+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 ноябрь 2015, 22:07

Без — русиялеләр!

Бергә һәм бердәм булсак, Көнбатыш янауларына да, тормыш сынауларына да бирешмәбез!Иртәгә ил күләмендә мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе — Халыклар бердәмлеге көне билгеләнә. Әйтергә кирәк, 2005 елдан башлап билгеләнүче әлеге дата Русиянең яңа тарихында, бер яклап, Октябрь бәйрәмен алыштырган, икенчедән, халыкны дәүләтнең нигезен тәшкил итүче мөһим кешелек кыйммәтләре астына туплаган иң изге бәйрәмнәрнең берсенә әверелде.

Хәер, бәйрәм, үзе дә Русия тарихында данлы сәхифәләрнең берсе булып һәм шушы җирлектә гасырлар дәвамында кулга-кул тотынышып дуслыкта, татулыкта яшәүче йөзләгән милләт халыкларының бердәмлеген гәүдәләндергән истәлекле хәл-вакыйгаларга нигезләнә. Тарихтан мәгълүм булуынча, 1612 елда нәкъ шушы көнне илебез башкаласы Мәскәү поляк интервентларыннан азат ителә. Моңа исә Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык опол­чениесенең Кытай-шәһәрне штурм белән алуы нәтиҗәсендә ирешелә. Шул рәвешле Русия халкы чыгышына, милләтенә, нинди дин тотуына карамастан, гомум дәүләт мәнфәгатьләрен саклауда бердәмлек, оеш­канлык һәм чын-чыннан батырлык үрнәге күрсәтә.

Әйтергә кирәк, бәйрәмнең унбер еллыгы Башкортстанда да колачлы чаралар белән билгеләнәчәк. Атап әйткәндә, 4 ноябрьдә Уфада Конгресс-холл бинасында Халыклар бер­дәмлеге көненә һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Безнең Бөек Ин­тернационал Җиңү” дигән зур гала-концерт узачак. Анда республиканың милли-мәдәни оешмалары һәм барлык район-шәһәрләрдән дә үзешчән иҗат коллективлары катнашачак. Концерт алдыннан исә Башкортстан халыкларының милли киемнәрдәге марш-парады үтәчәк.

Китапханә һәм музейларда исә бәйрәм уңаеннан тематик күргәзмәләр, конкурслар, викториналар һәм һәртөрле очрашулар узачак. Муниципаль район һәм шәһәр округлары үзәкләрендә “Русия Федерациясе гимны” дигән флеш-моблар, башка бәйрәм чаралары, авыл хуҗалыгы ярминкәләре, спорт ярышлары үтәчәк. “Бердәмлек” исеме астындагы иң зур флеш-моб исә бүген Уфадагы “Ватан” паркында 15 сәгатьтә башланачак. Аны Башкортстанның Студент берләшмәләре берлеге, “Бердәм Русия”нең Яшь гвардиясе”, республика халык­ларының Дуслык йорты оештыра.

Оештыручылар билге­ләвенчә, флеш-мобта 600дән артык кешенең катнашуы көтелә. Аның барышында республикадагы әйдәүче югары уку йортларыннан студентлар ил чикләрен билгеләгән рәвештә тезелеп барачак. Флеш-мобның тагын бер үзенчәлеге — анда катнашучылар “Русия бердәмлек белән көчле. Без — бердәм” дигән сүзләрне язачак. Әйткәндәй, әлеге чарада теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен 8-963-136-52-62 телефон саннарын җыеп, оештыручыларга мөрәҗәгать итәргә генә кирәк.

Кыскасы, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм чаралары Башкорт­станда һәрвакыттагыча колачлы һәм чагу булмакчы.

Ни аяныч, безне, ягъни Русия халкын ил иминлеген, аның бердәмлеген сакларга һәм ныгытуга юнәлтелгән уртак идея генә түгел, еш кына уртак кайгы да берләштерә. Әлеге мөһим дәүләт дәрәҗәсендәге бәйрәм алдыннан да нәкъ шулай булып чыкты. 31 октябрьдә Мисырдан Шарм-эль-Шейх — Санкт-Петербург маршруты буенча очкан “Когалымавиа” компаниясе самолеты һәлакәткә тарыды. Анда очкан 217 пассажир һәм җиде кешедән торган экипаж барысы да һәлак булды. 1 ноябрь, ил Президенты Указына ярашлы, Русиядә Матәм көне дип игълан ителде. Бу көнне барлык дәүләт учреждениеләрендә дә флаглар түбән төшерелде, телевидение һәм радио каналларында күңел ачу тапшыруларын кайгы уртаклашу чыгышлары алыштырды. Русия Хөкүмәтенә ил субъектлары дәүләт власте органнары белән берлектә һәлак булучылар гаиләләренә барлык тиешле ярдәм чараларын күрсәтергә кушылды. Шушы ук көнне Русия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведевка Мисыр күгендә булган авиаһәлакәткә бәйле дәүләт комиссиясен оештырырга, Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү буенча министр Владимир Пучковка тиз арада һәлакәт булган урынга МЧС самолетларын җибәрергә боерды. Гадәттән тыш хәлләр һәм Сәламәтлек саклау министрлыкларына һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча эшне оештырырга күрсәтмә бирелде. Кочочкыч авиаһәлакәткә бәйле Русия Президенты Владимир Путин телефон аша Мисыр Гарәп Республикасы Президенты Әбделфаттах Сиси белән дә аралашты. Русия Президенты Хакимияте җитәкчесе Сергей Иванов исә Санкт-Петербургта әлеге рейс буенча очучы һәм һәлакәткә тарыган самолет төшәргә тиеш булган “Пулково” аэропортында һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салды.

Менә шулай, тормыш Русия халкын аерым көнбатыш дәүләтләрнең янавы, тәгәрмәчкә таяк тыгарга маташуы белән генә түгел, ачы кайгылары белән дә әледән-әле бердәмлеккә сынап тора. Шөкер, әлегәчә ил халкының бу җәһәттән сынатканы булмады. Иң авыр михнәт-газапларны да, иңгә төшкән авырлыкларны, кайгы-хәсрәтне дә ул тәү чиратта бердәмлек белән күтәрде, бердәмлек белән җиңеп чыкты. Һәм, иманыбыз камил, киләчәктә дә йөздән артык милләт кешеләре яшәүче тарихи Ватаныбызда халыклар бердәмлеге иң югары кыйммәт һәм дөнья күләмендә Русиянең йөзен билгеләүче визит карточкасы булып, калыр. Иң мөһиме, моның өчен нигезләр ныклы булып төрле милләт халыклары арасында мөнәсәбәтләрне катлауландыруга юл куелмасын. Ә бердәм һәм бергә булсак, без нинди генә авыр сынауларны да барыбер җиңәчәкбез! Без — русиялеләр!

* * *
1 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Башкортстан Республикасының Иҗтимагый палатасы Уфаның “Гаилә” сәүдә-күңел ачу комплексында “Ачык ишекләр көне” оештырды. Аның максаты — республика халкын со­циаль юнәлештәге коммерция карамагында булмаган оешмалар эшчәнлеге белән таныштыру, алар халыкка күрсәткән проектлар һәм социаль хезмәтләр турында хәбәр итү.
Чара кысаларында республиканың коммерциягә карамаган оешмалары күргәзмәсе оештырылды, анда 20гә якын оешма һәм волонтерлар үзәге экспозицияләрен тәкъдим итте, теләгән кеше аларның вәкиле белән аралашу мөмкинлеге алды. Шулай ук бу көнне Уфа халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде, әниләргә һәм балаларга махсус чаралар оештырылды. Кыскасы, ачык ишекләр көнендә катнашкан һәр кеше үзенә яңа, файдалы мәгълүмат алып, кызыклы кешеләр белән аралашып, яхшы кәеф белән кайтып китте.
Читайте нас: