— Мәхмүзә ханым, Сез Нуриман районының Яңа Күл авылында туып-үскәнсез. Гаиләдә җиде баланың иң өлкәне, әтиегез Кәлимулла Гайнулла улы белән әниегез Сафия Хәбиәхмәт кызының ышанычы, олы терәге. Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас, дигән Ризаэтдин Фәх-ретдин. Сез бу сүзләр белән килешәсезме?
— Хак сүзләр. Әйе, мин зур, тату, булдыклы гаиләдә үстем. Зоотехник һөнәренә ия булган әтием көне-төне эштә булгач, бала багу күбрәк әниемә төште. Ул безнең һәрберебезнең укуы белән кызыксынды, үзе гарәп телен яхшы белә, Коръәннең бик күп сүрәләрен яттан сөйли, дөньядагы хәл-вакыйгалар белән даими кызыксына, бик ихлас әңгәмәче. Шөкер, бүген дә хәтере яхшы, зиһене төгәл. Безнең гаиләдә сүз биреп — үтәмәгән, йөкләмә алып — башкармаган, кулыннан килмәстәйгә тотынып, алып барып чыга алмаган очрак юктыр, дип уйлыйм. Бәләкәйдән тәрбия шундый булды. Ул вакытта авыл балалары өлешенә төшкән бөтен эшне башкардык. Урман кисү, юкә кайрысын сыдырып мунчала эшләү эше дә без, кыз балалар, өлешенә төште. Аны дәүләткә тапшырып, акча эшли идек. Җәй буе эшлибез дә мәктәпкә керергә кием-салымлык акча юнәтәбез.
Спорт белән дус булдык. Әтиебез бәләкәйдән барыбызны да шахмат уйнарга өйрәтте. Бу уен фикерләү куәсен, аңны үстерә. Без әллә ни бай яшәмәсәк тә, һәр баланың үзенең шахматы бар иде. Әти белән уйнау зур бәхет саналды, чөнки аның вакыты бик булмады. Без бу хәлдән чыгу юлын да таптык: бер-беребез белән уйныйбыз да җиңүчегә каршы әти чыга. Вәкилә сеңлем барыбызны да уздыра иде. Ул район чемпионы да булды, республика дәрәҗәсендәге ярышларда да катнашты. Ул әле дә уйный, Яңавыл районы хатын-кызлары арасында шахмат буенча чемпион исемен яулады.
Әтиебез дә, әниебез дә: акылны аңлап җитмәсәгез дә, әлеге мәлдә генә кирәге тимәстәй булса да, зиһен төбенә яшереп куегыз. Аның авырлыгы юк, ятсын шунда тагын акыл өстәп. Кирәк булган чакта файдаланырсыз, диләр иде. Хәзер мин аларның никадәр оста тәрбияче булуларына хәйран калам. Әгәр мин үз улыма җаваплылык тойгысын бәләкәйдән сеңдермәсәм, азак соң булыр иде. Бала тәрбияләүне бервакытта да азакка калдырырга ярамый. Безне тәрбияләүдә әтиемнең әнисе Зөбәйдә нәнәмнең дә өлеше зур булды. Аның белмәгән мәкаль-әйтеме булмагандыр. Безгә әллә күпме догалар ятлатты.
— Сезнең табиб булып китүегездә дә гаилә тәрбиясе зур роль уйнаган, күрәсең...
— Әлбәттә, шулай. Ләкин бер бәләкәй генә серемне дә ачам — үсмер чакта минем, һәр кыз бала кебек артист буласым килгән иде. Бервакыт юрист һөнәре белән саташып алдым. Ләкин табиб булу теләге җиңде. Моның бер сәбәбе — нәнәм миңа балачактан төрле дару үләннәре җыярга, аларны киптерергә һәм дәваларга өйрәтте. Аңа ярдәм сорап килүчеләр күп булды, берсен дә кире бормады. Аның үләннәр салынган сандыгы мине үзенә магниттай тарта, балачакта анда әллә нинди тылсымлы үләннәр бар кебек иде.
Тагын шунысы, бер энебез Камил ике яшендә генә дифтериядән үлеп китте. Чирне вакытында дәвалый алмадылар. Бу югалтуны бик авыр кичердем, ярты ел дәваханәләрдә һәм шифаханәләрдә дәваландым. Нәкъ шул чакта, бәлки, табиб булып, кеше гомере сагында тору теләге тугандыр. Гомумән, аң-белемгә омтылыш нәселдән килә. Безнең нәселдә 11 табиб бар. Улым Рәсүл Якупов — медицина фәннәре кандидаты, ортопед. Киленем Айгөл дә шушы дәрәҗәгә ия булды.
— Студент еллары турында иң матур хатирәләр кала. Сез шунда ук җәмәгатьчелек эшенә чумгансыз. Курсның, аннары факультетның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлангансыз. Шул вакытта ук үз артыгыздан ияртә белгәнсез, димәк...
— Әйе. Шул елларда партком әгъзасы булдым. Җәен студент отрядларында эшләдем. Өченче курста яхшы укыган өчен Мәскәүгә путевка белән бүләкләделәр. Башкаланың истәлекле урыннарында булдык. Аннары Киевта, Ташкентта, Сәмәркандта булырга туры килде. Ә институтны тәмамлар алдыннан Англия студентлары берлеге чакыруы буенча шул илдә булу бәхете тиде. Ул вакытта, “салкын сугыш” чорында, чит илгә чыгу, гомумән, сирәк күренеш иде. Унбиш көн эчендә Лондон, Эдинбург, Абердин, Глазго шәһәрләрендә булдык, баш күтәрүче транспортчыларны һәм медицина хезмәткәрләрен үз күзләребез белән күрдек. Советлар Союзында андый нәрсә юк иде бит.
— Институтны тәмамлаганнан соң, ординатурада укып, акушер-гинеколог белгечлеге алгач та ул вакыттагы Гигиена һәм һөнәри авырулар институтына юл тоткансыз. Кыскасы, хезмәт биографиягез шушы учреждение белән генә бәйле дисәк тә була.
— Институтта эш дәверендә мин республиканың төрле тармакларында, бигрәк тә нефть чыгару һәм нефть эшкәртүдә эшләүче хатын-кызларның репродуктив сәламәтлеге һәм имин булмаган производство факторларының аларның нәселенә тәэсир итүен кисәтү чаралары белән шөгыльләнәм.
Хатын-кыз эшче генә түгел, ул, иң элек, дөньяга яңа кеше тудыручы. Углеводородлар тәэсиреннән агулануларга хатын-кыз ирләргә караганда ныграк бирешә. Бу еш кына аларның организмында карындагы балага тискәре тәэсир иткән үзгәрешләргә һәм иртә климакска сәбәпче була. Авыру әниләр авыру уллар тудыра һәм алар улларны кызларга караганда азрак таба, бу исә табигать законнары бозылу турында сөйли. Әлеге проблема зур әһәмияткә ия, чөнки Ватанны саклаучылар саны кимү дәүләтнең оборонага сәләтлелеге дәрәҗәсенә йогынты ясый. Ул вакытта без СССР Сәламәтлек саклау министрлыгы аша ил Хөкүмәте алдына авырлы вакытта хатын-кызларны зыянлы һәм хәвефле хезмәт шартларында эшләтмәскә дигән мәсьәләне куйдык һәм безнең тәкъдимнәргә колак салдылар. Бу тәкъдимнәр ил күләмендә әле дә гамәлдә һәм, ахыр чиктә, ил халкы сәламәтлеген ныгытуга хезмәт итә.
— Республиканың нинди җитештерү тармакларында һөнәри авырулар күбрәк күзәтелә?
— Хезмәт медицинасы һәм кеше экологиясе Уфа фәнни-тикшеренү институты 1955 елда Башкортстанда нефть чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе тармагы үсеш алуга бәйле төзелгән. Беренче чиратта институт нефтьчеләр арасында агулануларны һәм һөнәри авыруларны кисәтү өчен аларның хезмәт шартларын һәм сәламәтлек торышын өйрәнүне максат итеп куя. Аннан соңгы елларда институт бу эшне икътисадның бөтен тармагында да үткәрә.
Биредә углеводородлар белән хроник агулануның классификациясе эшләнгән, ул бездә генә түгел, чит илләрдә дә файдаланыла.
— Бүгенге шартларда да әлеге мәсьәлә актуаль булып каламы?
— Химик матдәләр белән агулану бүген сирәк очрый, бу заманча технологияләр кертү, санитариянең югары дәрәҗәсенә бәйле. Әмма безнең белгечләр икътисадның башка тармакларында — тау чыгару, төзелеш индустриясендә, машиналар төзү, транспорт, медицина өлкәсендә эшләүчеләргә һөнәри авырулар диагнозы куюын дәвам итә. Агросәнәгать хез-мәткәрләрендә һөнәри авырулар еш очрый башлады. Соңгы елларда кош, дуңгыз караучылар, механизаторлар, теплицада эшләүчеләрнең хезмәт шартларын һәм сәламәтлеген өйрәнәбез. Халкы полиметалл рудаларының зыянлы тәэсиреннән җәфаланган Баймак һәм Учалы районнарында, нефть-газ чыгаручы Бәләбәй һәм Туймазы районнарында, нефть химиясе предприятиеләре үсешкән Стәрлетамак районында фәнни тикшеренүләр алып барабыз. Аларда сулыклар торышы, һава чисталыгы тикшерелде. Һәм сәнәгать пычракларының балалар, өлкәннәр сәламәтлегендә чагылыш табуы ачыкланды. Нәтиҗәләр буенча тиешле министрлыкларга һәм ведомстволарга тәкъдимнәребезне җиткердек, ләкин, әлбәттә инде, без сәнәгать предприятиеләре эшен туктата алмыйбыз.
Профпатолог кына түгел, Башкортстан Профсоюзлар Федерациясе советы әгъзасы буларак та яңа социаль-икътисади мөнәсәбәт шартларында һөнәри авыруларның сирәгрәк теркәлүен билгели алам.
— Әлеге Советтагы эшегез турында да бер-ике сүз әйтсәгез иде...
— Профсоюзлар Федерациясе советында мин хезмәт тәртибен саклау комиссиясе әгъзасы булдым, әле хатын-кызларның социаль тигезлеге буенча комиссия җитәк-чесемен. Профсоюздагы җәмәгать эше минем фәнни хезмәтемне гамәли яктан баета, мәгънәле итә. Ләкин хезмәт кешесе турында профсоюзлар гына хәстәрлек күрергә тиеш түгел, дип уйлыйм. Ул дәүләт сәясәтенең әйдәүче юнәлешләренең берсе булырга тиеш. Соңгы 15 елда илебездә сәнәгать медицинасы системасы тулысынча җимерелде, предприятиеләрдә медик-санитар частьлар юкка чыгарылды. Ә аларны алыштыручы юк. Күп кенә эш бирүчеләр профилакторийларын япты. Эшчеләр сәламәтлеге белән урындагы поликлиникалар гына шөгыльләнә. Андагы табиблар зыянлы һәм хәвефле факторлар турында начар белә.
Республиканың Иҗтимагый палатасы утырышларында мин халыкның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге эшләр торышына бәя бирергә тырыштым. Кайбер кешеләр, бу палатаның нинди файдасы бар, дип сорый. Без дәүләт башкарма власть хезмәткәрләренең, муниципалитетлар башлыкларының гади кеше ихтыяҗларына мөнәсәбәтен үзгәртергә тырышабыз. Нигезле шикаятьләр Совет утырышында мотлак карала. Безнең башлангычлар республика Башлыгында аңлау табуына куанам.
— Мәхмүзә Кәлимовна, Сезне яхшы табиб, актив җәмәгать эшлеклесе генә түгел, телевидение йолдызы дип тә беләбез. Башкортстан телевидениесендә “Сәламәтлек” тапшыруын 25 ел алып барган кеше дә бит әле Сез...
— Мине анда вируслы инфекцияләрне кисәтү турында тапшыруга чыгыш ясарга чакырганнар иде. Партия җибәргәч, бармый булдыра алмадым. Тапшыру 1974 елның февралендә дөнья күрде. Ә җәй алдыннан мине телевидение хезмәткәрләре эзләп табып, яңа “Сәламәтлек” тапшыруын алып барырга чакырдылар. Бу эш мине рухи яктан баетты, журналистлар арасында күп дуслар таптым, авырулар һәм табиблар дөньясыннан бик ерак иде алар. Чирек гасыр эчендә медицинаның төрле темаларына 300дән артык тапшыру үткәргәнмен.
— Хезмәт юлы сикәлтәсез генә булмый, гел яхшы кешеләр генә очрап та тормый, алай булуы мөмкин түгел. Әмма Сез яшьлек дәртен, күңел сафлыгын, матурлыгыгызны саклап кала алгансыз. Моның берәр әзер рецепты юкмы?
— Бар. Бервакытта да кешеләргә ачу сакламаска һәм яхшылыкны күбрәк күрә белергә кирәк. Сабыр булсаң, тырышсаң, авырлыклар чигенә. Үрләрне кыюлар гына яулый ала, анысын да онытмаска кирәк. Язмышыбыз фәкать үзебезгә бәйле. Аннары, мин сәламәт тормыш алып барырга тырышам һәм һәр көнемне кул чабулардан башлыйм. Бу — көнегезне тик яхшы кәефкә көйләүче бик яхшы массаж. Шуңа да мин концертларда барысыннан да ныграк алкышлыйм. Шулай ук, һәр кичне урамда озак кына йөреп керәм, 68 яшьтә бу бик рәхәт димәс идем. Йомшак кәнәфидән кайчак, бигрәк тә көн начар булса, авырлык белән генә торып чыгып китәм. Ләкин үземне иркәләмәскә тырышам. Иренмим, ялкауланмыйм. Үземә дөрес тәрбия биргән әти-әниемә, нәнәләремә мин гомер буе рәхмәтле.
— Әңгәмә өчен зур рәхмәт. Сезгә киләчәктә дә тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез.