Мәсәлән, Шаран районының Зәет авылында яшәүче Ләйлә һәм Фирдәвис Әхмәтовларны күпләргә үрнәк итеп куярлык. Савучы булып эшләүче Ләйлә, тракторчы һөнәрен үз иткән Фирдәвис колхоз таралгач югалып калмаганнар. Кайберәүләр эш юклыкка зарланып ятканда алар... пима басарга керешкән. Хәер, “керешкән” дию бик дөрес булмас, керешкәнче озак кына өйрәнергә туры килгән әле.
— Шаранда элек пима баса торган цех бар иде. Ирем иртән “попутка” белән китә дә көн буе шунда эшкә өйрәнә иде, — дип сөйли Ләйлә ханым.
— Башта начаррак пималар чыкты инде, — ди Фирдәвис. — Бер-ике ел ныклап өйрәнгәч, эшләр көйләнеп китте. Әле һаман өйрәнәм, остара барам. Җиңел хезмәт түгел.
— Ничек уйлыйсыз, теләгән һәркем бу һөнәрне үзләштерә аламы?
— Юктыр. Зур түземлек таләп итә бу шөгыль. Көнендә үк акчасын түләп, эшләшергә кешеләр чакырып карадым, барысы да азрак булашып карый да китә...
Шулай итеп, барлык эшне Фирдәвис үзе башкара. Иң якын ярдәмчесе — хатыны Ләйлә.
Пима басу серләренә килгәндә, аңа көзге йон гына ярый икән. Аны халыктан җыялар, буяуны Кукмарадан алып кайталар. Башта йонны чистарталар, Ярмәкәйгә тетәргә алып баралар, аннан соң түшиләр, шуннан итек формасына кертәләр... Бер пима эшләү өчен якынча дүрт сәгать кирәк.
Фирдәвис илле яшен билгеләгән, Ләйлә әлегә “алтын”га җитмәгән. Шуңа карамастан, аларның инде алты оныгы бар. Уллары, килене һәм аларның дүрт баласы белән бергә яшиләр. Бу өйдә эшсез утырырга беркемнең дә вакыты юк. Күп эшне бер-берсенә ярдәмләшеп, күмәкләшеп башкаралар. Ләйлә ханым килене белән матур-матур чәчәкләр дә бәйләп саталар.
— Пима басу ошыймы соң? — дип сорыйм Фирдәвис Әхмәтовтан. — Күренүенчә, җиңел эш түгел...
— Яратмаган эшне күңел биреп башкарып булмый, — дип җаваплый ул. — Бу шөгыльне үзләштерүемә сөенәм. Аллаһка шөкер, сатып алучыларыбыз бар, кереме дә дөньяга җитә.
Хезмәт сөючән кеше, теләсә һәм тырышса, авыр булса да, күңеленә якын эш таба ала шул.