+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 ноябрь 2015, 23:07

Төзелешләр яңа сулыш алды

Районда яңа йортларга нигез салына.Тугыз ай элек Мишкә районы җитәкчелеге алмашынган иде. Фараз ителгәнчә, шушы чорда байтак уңай үзгәрешләр булды. Аларның күпчелеге төзелешләргә кагыла. “Сакаллы” дигән яманаты чыгып, озак еллар күз көеге булып утырган объектларда эш җанланды, аларның кайберләре инде файдалануга тапшырылды, яңа биналарга нигез салынды.

Республика Башлыгы Рөс­тәм Хәмитов 14 ноябрьдә Миш­­кә районына сәфәре барышында төзелеш эшләрен уңай бәяләде, киңәшләрен дә бирде.

Район үзәк дәваханәсе медицина шәһәрчеге булып формалашкан. 2008 елда төзелә башлаган хирургия корпусы, ниһаять, шушы шәһәрчеккә ямь өстәп, ишекләрен киң ачты. Өч катлы бу бинада 36 урынлы хирургия, 24 урынлы бала тудыру, диагностика (рент­ген кабинеты, УЗИ, ФГС), стоматология бүлекләре, ашыгыч ярдәм станциясе урнашкан. Өстәмә рәвештә әле тагын массаж бүлмәләре, лабора­торияләр, физкабинет булачак.

Дәваханәнең баш табибы Илдар Абзалетдиновның сүз­ләренә караганда, корпус хәзерге заманның медицина-санитария таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән, 150 миллион сумлык җиһазлар сатып алынган. Бу корпус эшли башлаганнан алып үзләренә төгәл диагноз куйдырырга, бала тудырырга, дәваланырга күрше төбәкләр­дән, мәсәлән, Бөре шәһәреннән дә ки­лә­ләр икән.

— Мондый шартларда эшләү — үзе җан рәхәте, — диләр эндоскопист Валерий Гәрәев белән шәфкать туташы Суфия Фәтхинурова.

Без кергәндә алар хезмәт ветераны Салбикә Ишмурзи­наның сәламәтлеген тикшерә иде.
Рентген кабинеты лаборанты Лина Александрованың да кәефе күтәренке.

— Сез инде байтак еллар дә­вамында иске аппаратларга күнеккән­сез, яңаларын үзләш­терү авыр түгел­ме? — дип сорыйбыз.

— Яхшы шартларга, яңа аппаратларга тиз өйрәнәсең инде ул, — дип елмая Лина Никитична. — Рентген рәсемен генә алыйк. Элек пленканың кипкәнен бик озак көтәр­гә туры килә, сурәт тә бик ачык чыкмый иде. Хәзер исә кешенең кайсы органы нинди торышта икәнен компьютер шундук күрсәтеп бирә.

Мишкәдәге төзелешләрдән шулай ук 110 урынга исәплән­гән балалар бакчасында, Ирсай авылында өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен 25 урынлы пансионатта эшләр барышы турында күп мактау сүзләре әйтергә мөмкин. Бу объектларның беренчесен сафка кертү быел декабрьдә планлаштырылса, икенчесе киләсе елда эшләнеп бетәргә тиеш.

Башкортстан Хөкүмәтенең 2017 елга кадәр халыкны авария хәлендәге торактан яңа­сына күчерү буенча төбәк һәм муниципаль адреслы программасын тормышка ашыру максатында былтыр декабрьдә район үзәгенең Юбилей урамында 36 фатирлы йортка нигез салынган. Заказчы-төзүче — респуб­ликабызның Социаль торак төзелешен үстерү фонды — эшне кызу тоткан. 23 фатир — авария хәлендәге йортлардан күченүче гаиләләр, тагын җидесе ятим балалар өчен каралган. Фонд калган фатирларны, чыгым­нарның беразын булса да каплату максатында, сатуга куя.

Без бу күркәм йорт янына килгәндә аның алдында оператив киңәшмә бара иде. Район хакимияте башлыгының төзе­леш буенча урынбасары Әлтаф Хәмәт­динов, хакимият­нең төзелеш буенча баш белгече Емельян Семенов, Социаль торак төзелешен үстерү фонды директоры урынбасары Виктор Рассейкин, генподрядчы оешма җитәк­чесе Виктор Крючков, “Башкиргаз” җәмгыя­тенең Мишкә филиалы начальнигы Геннадий Мусагитдинов һәм башкалар яңа фатирларга хуҗалары кү­ченер алдыннан соңгы эшләрне тәмамлау турында сөйләшәләр иде. Атап әйткәндә, фатирларны газ бе­лән тәэмин итүдә кайбер мәсьә­ләләр хәл ителеп бетмә­гән икән. Шул вак-төяк эшләр тәмамланып, йортка газ бире­лү белән кешеләр анда күченә башлаячак, диделәр киңәш­мәдә.

Адреслы программаны тормышка ашыруны дәвам итеп, әлеге вакытта 21 фатирлы тагын бер йортка нигез салына.
Читайте нас: