен бөтен шартлар тудырылган, фәкать теләк һәм тырышлык кирәк. Бу фикерне анык мисаллар дәлилли. Иглин районының Иван-Казан авыл биләмәсенә караган Поступалово авылында крестьян-фермер хуҗалыгы оештырган Альберт Мәсәгутов Уфада яшәүчеләрне сөт ризыклары белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә. “Сөт патшалыгы”нда булып, күргәннәрдән хәйран калып кайттык.

— “500 ферма” республика программасы буенча ике ферма төзедек, — дип, тышкы яктан кунакханәләрне хәтерләт­кән корылмаларны күрсәтте фермер. — Бүген мөгезле эре маллар саны 1400 башка җит­те. Яшь малны яхшы шартлар­да тәрбиялисе килде. Июнь аен­да нигез салынган бозау абзарын бүген төзеп бетереп киләбез. Бинаның киңлеге — 10, озынлыгы — 130 метр. Тирес автомат рәвештә чыгарылачак. Диварларны да, түшәм­не дә күпкатлы йортлар төзел­гәндә файдаланылучы җылыт­кыч материаллар белән тышлыйбыз. Климат-контроль урнаштырачакбыз. Бина эче эсселәнеп киткәндә — автомат рәвештә суытылачак, салкыннарда — тиешле температурага кадәр җылытылачак. Би­редә 350 баш бозау һәм 40 баш бозаулаган сыер асралачак.
Без сөт цехына килгәндә ап­паратчы Екатерина Панкратова савытларга тутырылган сөтне алып тора иде. Аларны аппаратчы-технолог Людмила Григорьева суыткычка ташый. Гомумән, цех чис­талыгы, җый­наклыгы һәм нәтиҗә­лелеге бе­лән игътибарны җәлеп итте. Чөнки биредә бер үк вакытта дүрт төр продукция җитеште­релә.
— Тәүлегенә 3 тонна сөт эш­кәртәбез, — диде сөт “короле” Альберт Мәсәгутов. — Савытларга тутырылган сөт, эремчек һәм сырның ике төрен җитештерәбез. Продукция Уфада, үземнең кибетләрдә сатыла. Җитеш­терү куләмен тагын да арттыра алабыз. Тәү­легенә 6-7 тонна сөт эшкәртү мөмкинлеге бар. Әлбәттә, максатка ирешү өчен сөт “елга­сы”ның саекмавы мөһим. Бу мәсьәләне дә хәл иттек. Продукция җитештерү тукталмасын өчен малларны, төркем­нәргә бүлеп, төрле чорларда ясалма орлыкландырабыз. Шуңа күрә ел дәвамында сөт күләме кимеми.
Хуҗалыкта даими рәвештә 40 кеше хезмәт сала. Вакытлыча эшчеләр җә­леп ителгән­дә хезмәт салучылар саны 70кә җитә. Альберт Галим улы кадрлар сәясәтен дә җайга салган. Ул эшкә килүче белгечләрне хезмәт хакының вакытында бирелүе белән генә түгел, торак белән дә җәлеп итә.
— Хуҗалыкка эшкә килүче бел­геч­ләргә менә шундый йортлар төзибез, — диде ул, таш йортларга күрсәтеп. — Дүрт, ике фатирлылары да бар. Бүген агроном, савучы һәм терлек­челәр җитешми. Рәхим итсен­нәр! Аларга биредә эшләү һәм яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Күренүенчә, безнең шартларда чит илдән китерелгәннән сыйфатлырак продукция җи­теш­­­терергә мөмкин. Биредә каймак та, эремчек тә авылны­кыннан аерылмый. Һәр авылда Альберт Мәсәгутов кебек берәр генә фермер булса да, үзе­безне азык-төлек белән тулысынча тәэмин итеп калмыйча, артыгын чит илләр­гә сата алыр идек. Һәрхәлдә, күргән­нәрдән шундый фикердә калдык.
Читайте нас: