+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2015, 21:01

“Без үз көчебезгә генә ышанабыз”

Ел тәмамланып килә. Гафури районында авыл эшчәннәре быел яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, игенчелектә дә, терлекчелектә дә мактанырлык уңышлары бар. Шул хакта Гафури районы хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Флүр ИБРАҺИМОВ белән әңгәмәләшәбез.


— Флүр Фәритович, соңгы бер­ничә елда районда кырчылыкта да, терлекчелектә дә яхшы үзгәрешләр күзаллана. Шул ук вакытта район инвесторлар җәлеп итүчәнлеге белән әллә ни мактана алмый, уңышка сез бары тик үз көчегез белән ирешәсезме?

— Республикада бер генә район да бүген инвесторларсыз эшли алмый, ә менә без үз көчебезгә, үз кешеләре­безгә генә таянабыз. Үзебезнең җирдә үзебез эшләргә, аны ямьләргә, үсеш юлына чыгарырга, продукция җитеш-терергә тиеш. Хуҗалык җитәкчеләре моны аңлый: үзләре иген чәчә, үзләре җыеп ала, инвесторны көтеп утыручы юк, һәм бу, безнеңчә, дөрес тә. Безнекеләр иртәгәсе көн турында уйларга, юллар салу, авылны төзек­ләндерү турында кайгыртырга мәҗбүр. Гафури районы — читтән кешеләр килеп эш башламаган бердәнбер райондыр, мөгаен. Без беркемне дә ялламыйбыз, машина-трактор станциялә­ренә дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмибез. Соңгы дүрт ел эчендә дәүләт ярдәме белән 650 миллион сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдык. Нигездә чит илнекеләрне.

— Уңыш алуда, җир эшкәр­түдә техниканың төзек булуы никадәр мөһим икәне билгеле. Кырчылыкта уңыш нигезен нәрсә тәшкил итә?

— Бу тармакта хәлләр начар түгел, елдан-ел күбрәк уңыш җыеп алына, димәк, хуҗалыкларның кереме арта. Арытаба үсеш өчен дә мөмкинлекләр бар. Безнең үсеш схемасы болай: зур уңыш биргән бер культура булырга тиеш, бездә ул — шикәр чөгендере. Бу культураны игү артык мәшәкатьле булса да, ул керем китерә. Өч ел эчендә чәчүлек мәйданнарын өч тапкыр арттырдык. Әйткәндәй, совет заманында шул күләмдә чәчә идек. Мәйданнар белән бергә уңыш та өч тапкыр артты. Быел 85 мең тонна шикәр чөгендере тапшырдык. Бу — Мәләвез шикәр заводына китерелгән чөгендернең өчтән бер өлеше. Уртача уңыш гектарыннан 300 центнер тәшкил итте, бу Гафури районы тарихында гына түгел, республикада да югары уңыш. Бүген бездә әлеге культураны игү рентабельлелеге 100 процентка җиткән хуҗалыклар бар. Болар: “Сатурн” (җитәкчесе Марат Рәх­мәтуллин), “Восход-СТ” (Руслан Бакиров), “Тахтаров” (Геннадий Тахтаров) хуҗа­лыклары. Күптән түгел Уфада узган Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен­дә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр исә­бендә шушы хуҗалыкларны да атады, бүләкләр тапшырды. Республикада иң югары уңыш алучылар шулар. Шикәр чөгендере үскән басуда аннан соң утыртылган культура да яхшы уңыш бирә.

— Башка культураларның уңышы нинди?

— Районда бөртеклеләр уңышы да арта. Быел 39 мең тонна җыеп алдык, ягъни уңыш гектарыннан 22 центнер тәшкил итте. Былтыргыдан күпкә югары. “Сатурн” хуҗалыгы бөртеклеләрнең гектарыннан 64 центнер уңыш җыюга иреште, бу — республикада иң яхшы күрсәткеч. “Восход-СТ”, “Тахтаров”, “Зенит” хуҗалыклары гектарыннан 35 центнер һәм аннан да күбрәк уңыш җыеп алды. Һәр гектар мәйданга 19 килограмм минераль ашлама кертелде. Әлеге күрсәткеч буенча без республикада бишенче урынны билибез. Бу юнәлештә дә “Сатурн” алдынгылар сафында. Әйткәндәй, быел гына әлеге хуҗалыкка чөгендер игү тәҗрибәсен өйрәнергә республиканың 19 районыннан делегация килде. Районда авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә, фермер хуҗалыклары да бердәй яхшы эшли. Ниндидер сәбәпләр аркасында юкка чыккан хуҗалыклар урынына яңалары пәйда була. Ике ел эчендә 12 фермер хуҗалыгы “Үз эшен башлаучы ферма” һәм “Гаилә терлекчелек фермасы” республика программаларына кергән.

Басучылыкта люпин дип аталган яңа культураны игәбез. Киләсе елга аның мәйданын арттырырга исәп бар. Бу яхшы уңыш, димәк, керем бирә торган культура — аксымга бай мал азыгы. Киләчәктә районда ачык һәм ябык туфракта яшелчәчелекне үстерергә ниятлибез. Берничә фермер хуҗалыгы шушы эшне башлады да инде. Районда социаль учреждениеләр, ике данлыклы шифаханә эшләп килә, сатып алучыга кытлык булмаячак. Импортны алыштыру җәһәтеннән дә бу ниятебез максатка ярашлы, дип уйлыйм.

— Терлекчеклектәге уңышла­рыгызга да кагылсагыз иде...

— Бу тармакны яңа дәрәҗәгә чыгару өчен азык сыйфатын яхшырту зарур. Әле кукуруз чәчү мәйданнарын арт­тырырга исәп тотабыз. Бу бер гаеп­сезгә онытылган культура, дигән фи­кердәмен. Моны инде барыбыз да аңладык. Республика Башлыгы да шул хакта еш кабатлый. Мал азыгы мәсь­әлә­сен хәл итәм дисәң, кукурузсыз бул­мый. Аны зур мәйданда чәчәргә исәп. Киләсе елга бөтен хуҗалыкларга да шуны кертергә ниятлибез. Гомумән алганда, терлекчелек үсештә, маллар саны арттырыла, ат, сарык асраучылар күбәя.

— Бу тармакта нинди проблемаларга игътибар җитми дип уйлыйсыз?

— Кайбер хуҗалыкларда терлекчелек продукциясе аз җитештерелә, сөт савып алу тиешле күләмдә түгел. Бу җәһәттән сөт җитештерүне төп юнәлеш итеп алырга җыенабыз. Алга китеш өчен һәр сыердан елына ким дигәндә 5 мең килограмм сөт савып алырга кирәк. Сөт — керем китерүче продукт. Теләгәндә җитештерүне арттырырга мөмкин. Ләкин бу өлкәдәге бәяләр бәкәлгә суга. Бүген кибетләрдә бер литр сөтнең хакы якынча 50 сум булса, бездән аны 16 сум 50 тиен белән җыялар. Эшкәртүчеләр һәр килограмм сөттән 100 сумлык продукция җитештереп сата. Көнбатышта җитеш­терүчеләр керемнең ким дигәндә 50 процентын ала. Безгә шул 16-17 процентка ризалашырга туры килә. Безнең өлеш һичьюгы 35-40 процент булмаса, авырга туры киләчәк. Әлбәттә, эш­кәртүче үзенең өлешеннән тиз генә баш тартмаячак. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр табыш алсын өчен административ чаралар кирәк. Бу шартларда сөтне пакетларга тутыру җайланмасы сатып алып, аны эшкәртү буенча цех ачу турында да уйланабыз. Продукцияне сату проблема тудырмаячак.

Бүген иң мөһиме — мал азыгы хәзерләүнең яңа дәрәҗәсенә чыгарга. Тармакны техник яктан камилләштерү, терлекчелекне үстерү. Биш хуҗалыкта яхшы токымлы терлек асрала. “Урожай”, “Агыйдел” хуҗалыклары бу җәһәт­тән алдынгылар исәбендә. Баембәт фермасы “500 ферма” программасына керде. Аны ремонтлау өчен 15 миллион сум акча тотынылды. Биш фермада сөтүткәргечләр механикалаштырылган. Терлекче йортлары төзекләндерелә, эшләр өчен шартлар тудырыла.

— Ат, сарык асраучы хуҗа­лыклар арта, дидегез. Бу юнә­лешләр табышлымы?

— Районда дуңгызчылык белән шөгыльләнүчеләр бетте, сарыкчылык үсеш алды. Алты хуҗалыкта өч мең баш сарык асрала. Аларның санын 10-12 меңгә җиткерергә исәп тотабыз. Өч мең баш ат нигездә шәхси-ярдәмче хуҗалыкларда тотыла. Халык ат ярата, бу хайваннарны безгә күрше төбәк­ләрдән килеп сатып алалар.

— Гафури татлы һәм файдалы балы белән дә дан тота бит әле...

— Районда 20 мең умарта күче исәпләнә. Бездә төрле агачлар үсә, бал өчен мотлак кирәк булган юкә ге­нә 130 мең гектарда утыртылган. Соң­гы елларда халыкара фәнни кон­фе­ренцияләр, республика чаралары бездә үткәрелде. Районда күпләр умарта тота, бу аларның яшәешендә, кәе­фендә чагыла, умарта тоткан кеше эшсез дә, акчасыз да була алмый. Бал — төшемле продукт, аны саткан кеше начар яшәми. Быел 400 тонна бал җи­тештерелгән. Сыйфатлы юкә балын Мәс­кәүгә, Ленинград өлкәсенә җибәрә­без. Ләкин бу өлкәдә проблемалар күп әле.

— Дәүләт ярдәме белән чит ил техникасы сатып алдык дидегез. Ул шуның белән генә чикләнмидер бит?

— Республикада авыл хуҗалыгына ярдәм итүче программалар байтак. Соңгы елларда 10 райондашыбыз һәрберсе 1,5 миллион сум субсидия алды, тагын бишесенә гаилә сөт фермалары үстерү өчен ярдәм күрсәтелде. 7 миллион сумнан артык субсидия шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кредитларын түләр өчен бүленде. Хуҗа­лыклар тарафыннан сатылган авыл хуҗалыгы продукциясе өчен 50 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме алынды. Болар әллә ни зур сумма бул­маса да, яхшы ярдәм. Арытаба авыл хуҗалыгы продукциясенә хаклар арттырылса, субсидияләрнең, бәлки, кирәге дә калмас.

— Флүр Фәритович, авыл хуҗалыгын үстерүдә, сезнеңчә, кадрлар нинди роль уйный?

— Бу — тагын бер үзәккә үткән проблема. Бүген механизаторлар уртача 50 яшьтә. Аларны алыштыручы юк. Элек механизаторларны, терлек­челәрне, бухгалтерларны әзерләгән һөнәри училищеларның язмышы борчый. Безнең райондагысын Авыргазыныкына куштылар да колледж ясадылар. Безнең училищеның 600-800 гектар җире бар иде. Укучылар җирдә практика үтте. Ә хәзер теория белән генә ерак китеп булыр микән. Аның практикасыз мәгънәсе юк. Бу уку йортларының матди-техник базасын ныгытырга, үзаллылык бирергә кирәк. Дәүләт моннан отачак кына. Югыйсә, тиздән проблема бөтен кискенлеге белән алдыбызга килеп басачак. Эшче һөнәренә өйрәтүче уку йортларын арттырырга кирәк.

Мин 40 ел авыл хуҗалыгында эшләгән кеше буларак, районның үсешен шулайрак күзаллыйм. Тәҗрибә үз көчебез белән үз җиребездә эшләп һәм яшәп булганлыкны күрсәтә.

Эшне нәтиҗәле оештырам, дигән кеше бүген 3 мең гектар җир алырга, 1 мең баш мал (шуның 350-400е савым сыеры) асрарга һәм табыш бирә торган төп техник культура игәргә тиеш. Аннары арытаба үсәргә мөмкин. Русия 1913, 1930 елларда вак хуҗалыклары белән генә бөтенесен дә туйдырган, “монстр”лар төземәгән. Авыл хуҗа­лыгында әллә нинди зур оешмалар төзү ул һәлакәткә илтә торган юл, чөнки бер генә чылбырда өзеклек килеп чыкса да, бөтен тармак туктап калачак. Бездә элекке система буенча эшләгән һәм яңачаны алга сөргән хуҗалыклар бар, алар барысы да яшәргә хокуклы, барысы да эшли. Өстәп шуны гына әйтергә телим, авыл яшәсә, ил дә яшәячәк.
Читайте нас: