+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 октябрь 2015, 12:08

“Иртән баш төзәтәм, кичен баш терәр урын эзлим...”

Уфа сукбае белән әңгәмә.Сукбайларны Уфа урамнарыннан эзләп йөрмәдем. Алар буш шешәләр, тимер-томыр, кәгазь тапшыра торган урыннарны үз итә. Вокзалларда, җир асты кичүләрендә дә очрыйлар. Әңгәмәдәшемне шундый урыннарның берсенә барып таптым. Иске суыткыч сөйрәгән, начар гына киенгән бер ир күренде. Ул товарын тапшырып, акчасын кесәсенә салып, үз юлы белән китте. Артыннан иярдем. Ничек тә сүз башларга кирәк иде. Сукбай эшләми. Шуңа күрә сүзне акча мәсьәләсеннән башларга булдым.

— Юлда йөз сум акча ята иде. Сезнекеме?

“Акча” сүзе аңа мәчегә тычкан сыман тәэсир итте. Аягын сөйрәп кенә атлаучы сакаллы ир ялт кына каршыма ук килеп басты. Яргаланып, тырнаклары бозылып беткән кулын сузды.

— Минем белән ун минут сөйләшсәң, акча синеке була.

— Ярар. Нәрсә турында сөй­ләшәбез?

— Тормыш турында.

Сукбай кап-кара тешләрен күр­сәтеп елмаеп куйды.

— Тормыш?! Тормыш турында нәрсә беләсең син? Менә мин аны төбеннән беләм.

— Белгәч сөйләгез. Ничек мондый көнгә төштегез?

— Заводта эшли идем. Кыскартуга эләктем. Яңа эшкә алмадылар. Эчә башладым. Хатынга мондый ир кирәкми булып чыкты. Аерылып, башкага кияүгә чыкты. Фатирдан куды. Улымны да үзе белән алып китте. Шуннан тагын да ныграк эчүгә салыштым. Башта дусларымда яшәдем. Акчам беткәч, аларга да кирәгем калмады. Туганнарым да ишек бусагасыннан ары кертмәде. Шуннан вокзалларда, йорт чарлакларында куна башладым. Сукбайга әйләнгәнемне сизми дә калдым. Егерменче ел урамда яшим.

— Җәйге чорда урамда да тү­зәргә буладыр. Ә кышын кайда төн уздырасыз?

— Кайда туры килә. Озак еллар күпкатлы йорт чарлакларында яшәдек. Заманнар үзгәрде. Хәзер йортларга кереп булмый. Бары­сының да диярлек подъезд ишек­ләренә йозак куйдылар. Ике катлы агач йортларны да сүтеп бетереп баралар. Җимереләсе агач йортларны эзлибез. Тапсак, шунда кирпечтән мич ясап, төннәрен агач калдыклары ягып чыгабыз. Вокзаллардан сакчылар, полиция хезмәт­кәрләре куып чыгара. Сукбайларга яшәве авырлашты хәзер.

— Ә сез беләсезме, чит илләрдә сукбайларга махсус приютлар төзелә, аларга җылы аш ашаталар.

— Ара якын булса мин кыш булмаган җиргә китәр идем. Уйлап карасаң, анда безне кем көтеп тора? Гаиләм булганда, яхшы яшәгәндә мин дә сукбайларга чирканып карый идем. Җәмгыятьтә әрәмтамаклар кемгә кирәк? Шуңа күрә, беркемнең дә бушлай ашатуына, яшәргә урын тәкъдим итәренә өмет итмим. Дини бәйрәм­нәрдә әбиләрнең безгә хәер бирүе, кайнар аш ашатуы сөендерә. Сирәк булса да, безне хәстәрләүче яшьләр оешмалары да бар. Аларга рәхмәт әйтәсе килә.

— Үткәннәргә кайтып булса, яңадан яши башлар идегезме?

— Белмим. Язмышны үзгәртеп булмый. Бәлки, эчә башламаган булсам, бүген урамда йөрмәс идем. Син яшь кеше. Бер сер ачам. Дөньядагы күпчелек бәла – хәмердән. Менә сез миңа акча бирәчәксез. Аңа икмәк алмаячакмын, даруханәдән спирт катнаштырылган дарулар алып, су белән бутап эчәчәкмен. Акчаңны бир дә, киттем мин. Башка түзәр хәл юк. Кичә күбрәк булган.

— Тагын берничә сорау. Чүп­леккә көн саен суыткыч ташламыйлар. Берәр эшкә урнашып кара­мадыңмы?

— Карадым. Ләкин мине беркая да алмыйлар. Паспортым да, документларым да юк. Эчеп югалттым. Кайвакыт урамда азык-төлек күтәргән әбиләр очрый. Аларга ярдәмләшәм. Әйберләрен подъезд төбенә кадәр илтешәм. Кайсы ашарга, кайсы азрак акча бирә. Шәхси йортларда яшәү­челәргә утын ярганым бар. Ләкин мондый очраклар бармак белән санарлык кына. Безнең кебекләр белән бер­кемнең дә аралашасы килми. Син дә, үзеңә кирәк булганга гына мөрәҗәгать иткәнсең.

— Ничек тамак ялгыйсыз?

— Эчкән арада каткан икмәк сыныгы булса, шул җиткән. Күп ашасаң, исерер өчен күбрәк эчәргә кирәк. Ә акча санаулы. Ә болай, аз гына төшердең, тормыш ал да гөл. Исергәч бер мизгелгә кайгылар да, үткәннәр дә онытыла. Бер исереп, бер айнып гомер үтә. Әйдә, акчаңны бирсәң бир дә, киттем мин. Бер фанфуриклык кына үземдә дә бар.

Йөз сумны бирдем. Кулымнан йолкып алып, пальтосындагы умырык кесәсенә салып куйды.

— Саубуллашканчы тагын бер генә сорау бирсәм ярыймы?

— Әйдә!

— Исем-шәрифләрең кем? Кем дип языйм?

— Монысы мөһим түгел. Җир белән күк арасында яшәүче кеше, дип яз. Чөнки минем исемем беркайда да юк. Бары тик җаным белән тәнем генә калды.

Сукбай ашыга-ашыга гаражлар артына кереп югалды. Фотога төшер­мәгәнлегем исемә төште. Артыннан йөгерсәм дә, таба алмадым. Сукбай җир белән күк арасында юкка чыккан иде.
Читайте нас: