+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 ноябрь 2015, 21:33

Торатау торачак!

Республика җитәкчелеге Башкортстан күрке булган табигать һәйкәле сагына басты.“Без табигатьтән мәрхәмәтлелек көтәргә тиеш түгел, аны аңардан алу — безнең бурыч”. Күренекле совет биологы, селекционер Иван Мичурин бу сүзләрне узган гасыр башында яңа сортлар чыгару эшчәнлегенә бәйле белдергән булса, ни аяныч, бүген аерым заман бизнесменнары да әлеге гыйбарәне үзләренә төп девиз итеп билгеләде. Табигать, аның кануннары, шул төбәкне төяк иткән күпсанлы халык фикере белән исәпләшмичә, озын акча хакына андыйлар фәкать үзенекен алга сөрә. Һәрхәлдә, “Башкортстан сода компаниясе” ачык акционерлар җәмгыяте хуҗаларының дистә еллар дәвамында чимал өчен файдаланып, матур табигать һәйкәле — Шахтау урынында чокыр калдырганнан соң, республиканың йөзек кашы булган икенче табигать һәйкәле — Торатауга да кул сузарга, аны үзләштерергә ниятләвен башкача берничек тә атап булмый...

Дөресен әйткәндә, Шахтау Ишембай, Стәрлетамак районнары халкының гына түгел, минем дә күз алдымда диярлек юкка чыкты. Балачакта җәй саен Ишембай районының Көзән авылында гомер кичергән әбекәй-бабкайларга кунакка кайтканда озын буйга сузылган Шахтауның елдан-ел “кыскара” баруына шаһит булсам, ахыр чиктә инде ул тәмам җир белән тигезләнде. Баксаң, хәзер теге “көрәкләр” кайчандыр Шах­тауның куенына сыенып утырган, бүген исә тол хатындай ятимсерәп калган, әмма үзенең күркәм гүзәллеге белән республика халкының гына түгел, меңнәрчә туристларның да күз явын алып торучы Торатауның да башына җитмәкче икән. Бәхеткә, республика җитәкчелеге мондый хаталы адымга, республика табигатенә карата җи­наятькә ныклы каршы чыкты.

— Башкортстан сода компаниясенә республика территориясендә табигать һәйкәле булган Торатаудан башка да альтернатив чимал чыганаклары бар. Шуңа да Торатауны үзләштерү һәм эш­кәртүгә юл куелмаячак, — диде бу җәһәттән Башкортстан Башлыгы Рөс­тәм Хәмитов 12 ноябрьдә Уфада журналистлар белән үткән медиафорумда. Рөстәм Зәки улы билгеләвенчә, соңгы тикшеренүләр республикада үзенең сыйфат күрсәткече буенча хәтта Шахтаудан яхшырак чимал чыганаклары булуын да ачыклаган.

Бу бер булса, икенчедән, республика Башлыгы Торатауның аерым саклауда булган табигать территориясе икәнлеген дә хәтергә төшерде. Һәм әлеге аерым статусны таудан алу өчен бер генә дә нигез юк. Торатауны эшкәр­түгә юл куймау өчен янә бер җитди сәбәп — моңа республика халкы каршы. Социологик фикер өйрәнү нәти­җәләре күрсәтүенчә, ә анда 6 мең кеше катнашкан, респондентларның 70 проценты Торатауны үзләштерүгә каршы фикер белдергән.

— Югарыда бәян ителгәннәрнең барысын да исәпкә алып, җаваплы министрларга, Хөкүмәт әгъзаларына Торатауны Башкортстан сода компаниясе өчен чимал буларак карамаска боердым. Икенче бурыч итеп ашыгыч рәвештә Гомәр һәм Татищево яткылыкларын өстәмә разведкалау һәм аларны химия производствосы өчен чимал буларак баланска куярга куштым, — диде бу уңайдан журналистлар белән очрашуда Рөстәм Хәмитов.

Аның билгеләвенчә, аеруча Шахтаудан 30 километрда урнашкан Гомәр яткылыгы эшкәртү өчен икътисади яктан отышлы булып тора. Бердән, андагы чимал сыйфаты Шахтаудагыга бәрабәр булса, икенчедән, мондагы запаслар предприятиене тагын 40 ел эшләтергә җитәчәк. Якынча фаразлар буенча анда 180 миллион тонна чимал тупланган. Чимал ташу чыгымнары да тоннага 20-30 сумнан күбрәккә артмаячак. Ягъни предприятиедә елына якынча 4 миллион тонна тау токымы үзләш­терелүен исәпкә алганда да, чималга тотынылган чыгымнар 100 миллион сум чамасына гына артачак. Әлбәттә, Башкортстан сода компаниясе кебек миллиардлар белән эш итүче куәтле җитештерү гигантына бу әлләни зур сумма түгел.

Бу җәһәттән шуны да билгеләргә кирәк: әлеге вакытта эшкәртелүче Шахтау яткылыгындагы җир асты запаслары 60 миллион тоннадан артмый, ягъни иң күп дигәндә дә 15-20 елга гы­на җитәрлек. Шуңа да Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, телибезме-теләмибезме, Шахтау һәм Торатаудан башка чыганакларны үзләштерү көн таләбе булып тора.

— Шиханнарны үзләштерү идеясен­нән никадәр иртәрәк баш тартачаклар, шул кадәр тизрәк конструктив хезмәт-тәшлеккә киләчәкләр. Предприятие өчен бу иң яхшы юл булачак. Ахыр чиктә без тәмам Башкортстан сода компаниясен югалтырга мөмкинбез. Чөнки халык шиханнарны эшкәртергә юл куймаячак, компания исә чималсыз калачак, — диде Рөстәм Хәмитов.

Әлбәттә, республика Хөкүмәте дә Башкортстан сода компаниясен ябу ягында түгел. Моңа юл куймас өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Атап әйткәндә, бүгенге көндә пред­приятиедән 30-35 километрда урнашкан берничә яткылык тәкъдим ителә. Шул ук вакытта республика җитәк­челеге күрәләтә тагын бер табигать һәйкәленең юкка чыгуына да юл куялмый. Аларны күз карасыдай саклау — безнең намус эше дә, мөһим гражданлык бурычы да. Һәрхәлдә, дистә еллардан соң да Ишембай җиренә аяк баскач, табигать могҗизасы булган То­ратау бүген ничек, ул вакытта да шу­лай балкып чын табигать гүзәл­ле­ген­дә каршы алыр, дип ышанасы килә. Ахыр чиктә барысы да акча бизмәнендә үлчәнмәскә тиеш. Башкортстан табигате өчен Шахтауны сода производствосына корбан итү дә бик зур хак...


Рафаил Гуфранов,
Башкортстан Республикасының Табигый байлыклардан файдалану буенча идарәсенең (Башнедра) элекке җитәкчесе:

— Башкортстан сода компаниясе чимал рәвешендә файдалану өчен Торатауга йөз тотса да, республикада аны алыштырырлык альтернатива бар. Атап әйткәндә, республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов журналистлар белән очрашуда Шахтаудан 30 километрда урнашкан Гомәр участогын эшкәртү мөмкинлеге барлыгы турында белдерде. Бүген аны тиешенчә разведкалап, әлеге участокны яткылык дәрәҗәсенә җиткерү өстендә эш бара. Янә килеп, 70 километрдагы Ташлы участогы да Башкортстан сода компаниясе өчен чимал базасы була ала дип уйлыйм. Әле үзләштерелүче карьерда да 17 елга җитәрлек файдаланылмаган запаслар бар. Кыскасы, Башкортстанның табигать һәйкәле булган Торатауга кагылмыйча да республикада сода производствосын арытаба үстерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Алардан дөрес һәм нәтиҗәле файдаланырга гына кирәк.
Читайте нас: