+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 ноябрь 2015, 21:34

Париж күгендә янә “Марсельеза” яңгырый

Франциядәге терактлар бөтен дөнья халкын тетрәтте һәм иртәгәсе көнгә ышанычны какшатты.13 ноябрь кичендә Париж шәһәрендә алты урында берьюлы шартлаулар яңгырый. Тәүдә Франция-Германия футбол матчы вакытында Stade de France стадионы янында ике кеше үз-үзен шартлата. Матчны Франция президенты Франсуа Олланд һәм Германиянең чит ил эшләре министры караган була. Аларны шунда ук стадионнан алып чыгалар. Тәүге шартлау нәтиҗәсендә ун кешенең гомере өзелә. Аннары унар минут тәнәфес белән бер-бер артлы тагын ике шартлау яңгырый. Тамашачылар аларны петарда, төтен шашкалары, дип кабул итә һәм артык игътибар бирми. Матчны өзмәсәләр дә, полиция хезмәткәрләре халыкны, “янгын тревогасы” дигән булып, әкренләп эвакуацияли. Әйткәндәй, матчта Франция икегә ноль исәбе белән җиңгән, җанатарлар стадионнан “Марсельеза” җырлап чыккан.

Шул ук вакытта террорчылар Вольтер бульварында һәм аның тирәсендәге урамнардагы кафе һәм рестораннарда утыручыларга автоматтан сиптерә. Алар кырыклап кеше үлеменә сәбәпче. Соңыннан экспертлар терактның автомобильдән билгесез кешеләр тарафыннан эшләнүен ачыклый.

Bataclan театрында бу вакытта Американың музыкант­лар төркеме концерты барган була. Анда берничә кеше бәреп кереп ут ача һәм йөзләп кешене заложник итеп ала. Аларны 40 минут дәвамына махсус операция барышында азат итәләр, ләкин кайбер мәгълүматлар буенча корбаннар саны йөзгә якын, террорчылар качарга омтылучы һәр кешене атып үтергән. Штурм нәтиҗәсендә бер террорчы юк ителгән, калганнары үз-үзен шарт­латкан. Соңгы мәгълүматлар буенча, бу көнне берничә сәгать эчендә терактларда 129 кеше һәлак була, 352 кеше җәрә­хәтләнә, шу­ларның 99ы авыр хәлдә.

Париж прокуратурасы сигез террорчының үлеме турында хәбәр итә, аларның җидесе үз-үзен шартлаткан. Теракт өчен җаваплылыкны “Ислам дәүлә­те” (ИГИЛ) оешмасы үз өстенә алган. Кайбер телеканалларга аларның: “Бу — Сүрия өчен үч алу. Бу — Франция өчен 11 сентябрь” дигән хәбәрләре килеп җиткән. Берничә террорчы ут ачканда: “Барысына да Олланд гаепле. Аңа Сүриядәге хәлгә тыгылмаска кирәк иде”, дип кычкырган. Терактларны ИГИЛның төп палачы Джихади Джонның юк ителүенә җавап дип исәплиләр.

Үз чиратында Франсуа Олланд террорчыларга каршы рәхимсез рәвештә көрәш ачачагын белдергән. Әлеге фаҗига уңаеннан Русия, Бөек Британия, АКШ, Германия һәм башка илләр җитәкчеләре Франция халкының кайгысын уртак­лашкан.
Читайте нас: