+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 декабрь 2015, 21:27

Яшьләр үсеш проектлары тәкъдим итә

28 ноябрьдә Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Иглин районында булды. Башкортстан Башлыгы яшь депутатлар, яшьләр форумнары җиңүчеләре белән очрашты, шулай ук, җитештерү һәм инфраструктура объектларында булды.

Иглин районы үзәгендәге Мәдәният сараенда Рөстәм Хәмитов Башкортстанның Яшь депутатлар ассоциациясе әгъзалары һәм быел үткән яшьләр форумнарында җиңүчеләр белән очрашты.

Иглин авылы хакимияте депутаты, “Клязьмада мәгънәләр территориясе” яшьләр форумында җиңүче Айнур Шәйхетдинов сентябрьдә гамәлгә ашырыла башлаган һәм киләчәктә ел саен үткәреләчәк “Иглин-2020” авыл форумы проектын тәкъдим итте. Аның тәҗрибәсен республиканың башка районнарына да тарату планлаштырыла. Форумда катнашучылар авылның төп проблемалары исемлеген төзегән һәм “Иглин-2020 — уңайлы яшәү территориясе” дип аталучы үсеш стратегиясен төзегән. Аңа ярашлы, биш ел эчендә коммуналь инфраструктура мәсьәләләрен хәл итү һәм Иглинны төзекләндерү, аның йөзен яхшырту күз уңында тотыла. Инфраструктураны үстерү ихтыяҗы авылда халык саны арту белән дә бәйле — 2010 елдан биредә яшәүчеләр саны 16 меңнән 26 мең кешегә кадәр арткан.

Форум кысаларында, шулай ук, Иглин районын үстерү буенча агентлык булдырырга тәкъдим ителде. Ул стратегик планлаштыру, эшкуарлыкны үстерү, инвестицияләр җәлеп итү һәм фандрайзинг белән шөгыльләнәчәк. Аның ярдәмендә Турбаслы авылы хакимиятенә караучы сусаклагычта балалар өчен шифаханә-профилакторий төзү, авыл хуҗалыгы кооперациясен һәм фермерлар өчен сәүдә базарларын үстерү кебек проектларның хәзердән үк гамәлгә ашырыла башлавы мөмкин. Арытаба, ягъни 2020 елдан, “Иглин-2030 — алга киткән үсеш территориясе” дип аталучы яңа стратегияне гамәлгә кертергә ниятлиләр.

Якынча бәяләүләр буенча, проектны тормышка ашыру өчен 600 миллион сумга якын акча кирәк булачак. Республика Башлыгы төп максатны, кирәкле ресурслар күләмен анык билгеләү һәм аларны эзләү белән (шул исәптән, федераль программаларда катнашып) шөгыльләнү зарурлыгын ассызыклады. Рөстәм Хәмитов муниципалитетларда аларны үстерү белән шөгыльләнүче структуралар төзү фикерен хуплады, чөнки урындагы властьлар, эш күләме зур булу сәбәпле, бу юнәлешкә тиешле игътибар биреп җиткерми. Авыл хуҗалыгы кооперациясенә ярдәм итү буенча тәкъдимне ул бик вакытлы дип атады һәм Авыргазы районының “Тере авыл” дигән программаны гамәлгә ашыру буенча уңышлы тәҗрибәсен мисалга китерде.

Республика Башлыгы, шулай ук, Архангель районыннан Альберт Рәхимовның, Кырмыскалыдан Рәсил Исламовның, Уфа дәүләт нефть техник университеты студенты, “Таврида” яшьләр форумында җиңүче Мария Егорованың, “iВолга-2015” яшьләр форумының УМНИК программасы җиңүчесе Айдар Хәйруллинның, УДНТУның инженер-тикшеренүчесе, әлеге форумның федераль этабы лауреаты Тимур Гыйльметдиновның проектларын хуплады.

Очрашу ахырында Рөстәм Хәмитов республикада алга киткән үсеш территорияләре булдыру зарурлыгын ассызыклады. Әлеге вакытта республика әһәмиятендәге шундый 8-10 территория билгеләү мәсьәләсе карала. Ә муниципалитетлар дәрәҗәсендә бу эшне киләчәктә иң өметле саналучы юнәлешләрне билгеләү юлы белән активлаштырырга мөмкин.

Башкортстан Башлыгы республиканың Яшь депутатлар ассоциациясенә “Иглин-2020” кебек системалы проектлар эшләүне, норматив нигезләрне өйрәнүне һәм үсешкән территорияләрнең муниципаль вариантларын әзерләүне йөкләтте. Үз чиратында, республика Хөкүмәтенә яшь депутатлар һәм өметле яшьләр белән активрак эшләү зарурлыгын билгеләде.

Иглин авылында республика Башлыгы балалар-үсмерләр спорт мәктәбе нигезендә төзелгән ГТО нормативларына тест үткәрү үзәгендә булды. Рөстәм Хәмитов спорт залын һәм бассейнны карады, ГТО комплексы нормативларын үтәүгә әзерлек шартларын бәяләде. Иглин районы хакимиятенең физкультура һәм спорт комитеты рәисе сүзләренә караганда, спорт-савыктыру комплексы һәрвакыт 100 процентка тулы була. Бу вакытта 12-15 яшьлек балалар ГТО нормативлары тапшыра иде. Төбәк җитәкчесе балалар белән аралашты, аларга укуда һәм спортта уңышлар теләде.

Рөстәм Хәмитовның эш сәфәренең тагын бер пункты электротехник һәм электромонтаж эшләнмәләре җитештерүче “Энергетик” заводы булды. Предприятие директоры Рамил Әхтәриев әйтүенчә, завод бөтен төр түбән һәм югары вольтлы җиһазлар җитештерә һәм сатуга чыгара. Предприятиедә 100 кеше эшли, аларның уртача эш хакы 20 мең сум тәшкил итә. Республика Башлыгы эшчеләр белән аралашты, аларның хезмәт шартлары белән кызыксынды һәм предприятиенең киләчәктә уңышлы үсүен теләде.
Читайте нас: