+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 ноябрь 2015, 21:17

Игътибар үзәгендә — хәвефсезлекне тәэмин итү

“Ростехнадзор”ның Уфада үткән киңәшмәсендә шушы мәсьәлә тикшерелде.17-18 ноябрьдә башкалабыз Уфада “Ростехнадзор”ның Фәнни-техник советының нефть-газ сәнәгате хәвефсезлеге буенча секция киңәшмәсе узды. Семинар нефть һәм газ комплексына караучы җитештерү объектларының хәвеф­сезлеген камилләштерү мәсьәлә­ләренә багышланды. Русия күләмендә уздырылган чарада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, “Ростехнадзор” җитәкчесе Алексей Алешин һәм “Башнефть” компаниясе президенты Александр Корсик катнаштылар.

— Мәртәбәле киңәшмәнең Уфада үтүе аңлашыла, чөнки республика — эре сәнәгать төбәге. Биредә эре җитештерү куәтләре тупланган. Аларның тирә-як мохиткә техноген тәэсир итү көче зур. Әлеге проблемаларның Баш­кортстан җирлегендә тикшерелүе мөһим. Үземнең эш дәверендә сәнәгать хәвефсезлеге мәсьәләләре буенча шактый шөгыльләнергә туры килде. Дәүләт власте органнарында, ком­панияләрдә эшләгәндә, кызганычка каршы, зур ава­рияләрне күрдем, аларның нәтиҗәләрен бетерү белән шөгыль­ләндем, шуңа да бүген тикшерелүче мәсьәләнең мөһимлеген яхшы аңлыйм,— диде Рөстәм Зәки улы.

Республика Башлыгы, шулай ук, нефть һәм газ сәнәгате комплексының хәвефсез эшчәнлеген тәэмин итәргә бурычлыбыз, дип белдерде. Кешеләр үзләренең төрле хәвефле хәлләрдән сакланганлыгын тоярга тиеш, алар дәүләтнең, власть һәм күзәтчелек органнарының, предприятие җитәк­челәренең җитештерү куәтләре ышанычлы булсын өчен барысын да эшләячәген белеп торырга тиеш, дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов.

“Ростехнадзор” илебезнең төрле тармакларындагы җитештерү мәй­данчыкларында куркыныч авариягә китерүче сәбәпләрне ачыклау һәм аларны кисәтү белән шөгыльләнә. Башкортстанда узган семинарда аларга каршы көрәшүдә һәм кисәтүдә яңа технология, алымнар өйрәнелде.

— Илдә, Башкортстанда сәнәгать хәвефсезлеге турында сүз алып барганда соңгы ике елда аварияләрнең кимүе күзәтелә, — диде журналистлар белән очрашуда әлеге федераль ведомство җитәкчесе Алексей Алешин. — Хәвефле хәлләргә бәйле бигрәк тә кешеләр үлемен киметергә кирәк. Гомумән, “Ростехнадзор” дәүләт тарафыннан билгеләнгән бурычларны үти һәм алар яхшы нәтиҗә бирә. Башкортстан турында әйткәндә, узган елда биредә биш авария булды һәм аларның барысы да нефть һәм газ сәнәгате комплексына карый. Быел өч авария теркәлеп, икесе әлеге тармакта булды. Шуны да билгеләп үтәргә телим: Башкортстан сәнәгать хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча илдә лидерлар исемлегендә.

“Башнефть” компаниясе президенты Александр Корсик тармакта хәвефсезлек чараларының югары дәрәҗәдә булуын билгеләде.

— Шул ук вакытта, — дип ассызыклады Александр Леонидович, — компания алдында җитди бурыч тора. Аның беренчесе — хәвефсез эш шартлары тудыру. Бу мәсьәләдә “Ростехнадзор” безнең өчен контрольлек һәм күзәтчелек органы гына түгел, хәвефсез шартлар булдыруда партнер булып та тора. Иң катлаулы проблема — дистәләрчә еллар дәвамында формалашкан менталитетны үзгәртү. Ул — әлбәттә, кешеләрнең үз гомерләрен сакламавы, гаиләләре турында уйламавы... Һәркем эштән соң гаиләсе, балалары янына исән-сау кайтырга тиешлеген онытмаска тиеш.

Әйтергә кирәк, быел май аенда узган нефть һәм газ сә­нә­гате форумында илдә табылган чималны үзебездә эш­кәр­түне арттыру бурычы куелган иде. Әлеге мәсьәләгә тукталып, “Ростехнадзор” җитәкчесе Алексей Алешин бу эшнең 2011 елдан ук тормышка ашырыла башлавы турында белдерде. Илдәге нефть компанияләре яңа корылмалар төзи, искеләре модернизацияләнә. Әмма, соңгы еллардагы икътисадтагы хәл аерым проектларны тормышка ашыруны кичектергән. “Башнефть” компаниясе исә билге-ләнгән проектларның берсен дә туктатмаган. “Башнефть”нең “Евро-5” бензинын чыгара башлавы — шул проект­ларның берсе. “Газпром нефтехим Салават” предприятиесе кабул иткән программа исә 2017 елга тәмам­ланачак.

Ике көн дәвамында үткән күчмә киңәшмәдә илнең билгеле нефть һәм газ комплексы предприятиеләре җитәкчеләре көн тәртибендә каралган проблемалар буенча фикер алышты һәм тәҗрибә уртаклашты. Кунаклар, шулай ук, аерым предприятиеләрдә булды, яңалыклар белән танышты.
Читайте нас: