+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 октябрь 2015, 21:28

Кризис түгел, битарафлык башка җитәчәк...

Коточкыч җинаятьләргә дә, янгыннар һәм аварияләр саны артуга да, тәү чиратта, җәмгыятьтәге ваемсызлык сәбәпче.Сентябрьдә Уфада унбер яшьлек Виолетта Токарчук белән булган фаҗига бөтен дөньяны тетрәтте. Гомеренең байтак елларын рәшәткә артында үткәреп, былтыр гына иреккә чыгарылган җаһил көпә-көндез башкала үзәгендә мәктәпкә укырга китеп баручы баланың вәхшиләрчә башына җитте.

Танырга кирәк, хокук саклау органнары хезмәткәрләренең оператив эшчәнлеге нәтиҗәсендә җинаятьче санаулы көннәрдә тотылды һәм, ышандыруларынча, ул тиешле җәзаны алачак. Шул ук вакытта Виолеттаның әти-әнисе, якыннары, дуслары, сыйныфташлары йөрәгенә гомерлек җуелмас җөй салынган кебек, әлеге фаҗигагә бәйле сораулар да башка сыймас дәрәҗәдә әлегәчә һавада эленеп тора. Ничек мондый хәлгә юл куела алды? Һәм ни өчен беркем дә бу фаҗигане булдырмас өчен бармакны бармакка сукмады? Әлеге сорауларны Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов та 5 октябрьдә Республика йортында үткән төбәктә хокук тәртибен тәэмин итү буенча даими эшләүче координацион киңәшмә утырышында кабыргасы белән куйды. Һәм шунда ук балаларга карата кылынучы җинаятьләрнең төп сәбәбе итеп кисәтү системасы учреж­дениеләренең үз бурычларын тиешенчә үтәмәвен, алар арасында тыгыз һәм оператив ведомствоара хезмәттәшлек булмауны, тиешле карарлар вакытында кабул ителмәүне атады.
— Әлеге коточкыч фаҗига балалар хәвефсезлеген тәэмин итү өчен җаваплы барлык структураларның да үз бурычларын тиешенчә башкармавы нәтиҗәсе, — диде Рөстәм Хәмитов атап әйткәндә.
Әлеге фаҗига һәм аңа бәйле мотлак республика Башлыгының катгый белдерүләре, тәгаен күрсәтмәләре кирәк булгандай, бүген килеп башкаланы хәвефле урман зоналарыннан, ташландык биналардан, гараж кооперативларыннан арындыру буенча колачлы эш җәелдерелде. Гомумән, соңгы атналарда балалар хәвефсезлегенә бәйле мәсьәлә барлык структуралар, яклар тарафыннан да җитди игътибар үзәгенә алынды. Әлбәттә, моның өчен сөенергә кирәк, чөнки ихтимал нәкъ әле күрелүче чаралар кайсыдыр баланың гомерен аяусыз җинаятьчеләр һөҗүменнән саклап калачак. Ә шулай да башкала, республика күләмендә шушы юнәлештә колачлы эш җәелдерелсен өчен мотлак Виолетта Токарчук үз гомере белән түләргә тиеш идемени? Тиешле хокук саклау структураларына, мәгариф органнарына, ата-аналарга, ахыр чиктә гомум җәмгыятькә фаҗигагә кадәр дә бу юнәлештә шушы ук дәрәҗәдә эш алып барырга нәрсә комачаулаган?
Читайте нас: