+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 ноябрь 2015, 22:27

Чит балалар булалмый!

18 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Уфада Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкил Павел Астахов белән очрашты. Анда республикада хәйрия эшчәнлеген үстерү мәсьәләләре тикшерелде.

— Сезнең белән берлектә балаларны яклау буенча республикада алып барылучы күләмле эш күркәм нәтиҗәләрен бирә. Балалар йортларын гамәлдән чыгару, патронат гаиләләр санын арттыру юнәлешендә уңай динамика күзәтелә. Сәламәтлек торышы буенча аерым категориягә караучы балаларга ярдәм күрсәтү буенча да колачлы эш алып барыла. Без бу балалар өчен реабилитация чаралары җитештерүче предприятиеләрнең эшчәнлеген тергезү мәсьәләсен күтәрәбез. Бездә андый предприятиеләр бар һәм алар импортны алыштыру җәһәтеннән мондый техникага — коляскага, башка реабилитация чараларына мохтаҗ гаиләләргә шундый продукция җитештерә алыр иде, — диде очрашуда Рөстәм Хәмитов.

— Башкортстанда мин ел саен булып торам. Әлеге сәфәр — алтынчысы. Һәм һәр килгән саен уңай үзгәрешләр күрәм. Бу исә Сезнең җитәкчелектәге команданың нәтиҗәле эшләве, һәр борчулы сигналны тиз арада игътибар үзәгенә алуы турында сөйли, — диде, үз чиратында, Павел Астахов.

Ул шулай ук яклауга мохтаҗ балаларны хәстәрләү белән бергә, аларның сәләтле, талантлы яшьтәшләрен үстерүгә дә аерым игътибар бирү зарурлыгын сызык өстенә алып, 1 июньдә “Талантлы балалар — мохтаҗ балаларга” исеме астында хәйрия концерты оештырырга тәкъдим итте һәм әлеге башлангычка һәрьяклы ярдәм булачагына ышандырды.
Кичке якта Рөстәм Хәмитов һәм Павел Астахов Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында үткән хәйрия кичәсендә булдылар. Аның кысаларында “Чит балалар була алмый!” дигән фотокүргәзмә ачылды һәм “Дмитрий Хворостовский, Илдар Абдразаков һәм дуслары — балаларга” дигән концерт узды.

Әйтергә кирәк, махсус күргәзмә оештыру башлангычын Бала хокуклары буенча вәкил тәкъдим иткән. Анда урнаштырылган алтмыш фотография авыр чир нәтиҗәсендә катлаулы тормыш хәлендә калган Русия балаларының язмышы турында бәян итә. Фотографияләрнең авторы — Бала хокуклары буенча вәкил Аппаратының матбугат хезмәткәре Андрей Кара. Бу фотолар биш ел дәвамында Павел Астахов­ның ил төбәкләренә эшлекле сәфәрләре барышында төшереп алынган.

Дмитрий Хворостовский һәм аның дусларының концерты исә Русиядә хәйрия эшчәнлеген үстерүгә, авыру балаларга һәм аларның гаиләләренә психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Барлык җыелган акча балаларны дәвалауга юнәлтеләчәк.
Читайте нас: