+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 декабрь 2015, 23:47

Гаризалар кире кагылды

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Башкортстан Башлыгы каршындагы Ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия утырышын үткәрде. Төрле хокук бозулар өчен хөкем ителгән­нәрнең биш гаризасы каралды.

Комиссия әгъзалары аларның барысын да кире какты. Утырышта, шулай ук, агымдагы ел күрсәткечләре китерелде: тикшерелгән 42 гаризаның өчесе генә ярлыкауга тәкъдим ителгән.

— Ярлыкау сирәк очракта гына кулланыла, — диде Константин Толкачев. — Комиссия составындагы билгеле, хөрмәтле кешеләр — җәмәгатьчелек, фән, мәдәният, спорт, хокук саклау органнары вәкилләре — һәр эшне тәнкыйть күзлегеннән бәяли. Хөкем ителүчеләр белән очрашулар үткәрелә, аларның кылган гамәлләре, тәрбия чараларын ничек кабул итүе, тәүбәгә килүе, каза күрүчеләргә зыянны түләү теләге һәм башкалар анализлана.

Комиссия әгъзалары, шулай ук, алдагы утырышларның берсен холык төзәтү учреждениесе территориясендә үткәрү мөмкинлеген карады.
Читайте нас: