+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 октябрь 2015, 21:22

Безнең якка килегез, хозурлыкны күрегез!

“Бердәм Русия” партиясе проекты кысаларында Караидел районында берьюлы ике объект ачылды. Караидел районындагы табигатьнең матурлыгына анда яшәүчеләр генә түген, килгән кунаклар да һәрвакыт сокланып китә. Урман ягы исә мәһабәт агачлары, таулы пейзажлары, күпсанлы елга-күлләре белән әсир итә, Павловка сусаклагычында дәрьялар шаулый. Әмма моңа кадәр шушы гүзәллек белән югарыдан торып хозурланырга, аны уч төбендәгедәй күрергә мөмкинлек бирүче корылма булмады. Шуның өчен дә партия проекты кысаларында үткән район үзәгендә яшәүчеләр җыенында шушы теләк белдерелгәч, моңа кушкуллап риза булдылар, бу эшкә иң беренче чиратта район хакимияте кушылды һәм финанс ярдәме күрсәтте.

Район үзәгенең Яшьләр бистәсе Караидел авылыннан өстәрәк, тау башында урнашкан. Нәкъ шуннан караганда тирә-яктагы ландшафт матурлыгына искиткеч күренеш ачыла, моңа бернинди биналар да, агачлар да комачауламый, шуңа күзәтү мәйданчыгын шушында төзергә карар ителә. Озак та үтмәстән, малтабар В. Хәйруллин егетләре мәйданчыкка килү юлларын һәм машина кую урынын төзи һәм төзекләндерә башласа, мәйдан­чыкның үзен проектлау һәм төзүгә эшкуар Ф. Закиров бригадасы алына.
Һәм менә, ниһаять, күптән түгел аны ачу тантанасы үтте. Чарада олы кунаклар – рес­публиканың икътисади үсеш министры С. Новиков белән Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты О. Рамазанов та катнашты. Җыелучылар алдында район хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин чыгыш ясады.
– Торак пунктларын төзек­ләндерү арытаба да дәвам итәчәк, – диде Илдар Вил улы. – Бүгенге объектларны сафка бастыруда малтабар­лары­бызның өлеше зур булды, халык исе­меннән аларга зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Күзәтү мәйданчыгы, туристик маршрут ноктасы булудан тыш, башта яшьләрнең очрашу урыны булуын, аннан соң инде законлы никахка кергәннән соң барча туй кунаклары белән бергә фотога төшү, күңел ачу урыны булуын да күрәсе килә.
Күзәтү мәйданчыгын тантаналы рәвештә ачып, кызыл тасма кискәннән соң җыелган халык алдында район үзеш­чәннәре концерт номерлары белән чыгыш ясады.
Шушы ук көнне район үзә­гендә тагын бер объект – “Сәламәтлек сукмагы” ачылды. Бу сукмакны төзү, Караиделне аның Яшьләр бистәсе белән тоташтыру ихтыяҗы күптән өлгереп җиткән мәсьәлә иде. Менә, ниһаять, халыкның әлеге хыялы да тормышка ашты. Бу, кеше­ләргә уңайлык тудырудан тыш, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә күпләп җәлеп итүгә дә зур өлеш кертәчәк. Аны ачу тантанасында сүз Караидел авылы хакимияте башлыгы Р. Вәли­нуровка һәм республика­бызның атказанган физик культура хезмәткәре, спорт ветераны М. Ильясовка бирелде. Чыгышлардан соң бу тантанага җыелган һәммәсе “Сәламәтлек сукмагы” буйлап үтте, аларга башкалар да кушылды.
Әйе, соңгы елларны гына алсак та, Караидел районы үзәге күзгә күренеп матурланды, урамнар төзекләндерелде, ял парклары ачылды, Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә куелган һәйкәл-стелалар яңартылды. Һәм бу эш, район хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин әйтүенчә, бернинди авырлыкларга карамастан дәвам иттереләчәк, халыкның яшәү-көнкүреш һәм күңел ачу-ял итү шартлары арытаба да яхшыртылачак. “Кешеләр өчен эшләргә!” дигән девизны гамәлгә ашыруны биредә шулай аңлыйлар.
Читайте нас: