— Хәзер хәрби сер түгел инде — мин ракета гаскәрләренә караган махсус төзелеш батальонында эретеп ябыштыручы булып хезмәт иттем. Ракеталар өчен шахталар төзедек. Баштарак, увольнительный алып, шәһәр күрергә бару турында уйларга да ярамады. Ярты еллап хезмәт иткәч кенә, анда да бик яхшы эш күрсәткән өчен дәртләндерү чарасы итеп, берничә сәгатькә шәһәр күрергә җибәрә башладылар. Шундый көннәрнең берсендә мин көтмәгән бәхеткә юлыктым – кибеттә ике хатынның үзара саф татарча сөйләшеп торуын ишеттем. Шул минуттан мине алардан аеру читен иде. Кыяр-кыймас аларга якынайдым һәм гомергә булмаган ләззәт белән колакка ятыш, ягымлы сүзләрне тыңларга керештем. Бу минутларда үземнең туган авылыма, Башкортстанга, Бишбүләккә кайткандай булдым. Үзем дә сизмәстән зур кибет буйлап әлеге ике хатынга ияреп йөри башладым. Алар, кирәкле товарын алып, урамга чыккач та, артларыннан калмадым. Бервакыт болар миңа игътибар итеп, үзара куркышып сөйләшә башламасынмы?!
— Бу безне эзәрлекли түгелме соң?! – ди олырак яшьтәгесе.
— Әйдә, барсын – аның безгә ни зыяны тисен? Солдат бит – гомерен ничек үткәрергә белмичә, аяклары кая тарта, шунда атлый торгандыр! – дип, миңа таба борылып, елмайгандай итте яшьрәге.
— Ышан син аңа, бәлки, безнең сумкаларыбызны тартып алырга ниятләп ияргәндер! — дип, олысы һаман начарга юрамакчы.
Бераз шулай сүз көрәштереп барганнан соң апа түзмәде – кеше күбрәк җиргә җитү белән: “Эй, солдат, ты чего за нами увязался? Что тебе от нас надо?” – дип, кырт артка борылып, бер генә дә яхшылык вәгъдә итмәгән усал карашын миңа төбәде.
— Курыкмагыз, апа! Миңа сездән берни дә кирәкми – сезнең үзебезчә сөйләшүегез генә кирәк! — мин шулай татарча җавап бирдем.
— Әй, балакаем, син үзебезнең татар егетемени! Гафу ит инде – мин бит сине начар ният белән безгә иярдең дип уйладым, — дип, усал апа шундук безнең ачык йөзле, кунакчыл Усак-Кичү хатыннарына охшап калды.
Билгеле инде, ярты юл буе сумкаларын күтәрешеп барган Илдарны, нәкъ үзебездәгечә, чәй эчермичә җибәрмиләр. Менә шулай башланып китә Илдар белән Гөлсемнең танышу-кавышуы. Татарча сөйләшүләре белән Илдарның игътибарын яулаган хатыннар әниле-кызлы булып чыга.
Хәрби хезмәт вакытын тутырган Илдар, яшь кәләшен күрсәтергә отпускыга кайтып килгәннән соң, тагын өч елга Красноярскида эшкә кала. Хатынының да нәсел тамырлары тоташкан Башкортстанга алар 1977 елда кайта һәм Приют поселогында фатир ала. Моннан дүрт ел элек, Илдарның әти-әнисен карарга дип, Усак-Кичүгә кайтып төпләнәләр. Кызганычка каршы, картларны карарга дип кайткан Илдарның үзен тәрбияләргә туры килә, бик нык егылып, умыртка баганасына зыян килеп, аяксыз кала.
Авылда “Красноярск килене” дип йөртелгән Гөлсем Галиҗан кызын мондый сынаулар чыныктыра гына — ул авыруларны тәрбияләү белән бергә төзелеш эшләрен дә җәелдерә. Ата йортын заманча итеп үзгәртеп кордырта — өй эчендә шәһәр уңайлыкларын булдыра. Җәен күпкә зурайган Сабировларның өе төрле яшьтәге халык белән тула. Монда мин “Кызыл таң”ның элекке мөхәррире, дәүләт эшлеклесе Таһир Ахунҗановның адашы белән дә таныштым.
— Оныгыбыз Денисның улына исемне Таһир абый хөрмәтенә куштык, Таһир Исмәгыйль улы — миңа туган тиешле кеше, — дип, яраткан турунының аркасыннан сөеп куя Усак-Кичүдәге исән калган ике Бөек Ватан сугышы яугиренең берсе Әхияр Әсфәндияр улы.
— Таһир абый исән чагында бездә еш була иде – авылга кайткан саен. Аның ярдәмен дә күп күрдек – сүзе үткән абруйлы кеше иде бит, дип, иренең сүзен җөпли 40 елдан артык авыл мәктәбендә укыткан, шуның яртысын директор булган Саҗидә Габделганиева-Сабирова.
...Сабировлардан мин күтәренке кәеф, сокланулы уйлар белән киттем. Өйгә ясалган “евроремонт” кына түгел иде моның сәбәбе. Татар теле җирнең читендә дә канат куйган Илдарның туган авылында, якыннары арасында аякка басачагына шикләнмәвем — бер. Икенчесе, иң мөһиме, Таһирларның яңа буыны үскән Бишбүләктә Таһир Ахунҗановны онытмаячаклар, аның белән елдан-ел ныграк горурланачаклар.