+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 октябрь 2015, 12:16

Менә бу якташларча!

Төмән өлкәсенең данлы төзүчесе Мидхәт Хәсәнов туган ягы елга-күлләрендә балык үрчетә һәм урамнарында кедр үстерә.Авыргазы район гәзите редакциясе. Сәгать 9 тулып килә. Иртәнге тынлыкны бозып, телефон шалтырый.

— Сезне Радужный шәһәре кайнар сәламли! — Мидхәт Хә­сәновның көчле һәм яңгы­равыклы тавышын шунда ук танып алам, кәеф күтәрелеп китә. — Самолетка кедр үсентеләре төяп, Башкортстанга очачагымны сезгә хәбәр итәм!
Бу кешене туган районы Авыргазыда һәм республикабызда гына түгел, аннан читтә дә яхшы беләләр. Төзүче, сәясәтче, җәмә­гать эшлеклесе, табигатьне саклаучы... Гому­мән, изге һәм киң күңелле кеше.

Ул ерак Себердә яши, туып-үскән Кешәнне авылына ел саен кайтып йөри, авыл­дашларының тормышы белән кызыксына, аларга ярдәмләшә.

Шушы көннәрдә Авыргазы районы оештырылуның 85 еллыгын билгеләп үттек. Мидхәт Равил улы бу көнне дә зур иганә ярдәме күрсәтте. Шулай ук район хакимияте башлыгына ШОС һәм БРИКС саммитлары уңаеннан чыгарылган “Шә­һәрләр һәм кешеләр” һәм үзе эшләгән тармак уңышлары күрсәтелгән “Главтюменьнефтегаз”га — 50ел” китапларын бүләк итте. Моннан тыш, барлык авыл билә­мәләренә һәм мәктәпләргә кедр орлыклары һәм бу агачны ничек үстерергә өйрәткән инструкция салынган бик матур 200 конверт һәм 200 кедр үсентесе тапшырды.

Мидхәт Хәсәновның табигатьне саклаудагы изге гамәлләре турында матбугатта, шул исәптән “Кызыл таң” гәзитендә, язылып тора. Әйтик, үз авыллары эчендәге һәм тирәсендәге эссе җәйдә кипкән унбер сулык аның ярдәмендә тергезелде. Аларга ул йөз мең маймыч җибәргән иде, хәзер инде карп, кәрәкә кебек төрле балыклар мыжгып тора.
Читайте нас: