+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 октябрь 2015, 00:00

Республика көне – бөтенхалык тантанасы

Уфада һәм районнарда Башкортстанның төп бәйрәме киң билгеләнде.11 октябрьдә Башкортстан Республикасының Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителүенә 25 ел тулды. Бу көн, һичшиксез, һәр башкортстанлы өчен зур бәйрәм булып тора. Декларация кабул ителгәннән соң Башкортстанның социаль-икътисади тормышында җитди уңай үзгәрешләр булды. Бүген Башкортстан — Русия Федерациясенең һәрьяклап алга киткән субъектларының берсе. Республикабыз ил үсешенә зур өлеш кертә.

Башкалабыз Республика көнен тотрыклы социаль-икътисади күрсәткечләр белән каршылый — 9 октябрьдә үткән матбугат конференциясендә Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов шулай дип белдерде.
— Агымдагы елның гыйнвар-августында башкала предприятиеләре тарафыннан 443 миллиард сумлык продукция җитештерелде һәм хезмәт күрсәтелде. Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу 18,5 про­центка күбрәк, — диде Ирек Иш­мөхәммәт улы. — Уфа, гомумән Башкортстан кебек үк, инвесторларда зур кызыксыну тудыра. Быел беренче яртыеллыкта салынган инвестицияләр күләме 40 миллиард сум тәшкил итте, бу узган елдагыдан 13,5 процентка күбрәк. Ел ахырына инвестицияләр күләме 110 миллиард сумга җитәчәк, дип көтелә. Әлеге вакытта Уфада барлыгы 176 миллиард сумлык 128 инвестиция проекты гамәлгә ашырыла. Нәтиҗәдә, 12 мең яңа эш урыны барлыкка киләчәк.
Ирек Ялалов башкалада торак төзелешенә аеруча әһәмият бирелүен ассызыклады. Ел башыннан 420 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 6,5 процентка күбрәк. Торак төзү буенча Уфа Русиянең миллион кеше яшәгән шәһәрләре арасында алдынгы урында. Мисал өчен, агымдагы елның гыйнвар-июнендә күршеләребез Пермьдә — 204, Казанда — 247, Самарада 244 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.
Уфада социаль торак төзү күләме арта, халыкны искергән торактан күчерү, яңа территорияләрне үзләштерү, азкатлы торак төзү һәм “Русия гаиләсе өчен торак” программалары гамәлгә ашырыла.
Башкалабызда пассажирлар транспорты газ ягулыгына күчерелә, “Газпром” компаниясе газ ягулыгы тутыру станцияләре челтәрен киңәйтә.
Уфа шәһәре хакимияте башлыгы сүзләренә караганда, башкалада үсеш­нең инновацияле, алдынгы алымнары үзләштерелә. Быел Уфа шәһәрне комплекслы үстерүне планлаштыру ысулына күчкән. Мисал өчен, әле башкаланың төньяк өлешен үстерү программасы гамәлгә ашырыла, юллар төзү һәм киңәйтүгә, йорт яны тер­риторияләрен, ял паркларын төзек­ләндерүгә зур игътибар бирелә. Ике-өч елдан Калинин һәм Орджоникидзе районнарында яшәүчеләр уңай үзгә­решләрне тоячак.
Гомумән алганда, Уфа терри­то­рияләрне, парклар, скверлар, аллея­ләрне төзекләндерү, урамнарны яктырту корылмаларын реконструк­цияләү буенча алдынгы урында. Соңгы өч елда Уфада 2 яңа парк булдырылды, 23 парк, сквер һәм аллея тулысынча ремонтланды. Шушы көннәрдә Җиңү паркында 11 берәмлек хәрби техника урнаштырылды, киләчәктә экспозициядә 55 берәмлек техника булачак. Рес­публика көне алдыннан Җиңү паркында тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл ачу тантанасы үтте.
Республика көненә багышланган чаралар Уфаның барлык районнарында киң билгеләнде. Әлбәттә, төп бәйрәм чаралары В. И. Ленин исемендәге мәй­данда узды. Биредә “Минем яраткан республикам!” дигән бәйрәм чарасы үтте. Уфалылар һәм башкала кунаклары алдында укучылар һәм яшьләр иҗади коллективлары, спорт секция­ләрендә һәм мәктәпләрендә тәрбия­ләнүчеләр чыгыш ясады. Кичен сәнгать коллективлары, “Мирас” фольклор җыр һәм бию ансамбле концерты булды. Башкалада бәйрәм чаралары фейер­верк белән тәмамланды.

Шул ук вакытта

1993 елның 12 октябрендә Башкортстан Республикасының Гимны һәм Гербы кабул ителде. Республика халыклары бердәмлеген һәм дуслыгын гәүдә­ләндерүче Гимнның авторы — ком­позитор Фәрит Идрисов, текст авторлары — Равил Бикбаев һәм Рәшит Шәкүр, Гербның авторы — Фазлетдин Ислахов.
Читайте нас: