+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 ноябрь 2015, 23:04

Бишкә кадәр — тәрбияче, биштән соң — әни

Насретдиновларның Истәк микрорайонында урнашкан йорты серле булып чыкты: тыштан ул әлләни зур да кебек түгел, ә менә эченә керсәң адашырга була. Ихатада кар көрәп йөргән Азат безне өйгә озата керә. Ишек төбендә киемнәрне кайда элергә белмичә, аптырап калабыз: стенага, балалар бакчасындагыча, аллы-гөлле шкафлар беркетелгән. Безнең киемнәр өчен алар шактый бәләкәй.

— Бу — балаларны тәр­типкә өйрәтер өчен. Ишек төбеннән үк шкаф каршы алгач, узып китеп булмый, ипләп кенә киемнәрне шунда урнаштырырга туры килә. Ә сез узыгыз, олылар өчен элгечләр монда, — дип, бу “хәйлә”нең асылын аңлата Венера ханым.

Венера һәм Зәйкәт Насретдиновлар гаиләсендә биш бала тәр­бия­ләнә. Шә-һәр­дән авылга күченү­ләренә әле ике ел гына, мондый үз­гәрешләргә сөенеп бетә алмыйлар.

— Беренчедән, балаларга монда ирек — күпме тели-ләр, шулкадәр уйныйлар, һәрвакыт саф һавада алар. Икенчедән, үзебезнең бакча булды, анда бөтен нәрсәне дә үс­терәбез. Ба­ла­ларның эшкә өйрәнеп үсүенә сөенә­без. Өченче­дән, йортыбыз иркен, балалар белән шө­гыльләнергә мөмкинлек артты, — ди Венера Мәгъ­сүмҗан кызы.
Йорт эче чыннан да иркен. Малайларның да, Рәхиләнең дә бүлмәләре аерым. Малайлар дигән­нән, алар гаиләдә дүртәү: Айрат, Азат, Равил һәм кечкенә Авенер. Айрат инде 6нчы сыйныфта укый, Азат быел икенчегә барган, Равилгә дүрт яшь, бердәнбер кыз — Рәхилә биш яшьтә. Авенер — төпчек.

— Бик авыр туды. Без­нең өчен олы бер сынау бул­ды ул. Мин авырлы чакта тормыш иптәшемнең, бала-ларымның ышанычлы, киң күңелле, яхшы кешеләр икәненә тагын бер тапкыр ышандым. Монда күченгәч, эш күп булды. Шуңадырмы, кан басымым күтәрелде. Бер нәрсә эшли алмыйм, бары тик утырып кына торам. Дөньяны ирем белән шушы балалар көтте. Малайлар шунда үзләрен чын ирләрчә тотты — бөтен авырлыкны үз өстенә алды. Әтиләренә рәхмәт инде, ул аларга дөрес тәрбия бирә, бездә эшне “синеке-минеке”нә бүлү юк, кем буш, кемнең кулыннан килә, шул эшли. Авенер тугач, озаклап дәваханәдә ятарга туры килде, шуңа бик кадерле ул без­нең өчен, — дип ул вакытларны искә ала Венера ханым.

Бу ямьле йортның тагын бер сере бар: ул берьюлы йорт та, балалар бакчасы да. Ничек дисезме? Венера ханым мәгариф бүлеге киңәше буенча районда беренче гаилә бакчасын ачкан. Әйе-әйе, сәгать бишкә кадәр ул — тәрбияче, Венера Мәгъ­сүмҗановна, ә биштән соң — әни.

— Тәүдә тәрбияче чит апа түгел, үз әниләре булгач, тыңламаслар, дип курыккан идем. Әмма юкка булып чыкты. Иртән, үзләре әйткәндәй, “садик башлангач”, минем әниләре икәнне дә оныталар сыман, кушканны үтиләр, тыңлыйлар. Бик җит­диләр. Ә инде “садик беткәч”, килеп сыеналар, янә әни булып китәм. Авенерга гына “ташлама” ясала, ул әле бәләкәй, режимны боза: кайчан йокысы килә, шунда йоклап китә, кайчан ашыйсы килә, шунда сорый. Бирми кара! — дип елмая Венера ханым.

Гаилә башлыгы Зәйкәт­нең тырыш куллары белән монда барысы да бакчадагыча итеп эшләнгән: йокы, уен бүлмәләре дә, шөгыль­лән­гән урыннары да. Стенада, бакчадагы кебек, балаларның кул эшләре, рәсемнәре эленеп тора.
— Без хәтта бакчадагыча ашыйбыз, менюны бакчадан алдан ук бирәләр, — ди Венера ханым.

Насретдиновларның гаи­лә бакчасы Яңавыл шә­һә­ренең 7нче балалар бак-часының бер төркеме булып исәпләнә. Аның эшчән­леге һәрвакыт контрольдә тотыла.

— Бик актив, җаваплы кеше буларак беләбез Венера Насретдинованы. Балалар һәрвакыт нәрсә белән дә булса шөгыльләнә, рәсем төшерәләр, аппликация эш-лиләр, оригамины үзләш­те­рәләр, камырдан төрле сыннар әвәлиләр. Бу гаиләдән канәгать­без, — ди район мәгариф бүлегенең балалар бакчалары буенча методисты Ирина Бегунова.
— Балаларны иртә белән уятуы авыр. Сезнең исә бакчага илтәсегез булмагач, аларны озаграк йоклатасыгыз килмиме? — дип сорыйм әни кешедән.
— Килә, әлбәттә. Иртән алар шундый тәмле итеп йоклый бит! Әмма режимнан тайпылып булмый. Югыйсә, тегендә юл куя, монда ташлама ясый башласаң, бөтен­ләй кулдан ычкынулары, тыңламый башлаулары бар. Шулай да артык 10-15 минутны йокларга рөхсәт итәм, аннары зарядкага бастырам, иртәнге ашка йокылары ачыла, — ди ул.

Венера ханым әлеге вакытта өч бала белән шө­гыль­ләнә, дөресрәге, үзене­келәрне генә карый. Әмма балаларны читтән дә кабул итә ала. Безнең тәҗрибә белән кызыксынучылар бар, бәлки, берәрсе үз баласын безнең бакчага йөртергә теләр, без каршы түгел, ди ул. Теләүчеләр табылыр иде, әмма күптән түгел шәһәр­нең бу микрорайонында балалар бакчасы ачылган, проблема хәл ителгән.

— “Бу заманда биш бала табарга ничек курыкмадыгыз?” — дигән сорауны еш ишетәм. Курыкмадым. Ике баланы каравы авыр. Өчне — җиңелрәк, дүртне, бишне — бөтенләй җиңел, алар бер-берсен караша, бер-бер­сеннән күп нәрсәгә өйрә­нә. Шушындый мөмкин­лекләр булдырган өчен мин хөкүмәткә рәхмәтле. Безнең кебек күпбалалы гаиләләр өчен бу бик яхшы адым. Балаларны да карыйм, өстә­ве­нә, шуның өчен хезмәт хакы да түләнә. Балалар һәр­вакыт янымда, һәрбер­сенә күбрәк игътибар бире­лә, — дип гаилә бакчасының уңай якларын саный Венера Мәгъсүмҗан кызы.

Берсеннән-берсе кечке­нә өч баланы карау җиңел түгеллеген аңлатып торырга кирәкме икән? Өстә­венә, өлкәнрәкләрен мәктәптән каршы алырга, ашарга пе-шерергә, дә­рес­ләрен карарга, түгәрәкләргә озатырга... Кичен елмаеп, җылы ашың белән тормыш иптәшеңне эштән каршыларга кирәк. Ә Венера ханым балалары белән өйдә торудан, аларны кайгыртудан ямь таба.
Читайте нас: