+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 октябрь 2015, 21:08

Тәвәккәллә һәм эшеңне башла

Федераль программа яшьләр өчен яңа мөмкинлекләр ача.“Үз эшеңне башла!” лозунгы астында Башкортстанның Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Син — эшкуар” федераль программасы республикада 2011 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Илнең 50 төбәгендә үсеш алган программаның төп максаты — яшь малтабарларга үз эшен ачуда ярдәм итү, студентларны һәм яшь белгечләрне җәлеп итү. Моннан тыш, уңышка ирешкән бизнесменнар һәм фикердәшләр белән аралашыр өчен дә менә дигән мөм­кинлек бу. Биредә файдалы мәгъ­лүмат алырга һәм стартап өчен яңа идеяләр табарга була.

Бу программада катнашу өчен кая мөрәҗәгать итәргә һәм нинди шартларны үтәргә? Шушы сораулар белән “Син — эшкуар” федераль программасының Башкортстандагы төбәк операторы, республиканың Волонтерлар хәрәкәте һәм яшьләр башлангычларын яклау үзәге директоры Александр Рудаковка мөрәҗәгать иттек.

— Александр Михайлович, “Син — эшкуар” программасының әһәмияте нидә? Катнашу­чылар өчен ул кайсы ягы белән отышлы?

— 2009 елдан Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Син — эшкуар” федераль программасы мәгълү­мати, укыту һәм консультация бирү кебек комплекслы чараларны үз эченә ала. Анда катнашучылар арытаба үз бизнесын ача ала. Русия өчен программа югары социаль әһә­мияткә ия, чөнки эшкуарлыкка бик күп яшьләр җәлеп ителә. Алты ел эчендә илебезнең 68 субъектыннан 700 меңнән артык яшь кеше программада катнашты һәм алар ярдә­мендә 10300 яңа предприятие ачылды. Бу исә яңа эш урыннарының 20 меңнән артып китүе турында сөйли. Керем күләме 6 миллиард сум тәшкил итте, салымнардан 500 миллион сум керем алынды.

Программа катнашучыга нәрсә бирә? Иң беренче чиратта, ул — үзеңнең төбәгеңдә бушлай укып, бизнесыңны нольдән башлау дигән сүз. Икенчедән, “Син — эшкуар” картасына ия буласың, яисә бизнесыңа дөрес юнәлеш бирәчәкләр. Өчен­чедән, проектларың өчен дәүләттән грант ярдәме алачаксың.

Башкортстанда да кече бизнесны үстерү дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Син – эшкуар” программасы нәтиҗәле эшли. Биредә бизнеста мөһим булган хокук һәм бухгалтерия мәсьәләләре буенча ярдәм күрсәтү, маркетинг һәм реклама өлкәсендә иң яхшы белгеч­ләрдән — консультация, республи­каның иң яхшы профессионалларыннан бизнес буенча белем алу, бизнес-проектлар конкурсында катнашу һәм эшеңне үстерү өчен акчалата грантка ия булу, “Русиянең яшь эшкуары” федераль бәйгесендә һәм программа буенча төбәкара чараларда катнашу, Башкортстанның югары уңышларга ирешкән эшкуарлары белән якыннан танышып, алардан тәҗрибә туплау мөмкинлеге бар.

— Александр Михайлович, бу проектта кемнәр катнаша алуы һәм моның өчен нишләргә кирәк­леге турында тулырак сөйләп үтсәгез иде?

— Программаның төп максаты — яшьләр арасында эшкуарлыкны популярлаштыру, аларны бу өлкәгә җәлеп итү. Шунлыктан анда, шәһәр­дә, район үзәгендә, авылда яшәсен­ме, теләге булган 14-30 яшьлек һәркем катнаша ала. Теркәлү, катнашу, осталык дәресләре тыңлау – һәммәсе дә түләүсез. Эшкуар булу теләге, үз эшен башлап җибәрү максаты куйган яшьләр начнисвоеделорб.рф сайтында анкета тутырырга тиеш. Шуннан “Вконтакте” рәсми берләш­мәсендә яңалыкларны күзә­теп барырга кирәк. Без анда уку-укыту чараларының кайчан, кайда булачагы турында хәбәр итәбез һәм зур булмаган тест үткәргәннән соң, тренингларга чакырабыз. Мәсә-лән, чираттагы чара 30 октябрь­дә Көнчы­гыш икътисад-хокук гуманитар университеты бинасында узачак. Анда федераль эксперт, маркетинг һәм бизнесны үстерү буенча консуль­тант­ларның үзара дуслык җәмгыя­тенең идарәче партнеры, Мәскәү сәүдә-сәнәгать палатасының халыкара бизнес мәктәбе өлкән преподавателе Андрей Крылов тренинг үткәрәчәк. Проект кысаларында мәгълүмат конферен­цияләре актив оештырыла. Һәр катнашучы биредә бизнес өлкәсендәге үзен кызыксындырган сорауларга тулы җавап ала, шулай ук югары уңышларга ирешү­челәрнең тәҗри­бәсен өйрәнә ала. Ай ахырында БДМУ, БДПУ, БДАУ, УДНТУ кебек югары уку йортларында конферен­цияләр үткәрү планлаштырылган.

— Александр Михайлович, күпләр шәхси эшкуарлыкка алынса да, берникадәр вакыттан соң ташлый. Моның сәбәбе нәрсәдә?

— Үз эшеңне ачу, әлбәттә, зур чыгымнар, зур җаваплылык таләп итә. Безнең бурыч исә, шушы чыгымнарны киметү. Ничек? Тәүге адым — дөрес бизнес-план төзергә өйрәнү, белемле булу. Шулай ук актив булганда, максатлар чынга ашачак, табыш киләчәк. Катлаулы маркетинг, финанс өлкәсендә эш итәргә өйрәнү сайлаган юнәлештә ныгырга ярдәм итәчәк. Биредә белем алу киләчәктә эшкуар булырга мәҗ­бүрсең дигән сүз түгел. Монда катнашучыга ул бурыч итеп куелмый. Иң мөһиме — яшь чакта бе­лем алу, арытаба эшкуарлык белән шөгыльләнү кеше­нең үз ихтыярында. Эшкуар, гадәттә, үзен кызыксындырган, үзенә ошаган хезмәт башкара, хыялларын чынга ашыра, тырышлыгына карап хак ала.

— Республикада ничә яшь кеше грант ярдәме алды?

— 2011-13 елларда 30дан артык яшь кеше дәүләт грантына ия булды. Пекарня, чәчтараш һәм башка төр хезмәтләр күрсәтү предприятиеләре ачуда ярдәм иттек. География киң: Уфа, Нефтекама шәһәрләре, Бөрҗән, Балтач, Күгәрчен, Зилаер районнарында яшәүче яшьләр программада актив катнаша. Стәрлетамак, Кырмыскалы яшьләрен аерым атап үтәсе килә. Конференция, тренинглар үткәрү үтенече белән алар үзләре чыга, зур аудитория җыялар.

— Теләкләрегез белән дә уртаклашсагыз иде.

— Актив позициядәге, киләчәккә максат куеп яшәгән, эшләргә теләге булган яшьләрне шушы программада катнашырга чакырам. Чөнки биредә, чыннан да, файдалы, кызыклы, фәһемле мәгълүмат алырга, тәҗрибә тупларга була. Кыю булыгыз, бары тик якты киләчәккә омтылыгыз!
Читайте нас: