Журналистны борчыган мәсьәләләрнең исәбе-хисабы юк. Иң мөһиме — халык алдында җавап тотканда ул гадел булырга, тик дөресен әйтергә, объектив фикер йөртергә тиеш. Әлбәттә, җиңел эш түгел бу! Һәр яңалыкның да төбенә төшенеп җитәргә кирәк ич.
12 ноябрьдә Уфа шәһәренең Конгресс-холл бинасында узган “Медиафорум”да, республика гәзит-журналлары вәкилләре җыелып, иң борчыган сорауларны үзәккә куеп сөйләште. Сорауларга республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов җавап бирде.
Каләм осталары республика җитәкчесенә “Пионерия хәрәкәтен яңартып җибәрү үзен аклаячакмы? Күптән түгел Мисыр күгендә булган зур авиаһәлакәткә бәйле республикада пассажирлар йөртүгә игътибар арттырылганмы? Күмертау вертолет заводының киләчәге нинди? Башкалабыз янә дә ямьләндереләчәкме? Кандракүл, туристик әһәмияттәге объект булып, республика ярдәмен алачакмы? Авылга эшкә кайткан яшь табиблар грант ала, авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә кайткан белгечләргә дә шундый ук грантлар булдырып булмасмы? Яңа мәктәпләр төзү планлаштырыламы? “500 ферма” программасының дәвамы булачакмы?” кебек сораулар яудырды һәм һәр сорауга җентекле җавап алды.
Рөстәм Зәки улы коллектив башлангычлы, илне сөяргә, дуслыкны ихтирам итәргә өйрәтүче пионер оешмаларын сагынуын сөйләде. Яхшылыкка һәм яктылыкка өндәүче һәр башлангычны да хуплаячагын әйтте. Уфа аэропорты эшчәнлеге элек тә зур игътибар үзәгендә булган. Әле исә илнең иң эре 10 аэропорты исәбенә кергән аэропортта эшләр тагын да җитдирәк оештырылган, бар нәрсә дә җайга салынган. Зур бурычлары булган Күмертау вертолет заводын Казан вертолет заводы үз канаты астына алачак, шул рәвешле предприятие авыр хәлдән чыгарга тиеш.
Узган саммитларга әзерлек барышында Уфа бик төзекләндерелде һәм бу эш дәвам итәчәк. Әмма һәр кеше тәртип булдыруны үзеннән, үз ихатасыннан башларга тиеш. Авылга кайткан яшь белгечләр үзләре дә акча эшли ала. Бары тик бераз тырышырга, тир түгәргә кирәк! “500 ферма” программасы яхшы нәтиҗәләр бирде, мондый программалар чынлап та бик кирәк.
Журналистларны бик борчыган мәсьәләләрнең берсе “Башкортстан сода компаниясе”нә кагылды. “Тора-Тауны саклап калып булачакмы?” дип халыкның күңел түреннән чыккан соравын яңгыратты хәбәрчеләр.
Рөстәм Зәки улы мәсьәләне нечкәлекләренә кадәр аңлатып бирде. Чимал ресурслары бетсә (ә бу күп дигәндә 5 елдан булырга мөмкин), республиканың төп предприятиеләренең берсе булучы “Сода”га ябылу куркынычы яный.
— Аны саклап калу өчен Тора Тауны үзләштерү иң уңайлы вариант булыр иде. Әмма 50 ел элек үк Тора-Тау сак астына алынган табигать объектлары исәбенә кертелгән. Аннары, май-октябрь айларында бу мәсьәлә буенча якын-тирәдә яшәүче 6 меңләп кешедән сорау алынган. Халыкның 70 проценты Тора-Тауга кагылмауны теләгән. “Без халык теләгенә каршы килә алмыйбыз!” — диде Рөстәм Хәмитов.
Республикада чимал җитештерерлек башка урыннар да табып була, моның өчен күпсанлы тикшеренүләр үткәрелде. Тора-Тауны саклап калып та “Сода”ның яшәешен тәэмин итеп булачак, моның өчен иң уңайлы вариант сайланачак, дип ышандырды республика җитәкчесе.
Рузалия Хисмәтуллина, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Бюджет, салым, инвестиция сәясәте һәм территорияләр үсеше буенча комитет рәисе:
— “Сода”ның киләчәге барыбызны да бик борчый. Минемчә, республика Башлыгы мәсьәләне хәл итүдә иң дөрес юлны сайлаган. Уникаль табигать байлыкларына ия булган тауны саклап калу теләгендә халык белән бер фикергә килгән. Чынлап та, проблеманы хәл итүнең бердәнбер юлы — альтернатив чыганаклар эзләүдә”.