+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 ноябрь 2015, 23:12

Сыерның үче кайтарылды

Башбаштаклык кылган коллектор хөкем ителде.Исегездә булса, гәзитебездә коллекторларның, түләмәгән бурычы өчен дигән булып, Кырмыскалы районында яшәүче Альмира Нурмөхәммәтованың абзарыннан сыерын алып чыгып китүе турында язган идек. Янәсе, Альмира апаның улы сатып алган телефоны өчен кредитын түләмәгән һәм бурычы 10 мең сумнан артып киткән. Егет бу өйдә яшәмәсә дә, хәтта теркәлмәсә дә, гамәлдәге бөтен законнарны бозып һәм үзен суд приставы итеп танытып, коллектор Шәрифуллин гаиләне бердәнбер булган туендыручысыннан аера. Апа һәм аның аерым тәрбия таләп итүче инвалид кызы елап кала.

Бу хәл халык арасында зур шау-шу тудырды. Барысы да бичара ананы кызганды, коллекторга ләгънәт укыды. Һәм менә күптән түгел Кырмыскалы районының мировой суды Бурычларны кайтару буенча агентлыкның элекке коллекторы Альмир Шәрифуллинны хөкем иткән. Утырышта хөкем ителүче үзен бөтенләй икенче төрле тоткан, кечкенә баласы булуы, әти-әнисе, хатыны турында сөйләгән. Ул үзен ниндидер явызлык кылган дип уйламый, гаебен танымый.

Судта шул да ачыкланган, элек Шәрифуллин әфәнде мошенниклык кылган өчен ел ярымга шартлы рәвештә хөкем ителгән булган. Альмира апаның сыерын ул беренче очраган кешегә 10 мең сумга саткан. Үз чиратында, пенсионер судка сыерның якынча 50-55 мең сум торуы турында белешмә китергән.

— Минем кредитым юк, нигә миңа килдегез?— дип мөрәҗәгать итә ул гаепләнүчегә судта. — Кемдә бар, шуңа барыгыз. Ә сез әбиләрне талыйсыз. Минем кызым инвалид, аңа көн дә сөт кирәк. Хәзер мин аны өч литрлап сатып алырга мәҗбүр, ә пенсиям җиде мең сум. Сыерны алып чыгып киткәндә, бу хакта беркемгә дә әйтмәскә куштыгыз әле, югыйсә, газ белән электрны өзәчәкләр, дип куркыттыгыз...

Дәүләт гаепләүчесе тәүге хөкем карары Шәрифуллин өчен сабак булмаган дип билгели һәм аны ике ел да ике айга гомум режимлы колониягә хөкем итүләрен сорый.

— Русия — хокукый дәүләт, димәк, бурыч кайтару белән тиешле рөхсәтләре булган суд приставлары шөгыльләнергә тиеш. Ә коллектор агентлыклары — кисеп ташланырга тиешле яман шешләр. Вакытында чара күрмәгәнгә, алар азып, бөтен организмга зыян китерә, — ди пенсионерның адвокаты Илдар Әхмәтов.
Бүген Русиядә коллекторлар эш­чәнлеген аз булса да көйләү өчен тиешле закон проекты эшләнгән. Ләкин аларга каршы коллекторлар лоббие чыккан. Аларны халыкның түләргә сәләтсез катламына актив рәвештә кредит тараткан банклар яклый. Кредитны уңга-сулга тараталар, ә бурычын түли алмаган кешегә хокук саклау органы хезмәткәре битлеген кигән коллекторлар ташлана һәм, кем әйтмешли, аның соңгы ыштанын салдырып ала.

Кырмыскалыда Шәрифуллинның кылыкларыннан зыян күрүчеләр бер Альмира апа гына түгелдер, мөгаен. Кайберәүләрен ул куркыткан, дип фаразлыйлар. Аларга хокук саклау органнарына гариза язарга кирәк, бу кеше һәр кылыгы өчен җавап бирергә тиеш.

Башбаштаклыгы өчен суд Шәри­фуллинны ел ярым вакытка холык төзәтү эшләренә хөкем иткән, шулай ук ул пенсионерга 40 мең сум матди зыянны һәм 4 мең сум адвокатка түләнгән акчаны кайтарырга тиеш. “Хөкем карары артык җиңел, без аңа дәгъва белдерәчәкбез”, дигән адвокат.
Читайте нас: